16+

Казанда Татар китабы йорты ачыла

Казанда Шәриф Камал музее белән татар әдәбияты тарихы музее бинасын реконструкцияләү тәмамланды. Биредә яңа экспозиция – Татар китабы йорты ачылачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова хәбәр итте, дип яза kzn.ru.

Казанда Шәриф Камал музее белән татар әдәбияты тарихы музее бинасын реконструкцияләү тәмамланды. Биредә яңа экспозиция – Татар китабы йорты ачылачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова хәбәр итте, дип яза kzn.ru.

Татар китабының яңа йорты берничә интерактив эш зоналарын үз эченә ала: лекторияләр белән коворкинг, ликбезлар һәм төрле темаларга иҗади очрашулар, типография (биредә килүчеләр үзләренең буклетларын, брошюраларын һәм беренче китапларын бастыра алачак), татар китабы тарихын чагылдырган уникаль экспонатлар белән экспозиция заллары, тарихи хроникалы һәм архив язмалары булган мэппинг-зоналар, шулай ук китап кибете, китапханә һәм балалар зонасы.

Гөлчәчәк Нәҗипова, музей һәм экспозиция алдында торган төп бурыч – татар телен саклау һәм үстерү, яшьләрнең игътибарын китап тарихына җәлеп итү, дип ассызыклады.
Шәриф Камалның мемориаль фатиры 1950 елда ачыла һәм татар язу­чысына багышланган беренче музей булып тора. Музей директоры Луиза Шарова сөйләп үткәнчә, әлеге музей базасында татар китабы йорты булдыру карары юктан гына килеп чыкмаган – биредә үз вакытында татар әдәби һәм мәдәни хәрәкәтенең «эпиүзәге» булган. Замандашлар хөкеменә Кәрим Тинчурин, Кави Нәҗми, Муса Җәлил һәм башка язучылар үз әсәрләрен тәкъдим иткән. Хәзер дә мәйданчык әдәбиятчыларны тупларга тиеш.

– Музей ул тормыш һәм рухи кыйммәтләрне саклау урыны. Мин әлеге мәйданчык безнең телебез киләчәгенә битараф булмаган кешеләрне берләштерәчәк кызыклы клуб булыр дип өметләнәм», – диде Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова.
Яңа экспозиция ачылганнан соң, музей хезмәткәрләре бердәм татар китабы порталын булдыру өстендә эшли башлая­чак, анда теләге булган һәркем татар классиклары әсәрләрен архивка кереп карый ала, диде Луиза Шарова.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading