16+

Казанның Җиңү паркында пляж барлыкка киләчәк

Быел башкалада дүрт муниципаль пляж ачылачак. Болардан тыш, тагын бер пляж коммерция нигезендә оештырыла.

Казанның Җиңү паркында пляж барлыкка киләчәк

Быел башкалада дүрт муниципаль пляж ачылачак. Болардан тыш, тагын бер пляж коммерция нигезендә оештырыла.

Шәһәр башкарма комитетының Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Фердинанд Тимерханов коену сезоны башына Казанда дүрт муниципаль пляж әзерләнгәнен хәбәр итте. Алар - «Локомотив» Түбән Заречье, Глубокое күле, Комсомольское күле, Изумрудное күле. Соңгысы коммерция нигезендә оештырыла.
Казан шәһәре мэры боерыгы нигезендә, су янында ял итү өчен санкция бирелгән ике яңа урын җиһазлана. «Пляжларны һәм су янында ял итүнең оештырылган урыннарын әзерләү план нигезендә булдырыла. Тәкъдим ителгән вариантларны өйрәнгәннән соң, ял итү урыннары Аккош күлендә һәм Җиңү паркында оештырылырга тиешлеге турында карар кабул ителде. Моның өчен, сулык төпләре куркыныч предметларга тикшерү, шулай ук су һәм ком лаборатория тикшерелүенә бирелде», - дип хәбәр итә Фердинанд Тимерханов.
Хәзерге вакытта Аккош күлендә һәм Җиңү паркында коткаручылар һәм медицина хезмәткәрләре өчен урыннар әзерләнә. 17 апрельдән башлап, Казанда коткаручыларга кандидатлар әзерләү эше алып барыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading