16+

Казанда FIFA җанатарлары фестивале ачылды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда FIFA җанатарлары фестивален ачты. Турнирның барлык 64 матчын карау өчен Бердәнбер рәсми мәйданчык “Казан” Гаилә үзәге каршындагы мәйданда урнашкан.

Казанда FIFA җанатарлары фестивале ачылды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда FIFA җанатарлары фестивален ачты. Турнирның барлык 64 матчын карау өчен Бердәнбер рәсми мәйданчык “Казан” Гаилә үзәге каршындагы мәйданда урнашкан.

“Безнең өчен чемпионатны кабул итү зур горурлык. Бүген беренче матч Мәскәүдә узачак, ике көннән уеннар Казанда башлана. Бу мәйданчык махсус җанатарлар, шәһәрдә яшәүчеләр һәм кунаклар өчен булдырылган”, - дип мөрәҗәгать итте Миңнеханов чарага җыелучыларга.

Татарстан Президенты барысына матур футбол уеннары, ә кунакларга Казанның ошавын һәм аларның янә бирегә килүләрен теләде.

Аннары “Рубин”ның легендар капкачысы һәм футбол буенча Россиядә 2018 елгы Дөнья чемпионатын оештыручы шәһәр – Казан илчесе Сергей Рыжиков сүз алды.

“Без, ниһаять, футбол бәйрәмен көтеп алдык. Үз җыелма командаларыгыз өчен җанатыгыз, без бердәм булганда – җиңелмибез”, - диде Рыжиков.

Сәхнәдә республиканың иҗат коллективлары “Welcome to Kazan! Добро пожаловать в Россию! ” театральләштерелгән тамаша оештырдылар. Ул Казан, Татарстан һәм Россиянең тарихи, мәдәни традицияләре, шулай ук спорт мирасы турында иде.

18.00 сәгатьтә биредә Россия-Согуд Гарәбстаны беренче матчыннан туры трансляция башланды.

Fan Fest 14 июньнән 15 июльгә кадәр узачак, бары тик 29 июнь, 5 июль, 8, 9, 12 һәм 13 июль көннәре ял булачак.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары


Татар-информ
 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading