16+

Казанда йөгермәгән кеше калмады

Башкалада 22 сентябрьдә «Милләтләр кроссы-2013» Бөтенроссия йөгерү көнендә 24 мең 300 кеше катнашты.

Казанда йөгермәгән кеше калмады

Башкалада 22 сентябрьдә «Милләтләр кроссы-2013» Бөтенроссия йөгерү көнендә 24 мең 300 кеше катнашты.

Шәһәр башкарма комитетының физкультура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә үзенең чыгышын: «Быел халык саны буенча рекордлы күрсәткечкә ирешелде. Йөгерү сызыгына, профессионаллар белән беррәттән, спорт ветераннары һәм сәламәт яшәү рәвешен өстен санаучы меңнәрчә гражданнар басты», - дип башлады. Йөгерү көне чарасы быел «Каzаn-Arena» футбол стадионы янәшәсендәге мәйданда оештырылды. Уңайлылык өчен, йөгерешчеләр төркемнәргә бүленде. Массакүләм стартта мәктәп укучылары, студентлар, спортчылар, дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты. VIP-йөгерештә 2 километр араны беренче булып Министрлар Кабинетының Аппарат җитәкчесе урынбасары Сергей Коростелев килде. Министрлар Кабинеты Аппараты идарәсенең җитәкчесе Айрат Мостафин - икенче, ә өченче урынны Казан шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов яулады.
«Гаиләләр өчен 500 метрга махсус йөгереш оештырылды. Спорт ветераннары - 2, профессионаллар - 5, үсмерләр һәм кызлар 2,5 километр арага йөгерде. Барлык җиңүчеләргә дә медальләр, кубоклар, истәлеккә бүләкләр бирелде», - диде Илгиз Фәхриев.
«Милләтләр кроссы»нда катнашкан иң яшь малай Семен Филипповка - 4, ә иң өлкән Николай Макаровка 79 яшь иде. Гаиләләр йөгерешендә Кәримовлар (Совет районы), Вафиннар (Вахитов районы) һәм Куницыннар (Совет районы) җиңде. Яшүсмерләр арасында «Стрела» балалар-яшүсмерләр мәктәбе укучысы Руслан Рыбаков иң өлгере булды. Кызлардан 2500 метр араны Олимпия резервы училищесы укучысы Мария Алексеева беренче узды.
21 сентябрьдә велосипедта узышларда да меңнәрчә кеше катнашты. Җитәкчеләр арасындагы бәйгедә ТР юстиция министры Мидхәт Курмановка тиңнәр табылмады. Министрлар Кабинеты каршындагы хуҗалык идарәсе директоры Марсель Баһавиев - икенче, Татарстанның җир асты казылмаларын файдалану буенча территориаль агентлыгы җитәкчесе Равил Мотыйгуллин өченче булды. Ветераннардан Михаил Сумочкин, Флүс Васыйлов, Марсель Мөхәммәтов, хатын-кызлардан Галина Волостнова, Лидия Саховская, Клавдия Николаева да сынатмады.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading