16+

Казанда йортлар «яшелләнергә» җыена

Казанда йортлар «яшелләнергә» җыена

Казанда узган ел «Современник» торак комплексында (Алексей Козин урамы, 5) BREEAM халыкара экология стандартлары сертификатына лаек булган күпфатирлы торак йорт файдалануга тапшырылды.

- Башкалада халыкара «яшел стандарт»лы беренче йорт әле бу. Ул экологик чиста чималлардан төзелүе, энергия һәм табигать чыганакларын сакчыл куллануга көйләнелгәнлеге белән үзенчәлекле. Тагын ике төзелеш оешмасы халыкара экология стандартларын үз эшчәнлекләрендә кулланышка кертергә әзерләнә, - дип хәбәр итте шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә.

Узган ел Казанда 925 073 квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Күпфатирлы 85 йорт - коммерция инвестицияләре хисабына, ә күпкатлы тугыз йорт Дәүләт торак фонды программасы буенча сафка бастырылган.
- Торак төзелешләренең иң зур өлеше, ягъни 32,3 процент Совет һәм Идел буе районнарына туры килә. Авиатөзелеш һәм Мәскәү районнарында 2,9 процент кына. «Заречная» яңа торак комплексында төзелешләр башлау әлеге районнар җирлегендә дә төзелеш колачларын киңәйтәчәк. Шәхси торак төзелешләре күбрәк Казанның көнчыгыш тарафында - элек Биектау районына караган җирләрдә һәм шулай ук шәһәрнең Лаеш, Биектау, Яшел Үзән районнары белән чиктәш территорияләрдә алып барыла, - диде Азат Нигъмәтҗанов.

Быел 800 мең квадрат метр торак төзү ниятләнелә. Урман аръягы (Залесный) бистәсе янәшәсендәге «Салават күпере» комплексында төзелешләр дәвам итә. Беренче чираттагы күпфатирлы 22 йортның алтысы инде төзелде. Оренбург трактында социаль программа буенча төзелә торган 306 фатирлы йортны якын арада файдалануга тапшыру көтелә. М-14 микрорайонында 765 фатирлы өч йортны өченче квартал ахырына тәмамлау планлаштырылган.

«Весна» торак комплексында - «Унистрой», «Залесный Сити» торак комплексында - «Сувар Девелопмент» һәм «Садовое Кольцо» торак комплексында «Ак Таш» төзелеш оешмалары эш башкара. Быел «Весна» һәм «Станция «Спортивная» торак комплексларында ике балалар бакчасын, «Седьмое небо» һәм «Салават кү­пере» торак комплексларында 1224 урынга исәпләнелгән өч мәктәпне, Отары бистәсендә мәдәният йортын, Вознесенское бистәсендә табибларның гомуми практика офисын сафка бастыру билгеләнгән. Башкалада янә 15 спорт мәйданчыгы һәм модуль чаңгы базасы барлыкка киләчәк.

- Казанда соңгы ун елда 106 балалар бакчасы һәм мәктәп, 28 медицина учреждениесе файдалануга тапшырылды. Казанда 2035 елга торак белән тәэмин ителешне 31,1 квадрат метрга җиткерү бурыч итеп куелды, - дип, киләчәкне дә күзаллады Азат Нигъмәтҗанов. - Әлеге күрсәткеч Чехиядә - 29, Ирландиядә 35 квадрат метр.
Мэр Илсур Метшин, үзенең фикерләре белән уртаклашканда, төзелешне «лакмус» кәгазенә тиңләде.

- Башка шәһәрләрдә булганда, мин төзелеш краннарын күзлим. Төзелеш ул - лакмус кәгазе кебек. Башня краннары эшли икән, димәк, шәһәрдә тормыш һәм үсеш бар. Казанда төзелеш тармагында 72 мең кеше хезмәт куя, шәһәр һәрьяклап үсештә. Элек йортларның коры диварларына да риза була идек. Хәзер инде халыкара яшел стандартларга лаек йортлар төзергә, экологик чималлар куллануга омтылабыз, - диде Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы өлешле төзелештә янә четерекле мәсьәләләр килеп чыкканлыгын да телгә алды. «Свей» һәм «Маг-Строй» оешмалары төзи башлап, соңрак «сакаллы» корылма хәленә төшкән күпкатлы биш йорт тулысынча төзеп бетереләчәк.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading