16+

Казандагы чүп эшкәртү заводын Швейцария белән Япония оешмасы төзиячәк

Татарстанда һәм Мәскәү өлкәсендә калдыкларны утильләштерү буенча яңа технологияләр куллана башлыячаклар.

Казандагы чүп эшкәртү заводын Швейцария белән Япония оешмасы төзиячәк

Татарстанда һәм Мәскәү өлкәсендә калдыкларны утильләштерү буенча яңа технологияләр куллана башлыячаклар.

2017-2020 елларда коммуналь калдыкларны эшкәртү өчен Мәскәү өлкәсендә һәм Казанда дүрт завод төзеләчәк. Бу өлкәләрнең җыелган чүпне тиешенчә эшкәртеп бетерә алмавы белән бәйле.

Ил буенча ел саен 5,5 миллиард тонна чүп барлыкка килә. Экологлар сүзләренчә, әлеге чүпнең бары биш проценты гына кабат эшкәртелә. Калганнары ягыла, чүп полигоннарына чыгарыла, яки законлы булмаган чүплекләргә ыргытыла. Соңгылары легаль полигоннардан 20 тапкыр күбрәк. Биредә миллионлаган тонна чүп ыргытыла.

Мондый чүплекләр куркыныч инфекцияләр күчерүче кош-кортлар, күсе һәм тычканнар артуын да китереп чыгара.

Казан белән Мәскәү өлкәсендә исә Hitachi Zosen швейцария-япония компаниясе заводы төзеләчәк. Әлеге оешма дөнья буйлап 500дән артык завод торгызган инде.

Татарстанда коммуналь калдыклар саны 1 миллион 573 мең тоннага кадәр җитә. 2010 елдан калдыклар күләме 370 мең тоннага арткан.

Фото: ria.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading