16+

Казанда ике катлы автобуслар йөри башлады

Татарстан башкаласында 5 июльдән Иске Татар бистәсе - Казан Кремле - әдәби-музей кварталы - Казансу буе - Ирек мәйданы - Бауман урамы юнәлешендә 1 сәгатьлек туристлык маршруты ачылды.

Казанда ике катлы автобуслар йөри башлады

Татарстан башкаласында 5 июльдән Иске Татар бистәсе - Казан Кремле - әдәби-музей кварталы - Казансу буе - Ирек мәйданы - Бауман урамы юнәлешендә 1 сәгатьлек туристлык маршруты ачылды.

Шунысы үзенчәлекле - туристлар һәм теләге булган һәр кеше 10 тукталышлы әлеге маршрутны ике катлы даблдекер автобусларында уза. Даблдекерларда экскурсияләр оештыру белән шөгыльләнүче City Sighseeing компаниясе вәкилләре Сергей Лаврентьев белән Роман Крылов сөйләгәнчә, компания җитәкчелеген Казан үзенең яхшы икътисади үсеше һәм туристлык өлкәсендә җанлылык кичерүе ягыннан кызыксындырган. «Даблдекерлар Россиядә әлегә Мәскәүдә генә йөри. Гомумән, алар дөньяның 30 илендәге 100 шәһәрдә хәрәкәт итә. Казан - 101 нче», - диде Сергей Лаврентьев.
Мэр Илсур Метшин: «Казан 101 нче түгел, ә йөздән соң беренче, димәк, янә беренче», - дип шаяртып, төзәтмә кертте. Журналистлар катнашында ясалган экскурсиядә мэр Илсур Метшин, тәэсирләре белән уртаклашып, «Икенче каттан караганда урамнар тагын да матуррак күренә икән. Даблдекерларны Лондон, Нью-Йорк, Истанбул һәм Токио шәһәрләрендә генә хозур кыла идек. Казанның шушы шәһәрләр белән тиңләшүе күңелле хәл. Казанга туристлар күп килә һәм алар даблдекерларны күреп алачаклар, - диде.
Даблдекер автобусы 55 урынга исәпләнгән, инвалид арбасы өчен мәйданчык та булдырылган. Икенче кат ябык һәм ачык түбәле 2 өлештән тора. Туристлык маршрутына билет бәясе: 16-59 яшьлекләргә - 400, балаларга (5-15 яшь) һәм студентларга (таныклык булу шарт) 300 сум. Сугыш ветераннарына, барлык категория инвалидларга һәм 5 яшькә кадәрге балаларга бушлай. Автобустагы аудиочелтәр рус, татар, инглиз, испан, немец, француз, кытай һәм төрек телләрендә Казан белән таныштыра. Билет 24 сәгать гамәлдә. Әгәр тарихи биналарга хозурланып, даблдекердан калсаң, 30 минуттан килеп җитәчәк чираттагысына утырып, сәфәреңне дәвам итәсең. Казанда җәйге айларда даблдекерлар 10 сәгать 30 минуттан башлап 21 сәгатькә кадәр йөреп торачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading