16+

Казанга киләм, димиләр, Казанга кайтам, диләр...

Камил Шамил улы ИСХАКОВны күпләр элеккеге Казан мэры буларак белә. Башкалабызның 1000 еллыгы дигән саллы тарих битендә аның әйтеп бетермәслек өлеше, маңгай тире тамган хезмәте бар. 17 ел Казан шәһәрен җитәкләгән Камил әфәнденең биредә берәр белмәгән тыкрыгы, берәр таныш булмаган агачы калдымы икән? Юктыр.

Казанга киләм, димиләр, Казанга кайтам, диләр...

Камил Шамил улы ИСХАКОВны күпләр элеккеге Казан мэры буларак белә. Башкалабызның 1000 еллыгы дигән саллы тарих битендә аның әйтеп бетермәслек өлеше, маңгай тире тамган хезмәте бар. 17 ел Казан шәһәрен җитәкләгән Камил әфәнденең биредә берәр белмәгән тыкрыгы, берәр таныш булмаган агачы калдымы икән? Юктыр.

Хәтта Казандагы эшчәнлеген тәмамлап, Ерак Көнчыгыш Федераль төбәгенә РФ Президентының вәкаләтле вәкиле, соңрак РФ төбәкләр үсеше министры урынбасары, аннан РФ Бөтендөнья Ислам Конференциясе Оешмасының (бүген - Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы. - Г.Җ.) даими вәкиле булганда да ул күңеленнән әлеге урам һәм урамчыкларны бер генә узмаган... Ни дисәң дә, туып үскән шәһәре белән 57 ел аерылгысыз булган кеше өчен тамырларны кузгату җиңел бирелмәгәндер. Бүген «Күңел тәрәзәсе»нең хөрмәтле кунагы Камил Шамил улы Казан хатирәләре белән генә түгел, йөрәк ядкарьләре белән дә уртаклашты.

«Әтидән алда өстәл янына утыру юк»
- Мин үземне шәһәр яисә авыл баласы дип аерып күрсәтә алмыйм, - дип сүз башлый Камил әфәнде, минем, шәһәр баласы авылныкыннан аерылып торамы, дигән соравыма җавап итеп. - Казанның Островский урамы, 76 нчы йортында туган булсам да, балачагым Казан янындагы Савиново бистәсендә узды. Ә анда шәһәр баласы дигән төшенчә гомумән юк, авыл кешесе кебек үк яшисең. Хуҗалык эшләре хәттин ашкан. Иртәдән кичкә кадәр безнең - 4 баланың бөтен көне диярлек сәгатьләп бүленгән. Әтием ул вакытта шофер булып эшли иде, котельныйдан шлак алып кайта тора, без шуны цемент белән бутап, шлакобетон ясыйбыз. Кичкә кулларның бер тамчы егәре калмый. Әнә шулай җиде ел буе үз көчебез белән эшләп, өй салып кердек без. Якын-тирәдә яшәгән малайларның көне урамда үтсә, безнең баш ишегалдыннан арыны күрмәгәндер дә. Шуңа да ул заманда егетләр алган урам тәрбиясе - яхшысы да, яманы да безне урап узды дисәм дә була. Безне хезмәт тәрбияләде.
- Һәм дә ки Шамил абый белән Илһамия апа?
- Анысы инде сүз дә юк. Әниебез Илһамия зур хәрефтән «Умница». Безне - дүрт баланы тәрбияләү күбрәк аның җилкәсенә төшкәндер. «Әтиегез ни әйтер», - ди иде әнием. Әтием кайтып, юынып, өстәл янына утырмыйча, без ашарга килми идек. Шулай өйрәтелгән - башта әти кайта, аннан балалар өстәл янына җыела. Җиңел яшәмәдек, балалар күп, кашык саны җитәрлек... Әтием исә безгә үрнәк - эталон булды - эшчән, кешелекле, җитди кеше иде ул. Безнең белән дәү әни дә яшәде. Аңа карата да хөрмәт зур булды - ул бик динле карчык иде, безгә догалар өйрәтеп калдырды.
- Балачакта талчыбык та, каеш та эләкмәгән инде алайса?
- Ничек эләкмәсен ди? Башта без кечкенә генә насыпной йортта бөтенебез бер бүлмәдә яши идек. Бүлмәнең кыл уртасында кукраеп мич утыра, сулда әти-әни караваты, алар өстендә безнең ятак. Уңда - тәрәзәләр. Ике тәрәзә уртасында - ачылмалы ишеге булган сәгать. Шуның эченә әти кырыну җайланмаларын куя иде. Кырынгычы һәм ГОИ пастасы ята анда. Һәркөнне кич эштән кайткач, әти шул җайланмаларын алып, кырына. Без малайлар карап торабыз. Шулай берчак мин иптәш малай белән мәктәпкә кия торган форманың каеш аелын чистартмакчы булдык. Әтинең ГОИсын аз гына тешләп өздем дә кире урынына алып куйдым. Әти эштән кайтып, әлеге көндәлек эшенә керешкәч, пастага уелып калган теш эзен күреп алмасынмы! Безне - өч малаен тезеп утыртып, кайсыгыз алды, дип сорады. Абый белән энем дә, шул исәптән мин дә, куркудан, юк, мин түгел, дибез. Шуннан әти пастаны алды да авызларны ачтырып, тешкә терәп карады. Шундук кем алганы, кем алдашуы да аңлашылды. Ничек өстәл артыннан мичкә кадәр чыгып очканымны сизми дә калдым. Әгәр дөресен әйтсәм, берни буласы түгел иде үзе. Башка әтигә ялган сүз сөйләгәнем булмады.
- Һөнәр сайлавыгызда, радиофизика юлына кереп китүегездә әтиегезнең дә өлеше булмый калмагандыр?
- Турыдан-туры әтинең тәэсире булмады. Күбрәк абыем Габдерәшит үрнәк күрсәткәндер дим. Ул авиация институтында укыды. Кечкенәдән без диодның ни икәнен белеп, үзебезчә чәнечкедән дә радио ясап, соңрак паяльник белән эш кырып йөрдек. Сигезенчедә укыганда мин инде физика юлы белән китәсемне тәгаенләгән идем. Мәктәптә «биш»кә генә укысам да, сигезенче сыйныфтан соң элемтә электр техникумына укырга киттем. Әмма анда читтән торып укырга туры килде. Гаилә советында минем эшкә урнашу мәсьәләсе каралды да (әйткәнемчә, әти-әнинең хезмәт хакы гына ишле гаиләгә җитәрлек түгел), мин Куйбышев исемендәге Казан химия заводына элемтә буенча электромонтер укучысы булып эшкә урнаштым. 36 сум хезмәт хакы алып, тиененә кадәр гаиләгә алып кайтып бирә идем.
(Бездә акчаны тулаем әнигә алып кайтып бирү каралган, ул аннан сиңа юллык, туңдырмалык акча бүлеп бирә. Үз кирәгеңә, үз белдегең белән акча туздыру ярамый.) Заводта премияләр дә булыштыра иде, анысы да иш янына куш дигәндәй... Аннан, иң әйбәте - анда әбәткә акча кирәкми иде. Зыянлы җитештерү тармагы булгач, сөт китерәләр иде. Менә шул сөтне ак күмәч белән суктырып куясың да...

«Мин карьерист булмадым!»
- Техникум белемен алгач, Сез КДУда радиофизик белгечлегенә укыгансыз...
Дүрт ел заводта эшләп, 5 нче разрядлы монтер булгач, читтән торып укып, техникум дипломын алгач, көндезге бүлектә университетны тәмамладым. Аңа кадәр 24 нче эшче яшьләр кичке мәктәбендә укыдым әле мин.
Андагы математика укытучымны хәзер дә бик еш искә алам. Менә укыта белә иде ул, нинди генә кызыксындыру чаралары күрмәде! Мисалга, кызыл төстәге карточка биремнәрен чишсәң - «биш»ле, яшел төстәгесенә тешең үтсә - «дүрт»ле... Мин бер дәрестә җиде кызыл төстәгесен чиштем - әй мактады инде үземне укытучым. Шулай үсендерә-үсендерә, фәнен яраттыра белә иде ул.
- Камил әфәнде, Сезнең хезмәт биографиягезне карасаң, шактый эре адымнар белән күтәрелгәнегезгә игътибар итәсең. ВЛКСМның район комитетының беренче секретаре, НПО «Алгоритм» Казан фәнни-укыту, җитештерү үзәге генераль директоры, кырык яшегездә Казан шәһәрен җитәкләү... Моңа нәрсә сәбәпче - карьерист булуыгызмы, әллә Сезгә уңыш гел күзен кысып тордымы?
- Мин бервакытта да карьерист булмадым. Башны күтәрми эшләдем генә. Әгәр шулай эшләсәң, сине барыбер күреп алалар, хезмәтнең югарырак баскычтагысын тәкъдим итәләр иде әле ул вакытта. Ә болай мин һәрвакыт эшләгән эшемнән бик авырлык белән аерыла, күз яшьләре белән китә идем. Холкым шундый, күрәсең - мин эшемә ияләшәм, аны яратып эшлим. Шул ияләнү аркасында соңыннан кубарылып китү дә авыр. КПСС райкомыннан шәһәр башкарма комитетына гына теләп киткәнмендер. Аның сәбәбе бик гади - мин хуҗалык эше булуын яратам, «бла-бла-бла» эш минеке түгел. Әмма сигез ел райкомда эшләгән вакытымны юкка узган дип әйтә алмыйм. Мин бөтен җирдә актив идем, спорт буенча чаралар уздырып килдек, поэзия клубын булдырдык. Анда эшләгән елларны үзе бер поэма итеп искә алырлык.
- Физик һәм поэма? Сөйләмегезгә игътибар итсәң, Сездә шагыйрьлек таланты да булмаган түгел бугай?
- Юкка гына физик - лирик димәгәннәрдер инде ул. Мин кечкенәдән Пушкин шигырьләрен яттан беләм, М.Җәлил иҗатына мөкиббән.
- Юк, мин әле үзегез дә каләм тибрәткәнсез бугай дим...
- Шигырьләр язгалаштырдым.
- Алар сакланганмы?
- Башымда. Күбесе мәхәббәт хисенә бәйле инде... Менә берсе - җавапсыз мәхәббәт хакында. Университетта укыганда мин яратып йөргән кыз: «Мин сиңа бары тик абыема караган кебек карыйм», - дигәч туган иде ул.
Как принять мне функции брата,
Ведь я так люблю тебя...
Где мне найти силы стократной,
Чтоб суметь побороть себя?
Где набраться мнестолько терпенья,
Чтоб смотреть на тебя не любя?
Как минуты большого волненья
Принимать не всерьез, а шутя?..

- дип, җәмгысы җиде куплетлы шигырьне хәтерендә яңартып алды Камил әфәнде.
- Камил абый, нәселегездә шагыйрьләр булмагандыр бит?
- Әле күптән түгел генә шәҗәрәмне төзеттергән идем. Баксаң, без Софья Гобәйдуллина белән бер нәселдән икән, тамырларыбыз тоташа. Минем үзем өчен дә бер ачыш булды ул. Заманында бит мин аңа, 1000 еллык уңаеннан Казан гимны язмассызмы икән, дип мөрәҗәгать иткән идем.

17 ел буе - бер кабинетта
- Сезнең мэрлык чорына туры килгән 1000 еллык тантанасына инде тәҗрибәле җитәкче буларак бернинди куркусыз алынгансыздыр?
- Әле менә искә алгач, үзем дә шаккатам. Мин бер кабинетта 17 ел буе эшләгәнмен икән. 1989 елның февраленнән алып 2005 елның ноябренә кадәр. Тәҗрибә туплангандыр инде... Юк, бер карасаң, мэр булырга беркайда да өйрәтмиләр. Мин дә аңа үзлегемнән өйрәндем. Ул бик катлаулы да, четерекле дә эш. Биш еллап өйрәндем, шуннан биш еллап үз программамны булдырдым, аннан соңгы биш елда шул программаны тормышка ашыра башладым дисәм дә була.
- Һәм соңгы бишьеллыкка тарихтагы әлеге зур вакыйга да теркәлеп калды...
- Без аңа шактый озак әзерләндек. Моңарчы туристлык ягыннан башкалар өчен ябык шәһәр булганга күрә, иң элгәре саллы дәлилләр табу кирәк иде. Кремль музей-тыюлыгы зонасында алып барылган казу эшләре белән табылган экспонатларны Германия, Франция, Италия, Мисыр кебек илләргә җибәреп, алардагы фәнни лабораторияләрдән 200дән артык дәлилләүче рәсми документ алдык. Шул ук Кремль җирлегендә табылган пыяла муенсаны шактый өлкән яшьтәге белгеч - швед картына алып барган идек. Аның, әлеге казылма байлыкны күрүгә, куллары калтырый башлады - зур фәнни тәҗрибәсе булган белгеч, мондый экспонатны үз гомеремдә икенче тапкыр күрәм, дип белдерде. Меңьеллыгыбыз алдыннан алып барылган эш турында мин туктаусыз сөйли алам. Без аңа бөтен яктан әзерлек белән килдек, шөкер, йөзебез кызарырлык булмады.
- Шушы ук чара уңаеннан Сезнең инициатива белән Казан метролы булды дип беләм. Башыгызга бәла алудан курыкмадыгызмы?
- Аңа китсә, бөтен эш тә башыңа бәла алу. Бик күп шәһәрләрнең мэрлары бернинди эш кырмый утыра. Андый эшсезлеккә җаваплары да әзер. Ә безнең команда җиңәбез дип эшләде.
- Мин Сезнең төннәрен беркемгә әйтми-нитми Казан урамнары буйлап эш барышын тикшереп, эшчеләрне барлап йөрүегез турында ишеткән идем...
- Минем турыда, күп ачулана, кырыс, дияләр иде инде анысы... Халык әйткәч, ул сүзләрдә хаклык булгандыр. Әмма мин тормышта һәрвакыт үз үрнәгем белән эшләтә торган кеше. «Алгоритм» төзегән вакытларда, галстук белән пинҗәгемне салып, җиңнәремне сызганып, үзем эшкә тотына идем. Ярты көнем кабинетта узса, калган яртысы төзүчеләр белән беррәттән төзелештә үтте. Миңа карап, эшчеләр дә тизрәк хәрәкәтләнә башлый, дигәндәй. Меңьеллык алдыннан урамнарда төннәрен йөрергә туры килде - бәйрәм якынлашкан саен, алҗу арта барды, кеше тоннель башындагы яктылыкны күрми башлады. Мин ничек йоклап ятыйм ди? Ел дәвамында бернинди ялларсыз тәүлегенә күп дигәндә 3-4 сәгать йокларга туры килә иде. Ул вакытта мин әле кеше организмының мөмкинлекләренә дә шаккаттым - кирәктә анысына да түзеп була икән.
- Сезнең кул астындагыларга нәрсә тыелган иде?
- Алдашу һәм аракы эчү. Аларның икесе дә гадәт, ә гадәттән котылып була. Минем белән эшләргә теләүчеләр моны тиз отып алды, командамда кеше еш алышынды дип әйтә алмыйм. Нәкъ минем кадәр 17шәр ел эшләгән хезмәткәрләр булды.
- Шәһәрдәшләргә булган мөнәсәбәткә килсәк...
- Шәһәрнең үзәгендә туган кеше буларак (хәзер анда «Баскет-холл» бинасы) мин төп казанлыларның нинди шартларда яшәгәнен бик яхшы белә идем. Трущобаларда гомер кичергән ул кешеләр кайчан да булса чиста, якты, иркен торакларга күчү турында, бәлки, хыялланудан да туктаган булгандыр. Программа булдырып, 100 меңнән артык кешегә шундый куаныч бүләк итү - хезмәт елларымның иң матур нәтиҗәсе. Халык белән гел аралашып яшәдек дияр идем - халыктан килгән һәр хатны башта үзем укый идем. Контроль бер юнәлештән дә китмәде - социаль тармакмы ул, мәгарифме, төзелешме... Мин шуңа да хәзер җиде районнан биш район калуын белгәч, бик борчылдым. Без эшләгән заманда мин халык белән эшләүче префектура кебек бүлекчәләр санын иллегә җиткерергә теләгән идем. Алар саны никадәр күбрәк була, шуның кадәр хакимият халыкка якынрак дигән сүз. Әле быел Совет районы Сабан туенда Соцгородтан килгән кешеләрне күреп аптырадым: «Нишләп йөрисез сез монда?» - димен. Баксаң, аларда Сабан туе үтми икән. Минем өчен иң авыры - хәзер Казанда интеллектуальлеккә урын тарая башлаган икән. Башкалабыз «Купи-продай» шәһәренә әверелеп бара. Ә безнең бит дөньяда тиңе булмаган авиация тармагыбыз бар, мотор төзүчеләребез ни тора!..
- Универсиадага булган әзерлеккә карашыгыз нинди?
- Комментарийларсыз.

«Дипломат эше минеке түгел»
- Казаннан соң цивилизациядән шактый ерак торган Ерак Көнчыгышка китү җиңелләрдән булмагандыр?

- Гомумән, Казаннан аерылып китү кыен булды. 57 ел буе яшәгән, шуның 17 елын мэр булган туган шәһәреңне ташлап китеп кара син!.. Кайтам, дип киттем. Гомумән, Казанга киләм дими, Казанга кайтам, дип әйтә бит татар халкы. Мин барып урнашкан вакытта Федераль максатчан программа буенча Ерак Көнчыгыш округына елына 2 млрд сум акча каралган иде - нинди алга китеш булсын анда? Мин эшләгән чорда әлеге сумма 500 млрд сумга кадәр җитте. Бик артта калган төбәк ул, менталитет та, тормыш-көнкүреш тә бездән шактый кайтыш. Әмма мин барыбер яратып, булсын, дип эшләдем. Шуңа да мине соңрак Владимир Владимирович Путин, юк вазифаны бар итеп, төбәкләр үсеше министры урынбасары итте. Үзенең Президентлык вәкаләтләрен тәмамлар алдыннан исә Ислам Конференциясе Оешмасына даими вәкил итеп билгеләде.
- Әмма бу эш гомумән Сезнеке түгел иде бугай?
- Дипломат эше минеке түгел. Әмма мин барганда, әлеге оешмада булып та, Россиянең үз бинасы юк иде. Хәзер аның искиткеч бинасы бар - рәхәтләнеп эшлә генә. Мин анда тапшырылган вәкаләтемне тулаем үтәп киттем, намусым чиста. Хәзер менә вакытлыча ялда. РФ Президенты администрациясе резервында мин. Эшкә кагылышлы тәкъдимнәр турында уйланам. Әмма тәгаен кая барачагымны хәзергә әйтәсем килми.

Фәния-матурым
- Камил абый, күптән түгел генә әтиегез арабыздан китте. Әниегез бүген кем карамагында?
- Әтиебезне югалттык шул... Аның каты авыру хәбәре килеп ирешү белән, Казанга кайттым. Соңгы көннәре, сәгатьләрендә бергә булдык. Әтием төзеткән «Казан нуры» мәчетен карап-барлап, төзекләндереп торуны үземнең изге бурычым дип саныйм. Әнием Илһамия хәзер сеңлем Рәшидә гаиләсе белән яши. Сеңлем инде пенсиядә. Энебез Наилнең вафатына да күп вакыт узды. Абыем Габдерәшит Казанда төзүче булып эшли. Аралашып яшибез.
- Инде хәзер үз гаиләгез турында ишетик.
- Фәния-матурым белән 1970 елда өйләнештек, миннән бер яшькә кече ул - 1950 елгы. Кызыбыз Тереза - 70 нче, кечесе Альбина 1983 елгылар. Олы кызым хәйриячелек эше белән шөгыльләнә, кечесенең Мәскәүдә компьютер технологияләре буенча үз ширкәте бар. Оныгым Карина исемле. Әле Тереза алар янына тагын биш баланы уллыкка-кызлыкка алды. Гаиләбез ишле.
- Камил абый, Сезнең эш графигы белән гаиләгә игътибар җитә идеме соң?
- Юк шул - иң зур гөнаһым да шулдыр. Балаларга үрнәк, терәк булганмындыр, әмма тәрбия күпчелек Фәния-матурымнан булды. Минеке кебек хатын башка юк. Шуңа да «яратам» сүзен еш әйтәм.
- Тормышта үкенечләр калганмы, Камил абый?
- Юктыр, вакытында һәр нәрсәгә өлгерергә тырыштым, күз уңыннан ычкындырмадым кебек.
- Димәк, язмыш салган юлдан Сез бәхет белән янәшә атлыйсыз?
- Аллага шөкер. Мин тормышымнан бик канәгать. Ихлас әйтәм, мин тормыш юлымда очраган кешеләргә яхшылык кына эшләргә тырыштым. Киләчәктә дә эшемне дәвам итәргә, гаиләм белән бергә тигезлектә яшәргә язсын иде, дип телим.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading