16+

Казанның күп балалы гаиләләренә җир кишәрлекләре сентябрь аенда бирелә

Казанның Константиновка, Зур Дәрвишләр бистәләре һәм Биектау районының Дачный, Красносельский авыл җирлекләрендә җир кишәрлекләре тиешле хуҗаларына тапшырыла.

Казанның күп балалы гаиләләренә җир кишәрлекләре сентябрь аенда бирелә

Казанның Константиновка, Зур Дәрвишләр бистәләре һәм Биектау районының Дачный, Красносельский авыл җирлекләрендә җир кишәрлекләре тиешле хуҗаларына тапшырыла.

Казанның күп балалы гаиләләренә гомуми мәйданы 639,2 гектар тәшкил иткән җир кишәрлекләре тапшырылган. Бу җир урыннары өчен Россия милке кармагында санала. Бу хакта Казан мэриясенең рәсми сайты хәбәр итә.

Кишәрлекләр Казанның Константиновка һәм Зур Дәрвишләр бистәләре һәм Татарстанның Биектау районының Дачный һәм Красносельский авыл җирлекләре янында урнашкан. Бу җирләрнең Татарстан милке карамагана тапшырганнан соң, Казанның 2,8 меңнән артык күп балалы гаиләсе бушлай җир кишәрлекләре алачак. Җир урыннары сентябрь аенда бүлеп бирелә башлый.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән килешкәннән соң, Константиновка һәм Зур Дәрбишләр бистәләре янындагы 465тән артык җир кишәрлеге дүрт, биш һәм аннан күбрәк балалы гаиләләргә бүлеп бирергә кабул иткәннәр.

Моннан тыш, бүген Казан муниципалитеты милкенә Татарстанның Биектау (Каймар бистәсеннән көнчыгыштарак) һәм Лаеш (Сокура бистәсеннән төньяктарак) районнарындагы гомум мәйданы 219 гектар тәшкил иткән иткән өстәмә территорияләр дә кабул ителгән. Тагын 11 гектар җир 2016 елның август-сентябрь аенда муниципаль милеккә тапшырылырга тиеш. Бу 1500дән артык күп балалы гаиләне бушлай җир белән тәэмин итәргә булышачак. Бу кишәрлекләр дә сентябрь аенда бүленә башлар дип ниятләнә.

Шул рәвешле, элек федераль үзәккә һәм Биектау, Лаеш районнарына караган җирләрне Казанга тапшыргач, республиканың 4300 күп балалы гаиләсе җир кишәрлекләре алачак.

Моннан тыш, июнь ахырында республиканың Лаеш районы Сокура бистәсендәге өстәмә 261 җир кишәрлеге дәүләт кадастр исәбенә куелып, Казан милкенә тапшырылган. 18 июль көне әлеге җир кишәрлекләрен күп балалы гаиләләр арасында бүлеп бирү буенча беренче комиссия була. Июль аенда 8 комиссия үтәргә тиеш, аларга 261 күп балалы гаилә җир кишәрлеген сайларга чакырыла.

Искәртеп узабыз: күп балалы гаиләләргә иң башта Татарстанның Лаеш һәм Биектау районнарындагы 466,7 гектар җир кишәрлеге тәкъдим ителде. Казан башкарма комитетының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты үткәргән 146 комиссия нәтиҗәсе буенча 2650 күп балалы гаилә әлеге территорияләрдә җир кишәрлекләре алды.

Казанның күп балалы гаиләләренә җир 2012 елда бүленә башлады. Бушлай җир алырга хокуклы гаиләләр саны дүрт елда 7 тапкыр - 1 158дән 8 358гә арткан. Соңгы елда Казанда күп балалы гаиләләр саны өчтән бер тапкыр күбәйгән. Ай саен шәһәр районнары хакимиятләре 100дән 120гә кадәр күп балалы гаиләне теркәп, исәпкә бастыра.

Искәртеп узабыз: күп балалы гаиләләр бушлай җир кишәрлегенә хокук алу өчен документларны Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр рәсми порталында электрон рәвештә тапшыра ала. Шулай ук Җир һәм милек мөнәсәбәтләре сайтында бушлай җир алу буенча исәпкә басу өчен кирәкле документлар исемлеге һәм бүленә торган кишәрлекләрен картасы белән танышырга була.



tatar-inform.ru

Фото: i.ytimg.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading