16+

Казанда яңа Республика кан салу станциясен төзиләр

Казанда яңа Республика кан салу станциясен төзергә җыеналар. Төзелеш эшләре быел башланып, 2014 елда инде тәмамланырга да тиеш.

Казанда яңа Республика кан салу станциясен төзиләр

Казанда яңа Республика кан салу станциясен төзергә җыеналар. Төзелеш эшләре быел башланып, 2014 елда инде тәмамланырга да тиеш.

Мәйданы 6,2 мең кв метр ­бул­ган яңа бина төзү Татарстанда кан салу хезмәтен Европа стандартларына туры китерергә мөм­кинлек бирәчәк. Яңа Республика кан салу станциясе Җиңү Проспектында барлыкка килер дип көтелә. Әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен, республика һәм федераль бюджеттан 422 млн сум акча бүлеп бирелгән, дип хәбәр итте Казан шәһәренең Сәламәт­лек саклау идарәсе башлыгы Ра­мил Әхмәтов «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә. Бүгенге көндә Респуб­лика кан салу станциясе төзелешенә медик-техник бурычлар расланган инде, эскиз проекты да эшләнгән.
20 апрель көнне Россиядә Донор көне билгеләп узыла. Аяныч ки, соңгы вакытта донорлык мәсьә­ләсе бик кискенләшеп бара. Быелның гыйнвар аеннан «Кан һәм аның компонентлары донорлыгы турында» дип аталган закон гамәлгә кергәннән соң, Россиядә кан тапшырган өчен акча түләми башладылар. Дөрес, аерым бер категория донорларны исәпкә алмаганда. Шуңа бәйле рәвештә, илнең күп кенә төбәкләрендә хәзер кан тапшыручылар саны да бермә-бер кимеде. Һәр төбәк донорларны җә­леп итүнең үз ысулларын эзли. Бу өлкәдә бәхәсләр әле бүгенге көндә дә тынмый. Татарстанда ел саен 50 тонна кан бирелә. Быелның беренче кварталында кан салу станциясендә донор булучылар саны 11050 кешегә тигез. Узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда бу 1161 кешегә азрак дигән сүз. Әлегә республикада кан кытлыгы юк. Рамил Әхмәтов әйткәнчә, ирекле рәвештә кан һәм плазма тапшыру күләме пациентларның кан компонентларына булган ихтыяҗларын канәгатьләндерә.
Хәзерге вакытта исә канны Себер тракты урамы, 33 адресы буенча урнашкан Республика кан салу станциясендә көн саен сәгать 8дән 13 сәгатькә кадәр бирергә була.
Казанда бүгенге көндә республикадагы барлык донорларның 30 проценты яши. Шулар арасыннан 2885 кеше «Россиянең мактаулы доноры» һәм «СССРның мактаулы доноры» күкрәк билгеләре белән бүләкләнгән. Алар - 40 тапкырдан артык кан яки 60 тапкырдан артык плазма донорлары булган кешеләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading