16+

Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре 1 апрельгә кадәр дәвам итә

Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре 1-нче апрельгә кадәр дәвам итә. Республиканың муниципаль районнарында урнашкан авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр, җирле азык-төлек эшләп чыгаручы сәнәгать предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр шәһәр халкына бәрәңге, яшелчә, сыер мае, сөт, йомырка, дару үләннәре тәкъдим итә. Казанлыларга кибетнеке белән чагыштырганда шактый түбән бәягә сыйфатлы азык-төлек шимбә көннәрендә Казанның 8...

Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре 1-нче апрельгә кадәр дәвам итә. Республиканың муниципаль районнарында урнашкан авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр, җирле азык-төлек эшләп чыгаручы сәнәгать предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр шәһәр халкына бәрәңге, яшелчә, сыер мае, сөт, йомырка, дару үләннәре тәкъдим итә.

Казанлыларга кибетнеке белән чагыштырганда шактый түбән бәягә сыйфатлы азык-төлек шимбә көннәрендә Казанның 8 сату мәйданчыгында тәкъдим ителә.

Ярминкәләр Совет районында ике мәйданчыкта - "Казан" агросәнәгать паркында (Аграр урамы, 2) һәм Дәрвишләр бистәсендәге "Дәрви" базары территориясендә (Липатов урамы, 7) үтә.

Яңа Савин районында урнашкан "Яңа Савин күпләп һәм берәмләп сату базары"нда (Адоратский урамы, 21) шулай ук авыл хуҗалыгы товарларын алырга була.

Казанның Авиатөзелеш районындагы 123-нче һөнәри лицей (Дементьев урамы, 39) каршындагы мәйданчыкта республика предприятиеләрендә һәм шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән сыйфатлы продукция тәкъдим ителә.

Мәскәү районы халкы Коләхмәтов урамындагы "Удача" базары янында, Киров районында яшәүчеләр «Ягодная слобода» сәүдә үзәге (Краснококшайск урамы, 152/2) территориясендәге ярминкәләрдән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алачак.

Казанның Вахитов районында ярминкәләр Чехов базары артындагы мәйданчыкта һәм К.Тинчурин урамы, 19 адресы буенча оештырыла, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.

Дамир Бәдриев фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading