Шәһри Казан

Казанга төлкеләр һөҗүм итә

Җәй айларында төлкеләр авыл халкын тынгысызласа, хәзер инде калаларга йөз тота башлады. Социаль челтәрләрдә төлкеләрнең Казанның төрле җирләрендә төшерелгән фотоларына тап булырга мөмкин. Күптән түгел берсен хәтта Җиңү проспекты янындагы балалар бакчасында да очратканнар, дип хәбәр итә sntat.ru сайты.

Татарстанның хайваннар дөньясы объектларын саклау идарәсендә әйтүләренчә, төлкеләрнең шәһәр җиренә тәпи басуына аларның котырганлыгы сәбәп булырга мөмкин. Чөнки котырган хайван үз-үзен белештерми. Шуңа күрә алар янына якын да бара күрмәгез. Быел төлкеләр шәхси йортларга да еш кереп йөргән, үз хуҗалыгында аларның мәетләрен табучылар да булган. Мин дә Чаллы-Казан трассасында тапталган төлкеләрне еш күреп, гаҗәпкә кала идем.

Сентябрь башында язган идек инде: узган ел республикада хайваннарның котыру очраклары, быелгы белән чагыштырганда, дүрт тапкыр күбрәк булган. Республиканың Министрлар Кабинеты каршындагы баш ветеринария идарәсендә әйтүләренчә, кешегә ташланган, йорт хайваннарына һөҗүм иткән котырган кыргый хайваннар арасында беренчелек - төлкеләрдә. Аларның кыйбласы шәһәр ягына авышу ачлыкка да бәйле булырга мөмкин икән. Урманда тычканнар беткәч, кыргый хайваннар чүплектәге калдык-постыктан да авыз итүдән җирәнми. Әмма 2011 елда бер төлкенең ни рәвешле Казан Кирмәненә кадәр барып җитүе әле дә акылга сыймый.

Бернича атна элек Татарстанда кондызларның артуы турында да хәбәр иткән идек. Татарстанның хайваннар дөньясы объектларын саклау идарәсенең бүлек җитәкчесе Ринат Чиспияков әйткәнчә, моңарчы кондыз тиресенә сорау зур булса, бүген андый эш белән шөгыльләнүчеләр бик аз. Бу күренеш җәнлекләрнең үрчүенә китерә дә инде. Баксаң, төлкеләр дә, хайваннарның тиресенә кызыксыну сүрелү сәбәпле, мыжлый башлаган.

- Хәзер төлкеләрне һәвәскәр сунарчылар гына ата. Ә аларга ау сезоны 15 гыйнварда гына ачылачак. Төлкеләрнең нәрсә аркасында шулай холыксызлануын Яңа елдан соң ачыкларбыз, - диде Ринат Чиспияков.

Реклама

Фото: sntat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: