Шәһри Казан

Казанны һәм Адмиралтия бистәсен халыкара танылу көтә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә, Казанның тарихи биналарын торгызу һәм төзекләндерү эшләре бара. Чираттагы җитди проектларның берсе - Адмиралтия бистәсе, аны туристлык үзәгенә әверелдерү концепциясе 2030 елга кадәрге вакытка исәпләнелгән.

Тарихка күз салсак, Адмиралтия бистәсе Казанның Идел буенда Петр I әмере буенча төзелгән. Бишбалта авылын һәм Зилант монастыре җирләренең бер өлешен колачлаган мәйдандагы төзелеш эшләрен 1722 елның маенда Петр I шәхсән үзләре дә карап, мактап киткән. 1718‑1829 елларда гамәлдә булган Адмиралтия бистәсендә лашманчылар тарафыннан 400 кораб төзелгән. Шулай ук безнең осталар төзегән «Тверь» галерасында 1767 елда патшабикә Екатерина II Тверьдән Сембергә сәяхәте вакытында Казанда тукталыш ясаган. Казанга бүләк итеп калдырылган «Тверь» корабы Киров районындагы «Петрушкин двор» тирәсендә әле 1956 елга кадәр сакланган. Кызганыч, тарихи кораб янган.

Казанда берничә көн элек «Inserts Инсерты-Адмиралтия бистәсе» темасына халыкара семинар булып үтте. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, Барселона шәһәренең элекке баш архитекторы Хосе Асебильо, профессорлар Элиас Торрес, Сержи Година (Барселона), Элиа Зенгелис (Афина), Александр Иванчич (Сербия), Летиция Каруццо (Милан) да катнашты. Хосе Асебильо инде бүгеннән үк, Казанны һәм Адмиралтия бистәсен тиздән дөньядагы бөтен кеше танып беләчәк, дип хыяллана. Казан шәһәре баш архитекторы Татьяна Прокофьева әйтүенчә, семинарда Казансу елгасының элеккеге су юлын төзекләндерү проекты турында фикер алышканнар. Тарихи-мәдәни паркта «Тверь» галерасын да торгызу ниятләнелә. Адмиралтия бистәсендәге заводлар, складлар күчереләчәк. Проектта яңа мәктәп, дүрт урында балалар бакчасы, юл-транспорт чишелешләре төзү каралган. Башкала мэры Илсур Метшин:

- Идел буе төзекләндереләчәк, анда барлыкка киләчәк конгресс-үзәк проектына халыкара конкурс игълан ителәчәк. Дөньякүләм танылган архитекторларга, гаҗәп, Казанның соңгы елларда сафка баскан биналарыннан бигрәк, Камал театры белән «Казан» милли мәдәният үзәге ошады. Алар СССР дәверендә төзелгән әлеге биналарны архитектура үрнәге дип бәяләделәр. Әлеге биналарның проектлары Бөтенсоюз конкурсында җиңеп чыккан булган, - диде.

Британия архитекторлары король институтының мактаулы әгъзасы Хосе Асебильо шәһәребезнең Адмиралтия бистәсен бөтен дөньяга танытырга җыена икән, без моңа шат кына.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: