16+

Казанга кар күрергә килегез!

Африканың Тунис дәүләтенең төньяк районнарында 10-15 елга бер кар явуы күзәтелә. Халык табигать могҗизасын карарга күрше-тирә илләрдән дә җыела икән, хәтта.

Казанга кар күрергә килегез!

Африканың Тунис дәүләтенең төньяк районнарында 10-15 елга бер кар явуы күзәтелә. Халык табигать могҗизасын карарга күрше-тирә илләрдән дә җыела икән, хәтта.

Моңа һич гаҗәпләнәсе түгел, чөнки үзебез дә Африкага охшый барабыз кебек. Татарстанда 30-40 ел элек ноябрь аенда чын кыш урнаша иде. Авыл агайлары инде ноябрьдә олы малларны да чалып, түшкәләрен амбар-келәтләргә элеп куйган еллар да булды. Без-балалар мәш килеп, тауда чанада һәм чаңгыда шуабыз. Кая ул элек ноябрьдә яңгыр яву, тотрыклы 10 градус салкыннар урнаша.
Үзгәрде табигать: ноябрьдә дә яңгыр, кайсы елны декабрьдә дә кар юк. Быел да инде декабрь аена якынлашабыз, ә кар күренми. Халык чанада һәм чаңгыда йөрергә зар-интизар. Ярар, кар яуганны көтеп тә торырбыз. Казанга Кыш бабай ничек килер, балчык һәм асфальт өстеннән чанасы шумас бит!

Казанмы соң инде ул мәсьәләне чишә алмаса? Декабрьдә шәһәрнең бөтен территориясендә кар булмаган очракта да, “Казан” гаилә үзәге янындагы үзәк Чыршы мәйданында чып-чын кыш хөкем сөрәчәк. Мәскәү фирмасы “кар яудырырга” кереште. Чыршы һәм Кыш бабай мәйданчыклары өчен 5 мең кубометр кар кирәк, инде 2 мең кубометр кар яудырылган. “Бер җирдә кар яумый, Казанга каян килгән ул кар?” - дисезме. Язсам, ышанмассыз, Казансу елгасыннан ява кар. Махсус агрегат (пушка) суны кар бөртекләренә әйләндерә. Самолет двигателе куәтләрендә бөтерелгән канат-пропельлер судан кар ясый. Агрегат 1 сәгать эчендә 8 кубометр кар барлыкка китерә, “Казан” гаилә үзәге янында ике агрегат эшли.

Африкада кар яудырырга шәп икән, әй. Ләкин, моның үз нечкәлекләре бар булып чыкты. Мәскәү фирмасы инженерлары аңлатканча, ясалма кар барлыкка китерү өчен һава температурасының кимендә -6 градус булуы шарт. Африканың көйдергеч кояшы астында каян табасың 6 градус салкынны? Иң кулай температура -10 – -15 градус, әлеге салкынлык шартларында агрегаттан кар февраль яки март бураннары кебек агыла икән.

“Казан” гаилә үзәге янында буран котыра. Яшел чирәмлектән килеп, “буранлы кыш” эченә кереп китү күңелдә каршылыклы һәм сәер хисләр уята.
“Бу ясалма кар сәламәтлеккә заралы түгелме икән?” - дигән сорау туарга мөмкин. Зарарлы түгел, чөнки кар ясауда бернинди химик матдәләр кулланылмый. Ясалма кар катнашмасы “су”+”һава”+”салкынлык” элементларыннан гыйбарәт. Җылы һава урнашкан очракта да, ясалма кар эреп агырга ашыкмый.

Кайбер ата-аналар кечкенә балаларын ияртеп, бирегә чанада яки чаңгыда шуарга килгән инде. Яшәгән җирләрегездә декабрьдә дә кар яумаса, Казанга килегез. “Казан” гаилә үзәге янында сезне чын кыш каршы алачак. Тик әлеге кыш арт-корылмасына керү түләүле. Борчылырга кирәкми, янәшәдәге Чыршы мәйданында да күңел ачыр өчен мөмкинлекләр җитәрлек булачак.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading