16+

Казанда буш яткан җирләрне теркәү бара

Башкала җирләрне арендалаучылардан быелның 12 декабренә 2,6 миллиард сум салым саналмаучы керем алган.

Казанда буш яткан җирләрне теркәү бара

Башкала җирләрне арендалаучылардан быелның 12 декабренә 2,6 миллиард сум салым саналмаучы керем алган.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр комитеты рәисе Ратмир Шәйдуллин чыгышында әйтелгәнчә, җирләрне арендага бирүдән һәм сатудан республика бюджетына да 324 миллион сум акча күчерелгән. Берничә ай элек «Халык инвентаризациясе» акциясе старт алган иде. Аның максаты - Казан территориясендә буш яткан җир кишәрлекләрен һәм корылмаларны ачыклау. Комитет хезмәткәрләре тикшерүе, шулай ук казанлылардан кергән хәбәрләр нигезендә, Лукин, Сыртланова, Татарстан, Восстание, Окольная, Ботаника, Шаляпин, ТЭЦ һәм Мехчылар урамнарында хуҗасыз милекләр барлыгы билгеле булган. «Халык инвентаризациясе» акциясе дәвам итә. Буш яткан җирләр һәм биналар турында 200-04-04 телефоны аша хәбәр бирергә мөмкин.
Бу уңайдан мэр Илсур Метшин: «Муниципаль берәмлек территориясендәге җир кишәрлекләре озак вакытлар буш ятарга тиеш түгел. Махсус калдырылган социаль юнәлешле җирләрдә, якын елларда федераль программа кысаларында, сабыйлар өчен янә - 25, ә бәлки, тагын да күбрәк бакча төзеләчәк», - диде. Торак булмаган биналарны арендалау тәртибе дә тикшереләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading