16+

Казан үзәгендә мохтаҗларга ярдәм итү пункты ачыла

Казанның үзәк базарыннан ерак түгел генә урында мохтаҗларга ярдәм күрсәтелә башлый.

Казан үзәгендә мохтаҗларга ярдәм итү пункты ачыла

Казанның үзәк базарыннан ерак түгел генә урында мохтаҗларга ярдәм күрсәтелә башлый.

Ул халык телендә хәерче базары дип аталган җирдә эшли, төгәл адресы – Баруди урамы, 26нчы йорт. «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасының ул чираттагы проекты.

Әлеге оешма төрмәдән чыгучыларга реабилитация узарга ярдәм итә. Төрмәдән чыгып, аны каршы алучысы, терәк-таянычы булмаганнар шунда килә. Аларга беренче вакытка яшәп торырга азык-төлек, киемнәр, акча бирелә. Фатирда яшәп тору мөмкинлеге дә бар. Документларын торгызырга, эшкә урнашырга да булышалар. Кирәк булганда, медицина һәм юридик ярдәм дә күрсәтелә. Иртәгә төрмәдән чыгарга җыенучылар да, тоткынлыкта утыручыларның якыннары да белә андый үзәк эшләп килгәнен. Реабилитация үзәгенең эшчәнлеге турында «Шәһри Казан» газетасы да язып чыккан иде. Редакциягә шалтыратып, оешманың кайда урнашкан булуы турында кызыксынучылар да шактый булды ул вакытта.

Оешманың генераль директоры Азат Гайнетдинов белән элемтәгә кереп, без яңа ачылган ярдәм күрсәтү пункты турында сораштык. Рәсми ачылышы булмаса да, ул инде эшли икән. Ярдәм сорап килүчеләр дә бар.

– Әлеге урынны сайлавыбыз юкка түгел. Бердән, монда яшәр урыны булмаганнарны еш күрергә була. Аларның җыела торган урыны дияргә мөмкин. Икенчедән, шушында ук хәерче базары да урнашкан. Акчасы булмаганнар килә бу базарга. Без узган елдан бирле мохтаҗларны биредә кайнар аш алып килеп ашата идек. Күпме кешенең мохтаҗлыкта яшәвен үз күзләребез белән күреп торабыз. Кайнар аш ашатуны алга таба да дәвам итәчәкбез. Чәйнек, микродулкынлы мич алдык. Тамагы ачыккан кеше хәзердән үк анда кайнар чәй эчә ала. Аннары махсус суыткыч алып куйдык. Үзебезнең корбан чалу комплексы булгач, корбан итен мохтаҗларга дип калдыручылар да бар. Шул итләрне суыткычка куеп, 7 мең пенсиягә яшәүче, шушы тирәдә арзанлы ризык эзләп йөрүче әбиләргә бирергә уйлыйбыз. Реабилитация үзәгенә кием-салымнар белән дә булышучылар бар. Ирләр киемнәре безнең кул астындагыларга китеп бетә, ә менә хатын-кызлар, балалар киемнәрен кайда сакларга да белмәгәч, Сокурыдагы мәчеткә алып барып куя идек. Киемнәрне сораучылар бар, әмма Сокурыга барып алырга кирәк дигәч, ерак икән, диләр. Яңа ачылган ноктада без киемнәрне дә саклыйбыз. Кирәк кеше алып китәчәк, – дип сөйләде ул.

Ярдәм күрсәтү пунктында тәүлек дәвамында бер кеше утырачак, аңа бер хатын-кыз ярдәм итәчәк. Алары да оешмада тернәкләнү курсы үтүчеләр икән. Аларны шул рәвешле эшле иткәннәр.

– Мохтаҗлар рәтенә бомжларны, пенсияләре аз булган әбиләрне генә түгел, ниндидер сәбәп белән акчасыз, документларсыз калучыларны да кертеп карарга кирәк. Безгә андыйлар да мөрәҗәгать итә. Әйтик, поездда акчасын һәм документларын югалткан бер кеше килде. Сүз уңаеннан әйтим әле: тимер юл вокзалында эшләүче таксистлар безне яхшы белә. Алар ярдәм кирәк булган кешеләргә безгә барырга киңәш итә. Безгә килеп эләккән юлчының документларын торгызган арада, үзебезнең вакытлыча яшәтә торган фатирда яшәде, эшкә урнаштырдык. Үзенә билетлык акча эшләгәч, без аны озаттык. Татарстанның кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская белән дә сөйләштек, атнага бер тапкыр ул безгә юрист җибәрәчәк. Килгән кешеләрнең барысына да булышырга тырышабыз, – диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading