16+

Казанда «Үзебезнең ризык» дигән сыйфатлы товарлар гына сата торган кибетләр челтәре эшли башлый

«Милли сәүдә маркасы» дәүләт унитар предприятиесенең беренче максаты үзебезнең республикадагы сыйфатлы ризык җитештерүчеләрне сатып алучыларга таныту булса, икенчесе - җитештерүчеләргә сәүдә базарына керергә ярдәм итү.

Казанда «Үзебезнең ризык» дигән сыйфатлы товарлар гына сата торган кибетләр челтәре эшли башлый

«Милли сәүдә маркасы» дәүләт унитар предприятиесенең беренче максаты үзебезнең республикадагы сыйфатлы ризык җитештерүчеләрне сатып алучыларга таныту булса, икенчесе - җитештерүчеләргә сәүдә базарына керергә ярдәм итү.

Әлеге проект кысаларында, озакламый Казаныбызда «Свой продукт» («Үзебезнең ризык») кибетләр челтәре барлыкка киләчәк. Шәһәр мэриясе эшмәкәрләргә, сәүдә итү өчен, 100 урыннан мәйданчыклар тәкъдим итә. Килешү буенча, беренче ике елда аренда өчен бөтенләй түләнми, өченче елда - 25 процент, дүртенче елда - 50 процент, бишенче елда 75 процент бәя генә түләнәчәк. «Милли сәүдә маркасы» бу эшләрне башкару өчен ниндидер чыгымнар тотмый, аларның эшчәнлеге эшмә­кәрләргә административ ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт. Әлбәттә инде, «Милли сәүдә маркасы» тамгасын алуга ирешкән җитештерүчеләрнең мөмкинлекләре зуррак. Мондый бренд сыйфат буенча югары дәрәҗәдә булган ризыкларга гына бирелә.

- «Милли сәүдә маркасы» билгесенең җаваплылыгын аңлыйбыз. Без сайлап алган бер генә җитештерүче сынатса да, ул башкаларның исеменә дә тап төшерә. Шуңа без ашыкмыйбыз. Сайлап алу бик җитди бара. Заявка бирүчеләр күп, әмма безнең таләпләрне белгәч, аларны кире алалар. «Челны-бройлер», «Татспиртпром», «Махеев» кебек үз брендлары булган җитештерүчеләр дә «Милли сәүдә маркасы» билгесен алырга тели икән, димәк, алар аның мөһимлеген күрә, - дип билгеләп үтте матбугат конференциясендә «Милли сәүдә маркасы» дәүләт унитар предприятиесе җитәкчесе Илсур Сафиуллин.

Бүгенге көндә бу исемне 8 җитештерүче алган, яңадан 12 гариза тикшерү үтә. Әлеге очракта әзер ризыкны лабораториядә карап, билгеле бер стандартларга туры килүен билгеләүне генә күздә тотарга кирәкми.

- Безнең өчен бөтен производствоның билгеле бер тәртипкә салынган булуы мөһим. Урыннарга барып, барысын тикшерәбез, - ди Илсур Сафиуллин.

Сөт ризыкларын җитештерүчеләрнең кулланучыдан 100 кмдан ерак булмаган радиуста урнашкан булулары да мөһим.
Крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Зөфәр Исмәгыйлев - Балык Бистәсеннән. Бүген ул «Милли сәүдә маркасы» исеме астында эшли башлаган.

- Без бер көнгә 7-8 тонна сөт эшкәртәбез, калган 10 тоннасы эшкәртелмәгән килеш Мәскәү, Владимир, Ульяновск өлкәләренә китә һәм үзебезгә үк әзер сөт ризыклары булып кайта. Иң мөһиме: нинди сыйфатта ул ризык, нинди эш­кәртүләр үткән. Монысы инде зур сорау астында. Безнең үзебезнең дә 17-18 тонна сөтне эшкәртеп, ризык итеп тәкъдим итү мөмкинлегебез бар, ләкин ничек сатып бетерәсең? Бездә җитештерелгән ризык бик сыйфатлы, халык яратып сатып ала. Моның бер дәлиле - сату нокталарында башка җитештерүчеләрнең ризыкларын да безнең исем белән саталар. Сыйфат бик яхшы булса да, зур күләмдә җитештерергә уйласаң, аны урнаштырып бетерү бик авыр. Теге кибеттә ун пачка, монысында унны сатып йөрү, бердән, чыгымлы, икенчедән, нәтиҗә бирми. Зур кибет челтәрләренә без үтеп керә алмыйбыз.

Бүгенге көндә бөтен өмет - «Милли сәүдә маркасы»нда, - ди фермер.
Зөфәр Исмәгыйлевнең зур кибет челтәрләренә үтеп керә алмавы аны танырга теләмәүләрендә генә дә түгел. «Пятёрочка», «Ашан», «Магнит» кебек сәүдә челтәрләре өчен товарлар зур күләмдә кирәк. «Милли сәүдә маркасы» дәүләт унитар предприятиесе республикадагы теге яки бу төр ризык җитештерүчеләрне бер исем астына җыйнап тәкъдим итәчәк. Бүгенге көндә «Зельгросс», «Августина», «Бәхетле» кибет челтәрләре белән килешү төзелгән, планда «Пятёрочка», «Ашан» һәм «Магнит» тора. Соңгыларының үзәкләре читтә урнашкан, шуңа күрә килешүләр төзү күпмедер вакытны ала.

«Милли сәүдә маркасы» тәкъдиме буенча, проектны үстерү максатыннан, зоналарда фестиваль-конкурслар үткәрелә. Аның чираттагысы - 30 апрельдә Әлмәттә. Чарага сөт һәм ит продукцияләре, икмәк-күмәч эшләнмәләре һәм сәнәгать товарлары җитештерүчеләре чакырыла. Фестиваль программасында авыл экология агротуризмы, дегустация, тамашачылар күңелен яулаган номинантларны билгеләү, конкурслар, викторина, музыкаль-мәгълүмати чаралар үткәрү каралган. Фестиваль-конкурста җиңүче «Милли сәүдә маркасы» сертификациясенә үз продукциясен тәкъдим итә ала. Әмма бу брендка ия булу өчен, фестивальдә катнашу мәҗбүри түгел. Заявкаларны конкурс сайлап алу турында катнашмаучылар да бирә ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading