16+

Казанда – Сабан туе

Бүген Казанда Сабан туе. Көннең яңгырлы булуына карамастан, Тынычлык бистәсендәге каенлыкта алма төшәрлек тә урын юк.

Казанда – Сабан туе

Бүген Казанда Сабан туе. Көннең яңгырлы булуына карамастан, Тынычлык бистәсендәге каенлыкта алма төшәрлек тә урын юк.

Бәйрәмнең тантаналы өлешендә Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ФИНА башкарма директоры Корнель Маркулеску, Кырым республикасы башлыгы Сергей Аксенов, Татарстан премьер министры Ильдар Халиков, Казан шәһәре мэры Ильсур Метшин, башка җитәкчеләр дә катнашты. Сабан туеның үзәк мәйданында Татарстанның 11 районы авыл ишегаллары әзерләгән иде. Берара кеше артык күп дип полиция хезмәткәрләре халыкны ул мәйданга җибәрми торса да, ахырдан бөтенесе иркенләп авыл ишегалларында кунак булды. Арча үзенең бал кортлары мыжлап торган манаралы умартасы белән истә калса, Лаешлар Сабантуена кече Кама елгасын алып килгәннәр. Зур гына мәйданда фонтаннары, тере балыклары белән бергә ясалма сулык булдырганнар. Яшел Үзәннәрнең ишегалдында Каюм Насыйри музеен күрергә, төрле шифалы үләннәр белән чәй эчәргә мөмкин иде. Кыскасы, һәр ишегалдында республикада яшәүче милләтләрнең үзенчәлекле мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре күрсәтелгән. Кунаклар Кукмара ишегалдында районда басыла торган киез итекләр, савыт-саба, табаларны карады. Буа районы ишегалдында кул көрәштерде, Теләченекендә көрәш күзәтте. Лаеш ишегалдында Рөстәм Миңнеханов белән Сергей Аксенов "бура уены" уйнады. Кәсепче йортында Сергей Аксеновка үзе суктырган "Сабан туе" һәм "Лаеш районы" дип язылган тәңкәләр бүләк иттеләр.

- Без быелгы Сабантуен башкала кунаклары да катнаша алсын өчен махсус Спортның су төрләре буенча чемпионат барышына туры китереп күчердек. Безнең өчен кунак - иң мөһим кеше. Бөтен дөньяга үзебезнең илдәге тынычлык, татулыкны күрсәтәсебез килә. Татарстанда бүген 170 милләт һәм этнос вәкилләре яши. Ходай безгә алга таба да тынычлыкта яшәргә насыйп итсен, - диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында. Бәйрәм кунакларына зур рәхмәтен дә җиткерде.

Бәйрәмне татар эстрада артистлары "кыздырды". Бер төркем халык юморист Рәшит Шамкай мәйданчыгы тирәсендәге тамашаны караса, төп концертны "Болгар" радиосы алып баручылары гөрләтте. Көрәш мәйданында исә 200дән артык батыр "Лада Калина" машинасы өчен көч сынашты.

Бәйрәмдә традицион уеннардан тыш, кешене төп башына утырта торган түләүле уеннар күбәйгән. Әйтик, бер минут турникта асылынып торсаң, 1000 сум вәгъдә итәләр, бүрәнәне 3 минут күтәреп тора алганга зур бүләк каралган. Көчеңне сынап караган өчен 100 сум түлисең. Әмма, җиңүчеләр генә юк. Тамак ялгау урыннарына килгәндә, шашлык сатучылар адым саен диярлек. Ә менә хәләл ризык табуы авыррак булды. Фирганә өлкәсеннән кайткан бер кызның үзләре пешереп саткан пылавы, өчпочмакларыннан тыш хәләл милли ризык таба алмадык.

- Сабантуенда "Президент белән бергә" хәрәкәте белән ГТО нормалары тапшырып диплом алырга да мөмкин иде. Балалар өчен ярышлар уза торган аерым мәйданчык та каралган. Сабан туе бүген көне буе дәвам итәчәк. Сәгать 15.00дә Казан ипподромында ат чабышлары башланып китте.

Сабантуеннан күренешләр (автор фотолары):

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading