16+

Казан үзәгендә мохтаҗлар өчен мунча ачылган

Газетабызның узган бер санында Казанның үзәк базарыннан ерак түгел генә урында мохтаҗларга ярдәм күрсәтелә башлавы турында хәбәр иткән идек инде. "Приют" пунктында мохтаҗларга кайнар аш ашаталар, киемнәр бирәләр, юридик ярдәм күрсәтелә.

Казан үзәгендә мохтаҗлар өчен мунча ачылган

Газетабызның узган бер санында Казанның үзәк базарыннан ерак түгел генә урында мохтаҗларга ярдәм күрсәтелә башлавы турында хәбәр иткән идек инде. "Приют" пунктында мохтаҗларга кайнар аш ашаталар, киемнәр бирәләр, юридик ярдәм күрсәтелә.

 Аның эше белән якыннанрак танышырга баргач, «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасының генераль директоры Азат Гайнетдинов безгә киләчәктә мунча ачарга теләүләре һәм медицина ярдәме күрсәтергә җыенулары турында сөйләгән иде.

Бу юлы исә без "Приют" пунктына яңа ачылган мунчаны күрергә бардык. Бытовка дип йөртелә торган вагон эчендә ул. Мунчаны утын ягып җылыталар, суны базардан алып киләләр. Утынны «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге»нең канаты астындагылар үзләре яра, мунчаны да үзләре яга. Шуның эчендә үк чәч алу өчен көзгеле өстәл, башка кирәк-яраклар куелган. Чәчне дә "Приют"тагылар үзләре ала ди.
– Бу бытовканы Татарстан мөселманнары диния нәзарәте бирде. Без аны монда чәчтарашханә өчен дип китереп куйган идек. Электр уты белән эшләтсәк, шактый түләргә кирәк була. Болай да утыз алты мең сум түлибез, мунчаны да электр белән җылытсак, кырык меңнән артып китә. Шуңа да утын ягып җылытуга көйләдек. Егетләр, болай булгач, мунча да ясап куеп була бит, диделәр дә юынып була торган итеп ясадык. Бытовка артына бәдрәф куйдык, мунчадан чыккан су шунда 250 литрлы кисмәккә җыела да, машина килеп, суыртып алып китә, – дип сөйләде ул безгә.

Шушында ук төнгә кунып калырга мөмкин булган дүрт бытовка да китереп куйганнар. Аларда барысы утыз кеше йоклый ала. Шунда ук телевизор да, микродулкынлы мичләр дә тора. Икешәр катлы караватлар, урын-җирләре куелган. Кыш көне урамда өшеп ятмасыннар өчен дип махсус шулай эшләгәннәр. Монда сукбайлар да, шәһәргә адашып килеп чыгучылар да, подъездларда төн үткәрүчеләр дә, эчеп йөрүчеләр дә, җылылык трассаларында җылынып йөрүчеләр дә кунып кала ала. «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге»нең социаль хезмәт җитәкчесе Сергей Чухров аларны шәһәр буенча табып алып кайта.

– Төрмәдән азат ителеп, булган акчасына аракы эчеп, поезддан төшереп калдырылганнары да, документларын югалтканнар да, акчаларын урлатучылар да, ире куып чыгарган хатыннар да бар алар арасында. Йогышлы авыру билгеләре күренгәннәрне алмыйбыз. Иртән кемнең кем булуы, нинди ярдәм кирәклеге, эшкә урнашу теләкләре бармы-юкмы икәнлеге турында сорашам. Туган ягына кайтып җитәргә билет кирәк икән, эш тәкъдим итәбез. Юллык акча эшләгәч, кайтып китә. Ул арада шушы "Приют"та яшәп тора. Барыр җирем юк дигәне эшкә урнашып, эчмичә, тәртипсезләнмичә йөри икән, үзәкнең социаль фатирларында яши башлый. Унҗиде шундый фатирда ике йөздән артык кеше яши. Анда да таләпләр бик катгый. Эчмәскә, тәртип бозмаска. Фатирда өч көн дә, ярты ел да, берничә ел да яшәүчеләр бар. Моннан китсәк, югалып калачакмын яки таяныр кешем булмас дип борчылып, яшәүләрен дәвам итүчеләр дә күп. Кире әйләнеп кайтучылар да бар. Әйбәт кенә акча эшләп китеп, дөрес юлга басучылары мөстәкыйль яши башлыйм дип бездән китә. Яки гаиләсенә кайта, йә булмаса өйләнеп китәләр. Алар урынына икенчеләре килә. Менә шул рәвешле тернәкләнү узалар. Үзебезгә мөрәҗәгать итүчеләргә төзәлергә, акча эшләргә мөмкинлек бирәбез. Тиктомалдан гына акча биреп, җилкәләреннән сыйпап, жәлләп утырмыйбыз. Эшләргә теләге юк икән, ул безнең командада түгел! Кызганыч, араларында шундыйлары да бар. Бушка ашап, яшәп кенә йөриселәре килә. "Приют"та кайчандыр безгә ярдәм сорап килүчеләр эшли. Алар белән уртак тел таптык, дөрес юлга алып чыктык, – ди Сергей.

Бытовкалар төнгә генә ачыла икән. Алар электр уты ярдәмендә җылытыла. Әйткәнемчә, кирәкле бөтен урын-җирләр дә бар.
– Әгәр дә без бытовкаларны көндез дә ачып торсак, монда җылыда түшәмгә төкереп тик ятарлар иде. Ә без аларны эшкә чыгарып җибәрәбез. Күбесе, базар күршесендә булгач, йөк ташып акча эшли. Картоннарны җыеп йөреп, аларны тапшырып та акча эшләргә тырышалар. Төзелештә дә эшлиләр, урамда кар да көриләр. Соңгы вакытта кар көрәргә кешеләр күп сорыйлар. Аларны шунда җибәрәбез. Берничә көн буе монда кунар һәм ашар өчен генә киләләр икән, аларны инде тотмыйбыз. Үзгәрергә мөмкинлек бирдек, алар үз юлларын сайлады, – ди Азат әфәнде.
Әңгәмәдәшем сүзләренчә, авыл җирләрендә эшсез булган, түләргә акчасы булмагач, өйләрендә утсыз, газсыз утыручылар да күп, алар да "Приют" пунктына килә ала. Эш табарга булышырбыз, яшәргә урын белән тәэмин итәргә тырышырбыз, ди «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» генераль директоры Азат Гайнетдинов.

"Приют" пунктында медицина ярдәме дә күрсәтелер дгән планнар бар. Бер даруханә челтәре ярдәм күрсәтергә телибез дип белдергән. Ярдәм ни рәвешле буласы әлегә хәл ителеп бетмәгән.

Язма башында хәбәр итүебезчә, "Приют" пункты һәр көнне мохтаҗларга бушка кайнар аш тарата. Аларның игелекле гамәле турында шактый кеше белә хәзер.

– Бер компания бушка пластик савыт-сабалар белән тәэмин итеп тора. Икенче бер оешма ипи белән булыша, ипи алыр өчен аена ун мең сум акча биреп баралар. Шәһәр халкы да булыша. Ярмалар, савыт-саба, киемнәр китерәләр. Колхоз базары яныннан Мари Эльгә, Кыргызстанга һәм башка җирләргә автобуслар йөри. Алар да белеп алган безнең ярдәм пункты турында. Төшке ашны монда ашап, киемнәр сайлап алып китәләр. Кемгә ярдәм кирәк, мөмкин булганча булышырга тырышабыз, – ди Азат әфәнде.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading