16+

Казанда ОРВИ эпидемиясе?

Урамда җәй булуга карамастан, соңгы вакытта Казанда ОРВИ белән авыручылар бик нык күбәеп киткән.

Казанда ОРВИ эпидемиясе?

Урамда җәй булуга карамастан, соңгы вакытта Казанда ОРВИ белән авыручылар бик нык күбәеп киткән.

Башкалада кискен вируслы инфекция белән авыручылар саны эпидемиологик бусаганы 2,6 процентка узган. Үткән атнада гына да вируслы инфекция белән авыручыларның 3178 очрагы теркәлгән, шуларның 2580е - ОРВИ.
Республика буенча исә хәл яхшы. ТРда авыру дәрәҗәсе эпидемик бусагадан 19,3 процентка кимрәк. Татарстанда үткән атнада 5484 кешенең ОРВИ белән авыруы билгеле булган. Бу 10 мең кешегә 14,2 очрак дигән сүз.
Ни өчен җәй көне дә авыручыларның артуы күзәтелә соң, салкын кыш түгел ләбаса. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе белгеч-эксперты Әнисә СӘГЫЙТОВА исә, бу эпидемия түгел, куркыр әйбер юк, дип тынычландыра.
Казанда авыручыларны күрсәтә торган саннар югары булса да, моннан куркырга кирәкми, бу эпидемия дигән сүз түгел әле. Берничә ел рәттән шундый хәл күзәтелә инде. Хәзерге вакыттагы авырулар ул грипп та түгел. ОРВИ белән авыручыларны күрсәтә торган саннарның югары булуы эчәк инфекциясенең таралышы белән дә бәйләнгән. (Республикада кискен эчәк инфекциясе белән авыручыларның 394 очрагы теркәлгән, ягъни авыручылар 15,3 процентка арткан. - Ч.Н.). Нәтиҗәдә шундый югары саннар килеп чыга. Ә Татарстан буенча хәл яхшы, - диде ул. Әнисә Сәгыйтова әйткәнчә, авыручыларның артуына һава торышының алмашынып торуы да бик нык тәэсир итә. Моның нәтиҗәсендә иммунитет нәзберекләнә. Нәтиҗәдә төрле вируслар «бәйләнә» башлый. Менә хәзер дә көннәр кызу тора. Сап-салкын су эчәбез, рәхәтләнеп кондиционер алдында утырабыз. Әлбәттә, салкын тия инде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading