16+

Казанда шугалаклар да, кышын күңел ачарга мөмкин булган урыннар да күп булачак

Шәһәр кышка әзерләнә. Былтыр һава торышының тотрыксыз булуы аркасында шугалаклар рәтләп эшли дә алмаган иде.

Казанда шугалаклар да, кышын күңел ачарга мөмкин булган урыннар да күп булачак

Шәһәр кышка әзерләнә. Былтыр һава торышының тотрыксыз булуы аркасында шугалаклар рәтләп эшли дә алмаган иде.

"Нәфис" халык шугалагына да ял итүчеләр күңеле булганчы бара алмый калды, традиция буенча "Әкият" курчак театры каршында ел саен ачыла торган "боз шәһәрчеге" дә тулы көченә эшли алмады. Шуңа да халык арасында быел "Казан Арена" янындагы шугалак ачылмый икән дигән сүзләр дә таралды. Без исә бу имеш-мимешкә ачыклык кертү өчен "Нәфис" группалар компаниесенә мөрәҗәгать иттек.

"Нәфис" группалар компаниясенең PR-директоры Айгөл Мирзаянова аңлатуынча, "Нәфис" группасы NEFIS Халык шугалагы проектын 2016-17 елда да дәвам итәргә әзер булган. Әмма, бу сезонда әлеге эшне "Казан Арена" җитәкчелеге үз җаваплылыгына алырга теләк белдергән. "Шугалак булачак, моңа сөенергә генә кала. Казанда шугалаклар, кышын күңел ачарга мөмкин булган урыннар күп булырга тиеш, - ди Айгөл Мирзаянова.

«Нәфис"- Россиядә халык яратып йөри торган иң зур шугалакларның берсе санала. Быел "Казан Арена" территориясендә "Юркин парк" динозаврлар паркы да эшли. Бу сезонда ачылачак шугалак алдагы еллардагыча иң зурысы булырмы, вакыт күрсәтер. Әлегә аның ачылу көне төгәл билгеле түгел.
Ә менә Казан Кремле яр буендагы шугалак декабрь урталарында халыкны кабул итә башлар, мөгаен. Европада иң озын булып саналган бу шугалак 1000 метрга сузылган. Биредә әзерлек эшләре инде көздән үк башланган: боз катыру өчен махсус бортлар ясаганнар, рәшәткәләр урнаштырганнар. Өч градус салкынлык тотрыклы сакланган очракта, бозны катырып бетерергә, һәм махсус тигезли торган машина үткәннән соң, шугалакны ачарга ниятлиләр.

Казан мэриясе матбугат үзәге хәбәр итүенчә, "Әкият" курчак театры каршындагы боз шәһәрчеген төзү дә тулы көчкә бара. Биредә боздан төрле әкият геройларының сыннарын ясаячаклар. Балаларны, шәһәр кунакларын кыш бабай, кар кызы, үлемсез явыз карт, убырлы карчык, аккош һәм башкалар каршы алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading