16+

Казанда билбау көрәше буенча Россия чемпионаты башлана

Иртәгә Казанның "Ак Барс" сараенда билбау көрәше буенча Россия чемпионаты башланып, 18 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ә ноябрьдә Татарстан башкаласына дөньяның иң оста көрәшчеләре җыела.

Казанда билбау көрәше буенча Россия чемпионаты башлана

Иртәгә Казанның "Ак Барс" сараенда билбау көрәше буенча Россия чемпионаты башланып, 18 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ә ноябрьдә Татарстан башкаласына дөньяның иң оста көрәшчеләре җыела.

Билбау көрәше буенча Татарстан федерациясенең башкарма директоры Хәбир Хәбибуллин сөйләвенчә, ярышлар ике көн бара: 16 октябрьдә ирләр белән хатын-кызлар 12 үлчәү категориясендә ирекле стильдә бил алыша, 17 октябрьдә классик стильдә иң яхшы көрәшченең исеме билгеле булачак. Чемпионатка Россиянең 30 төбәгеннән 275 спортчы килә.

Билбау көрәше тарихында дөнья чемпионаты Казанда беренче мәртәбә үткәрелә. 35 илдән 400ләп көрәшчене көтәләр, Татарстан 60 кешелек командасын инде әзерләп тә куйган.

Билбау көрәше буенча Татарстан җыелма командасы баш тренеры Минхалит Гыйльманов сүзләренчә, ярышның туган ягыңда үткәрелүе күңелне җылытып торса да, җаваплылык та бермә-бер арта.

- Россия чемпионатында Кавказның барлык республикалары катнаша, 25-30ар көрәшче алып килгәннәр. Җанатарларыбыз күбрәк булса, туган як диваларының ярдәме, һичшиксез, тияр, - диде баш тренер.

Билбау көрәше буенча Россия һәм дөнья кубогы иясе Ренас Кәлимуллин, спортчыларга хас булганга, сүзен кыска тотты.

- "Ак Барс" сараенда күп тапкыр көрәшкәнебез бар. Татарстан алдында җаваплылык зур. Үзебезне күрсәтү өчен хәлдән килгәнчә тырышачакбыз, - диде 21 яшьлек көрәшче.

Фото: http://inkazan.ru


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading