16+

Панель йортлар ике тапкыр тизрәк төзеләчәк

Кичә Казан йортлар төзелеше комбинаты эшли башлады. Модернизация барышында цехлар яңартылган, яңа җиһазлар куелган, тимер-бетон конструкция ясауда заманча технологияләр кертелгән. Хәзер Казан йортлар төзелеше комбинаты - Россиядә иң заманча җитештерүчеләрнең берсе.

Панель йортлар ике тапкыр тизрәк төзеләчәк

Кичә Казан йортлар төзелеше комбинаты эшли башлады. Модернизация барышында цехлар яңартылган, яңа җиһазлар куелган, тимер-бетон конструкция ясауда заманча технологияләр кертелгән. Хәзер Казан йортлар төзелеше комбинаты - Россиядә иң заманча җитештерүчеләрнең берсе.

Аңа кертелгән инвестицияләр күләме 1,5 миллиард сумны тәшкил итә. Коллектив тулысынча сакланган. Яңа технология­ләргә нигезләнеп үзгәртеп корылган предприятиегә Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Россиянең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень фатиха бирде. Бу әһәмиятле вакыйга, чөнки катлаулы икътисади вазгыять вакытында да Татарстанда эш тукталмый, яңа җитештерү компания­ләре барлыкка килә.

- Төзелеш сыйфаты һәм тизлеге турында сөйлибез. Панель йортлар технологиягә нигезләнелеп төзелсә, нык була, шулай ук зәвыклылыгы белән дә тирә-юньгә яраша. Казанның яңа микрорайоннарында панель йортлардан да торак комплекслар барлыкка киләчәк, - диде Рөстәм Миңнеханов.

- Панель йортны берәүләр хуплый, икенчеләр яманлый, - дип фикерен белдерде Михаил Мень. - Хәзер сыйфатка нык әһәмият бирелә, шунлыктан панель йортлар ким-хур түгел, иң мөһиме - тиз төзелә. Россиянең күп шәһәрләрендә булам, чагыштырам. Казанның йортлар төзелеше комбинаты заман таләпләренә тулысынча җавап бирә.

Комбинатның беренче этаптагы проект куәте елына 150 мең квадрат метр торак төзелешен тимер-бетон эшләнмәләр белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Технологияләр белән кораллануның икенче этабы тәмамлангач, күрсәткеч 250 мең квадрат метрга җитәчәк.

- Казанда соңгы елларда панель йортлар төзелеше сүрелеп торган иде, бу төрдә торак төзелеше җанландырылачак, - диде «АК БАРС Девелопмент» компаниясе генераль директоры Марат Шаһитов. Казан комбинатына нәкъ менә шушы компания икенче сулыш өргән. - Без моңа кадәр республикада җитештерелмәгән яңа йортлар тәкъдим итәбез.

Башкаланың Совет районындагы «Светлая долина» яңа микрорайонында Рөстәм Миңнеханов белән Михаил Мень булачак йортның нигезенә символик рәвештә «сыйфат капсуласы» салдылар. Журналистлар белән әңгәмәдә Михаил Мень Россия Президенты Владимир Путинның торак төзелешенә гаять зур әһәмият бирүен, илдә «Яшь гаилә», ­«Россия гаиләсенә - торак» программалары гамәлгә ашырылуын искәртте. «Шәһри Казан» газетасы журналистының: «Комбинатта панель йортлар конструкцияләре белән беррәттән авылларда бер катлы йортлар төзү өчен дә конструкцияләр җитештерү планлаштырылмыймы?» - дигән соравына Рөстәм Миңнеханов:

- Татарстанның үзенең дә яшь белгечләргә, яшь гаиләләргә торак төзү буенча социаль программалары бар. Казан йортлар төзелеш комбинатында беркатлы торак конструкцияләре дә һәм башка күптөрле конструкцияләр дә җитештереләчәк, - дип җавап бирде.

Озакламыйча яшь белгечләрне, «бер атна эчендә йорт өлгертеп бирәчәкбез» дип, авылга эшкә чакыралар икән, бу сүзләр йөз процентка дөрес булачак.
Сүз уңаеннан, Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, Татарстанда утыз төрле социаль-икътисади программаның барысы да эшләвен дәвам итә, шул исәптән торак төзелешенә кагылышлылары да.

Индустриаль йорт төзелешендә яңа технологияләр куллану нәтиҗәсендә, җыелма тимер-бетоннан йорт төзү ике тапкыр тизрәк башкарылачак. Мәсәлән, 17 катлы йорт «тартма»сы 6 айда җыела, 10 айдан йорт кулланылышка тапшырыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading