16+

Казан үзәген «реклама»сыз калдыралар

Киләсе ун елда Казан тышкы рекламадан 3,1 миллирд сум табыш алачак, дип фаразлана.

Казан үзәген «реклама»сыз калдыралар

Киләсе ун елда Казан тышкы рекламадан 3,1 миллирд сум табыш алачак, дип фаразлана.

Реклама такталарына карата таләпләр, еврощитлар турында Казан мэриясендә узган “эшлекле дүшәмбе”дә сөйләшкәннәр.

Реклама конструкцияләрен яңа таләпләр буенча урнаштыру сәүдә өлкәсендә тагын да көндәшлекне үстерәчәк, табыш күләмен арттырачак дип саный җитәкчеләр. Фаразлар буенча, шәһәр бюджетына реклама эшчәнлеге ел саен 319,3 миллион сум табыш китерәчәк.

Тышкы реклама өлкәсендә электрон формада сатулар соңгы тапкыр 2012 елда уздырылган булган. Бу юлы аукционда җиңүчеләр арасында Казан фирмаларыннан тыш Мәскәү, Самара, Новосибирсктан эшмәкәрләр дә бар. Алар белән аренда килешүләре ун елга төзелә.

Бу юлы узган сатулар нигезендә, шәһәрдә реклама такталары 33 процентка кимегән. Реклама өчен 898 урын билгеләнгән. Шәһәр үзәгендә реклама такталары сизелерлек кимеячәк. Вахитов мәйданы, Татарстан, Достоевский, Декабристлар, Бондаренко, Гагарин, Клара Цеткин кебек урамнардан реклама такталары алыначак. Аның каравы, еврощитлар өчен елдагыдан күбрәк урын бүлеп битрелгән. Ел азагына кадәр Казанда электрон-цифрлы 60 еврощит куярга ниятлиләр. Яңа реклама урыннарына карата таләпләр дә үзгәргән. Әйтик, аерым торган конструкцияләр җиргә ныклап беркетелергә, яктырткычлар белән тәэмин ителергә, утның чыбыклары җиргә күмелгән булуы мәҗбүри.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading