16+

Казанны пычратучылар ачыкланды

Башкалада 277 төзелеш мәйданчыгының 202сендә эш кайный. Төзелешләрнең булуы өметле күренеш, әлбәттә. Ләкин мәйданчыклардагы саз-балчык Казан урамнарына вулкан измәсе кебек ага.

Казанны пычратучылар ачыкланды

Башкалада 277 төзелеш мәйданчыгының 202сендә эш кайный. Төзелешләрнең булуы өметле күренеш, әлбәттә. Ләкин мәйданчыклардагы саз-балчык Казан урамнарына вулкан измәсе кебек ага.

- Төзелеш мәйданчыкларының яртысында йөк машиналары тәгәрмәчләрен юдырту пунктлары эшләнмәгән. Булганнары да күз буяу өчен генә тора. Балчык-ком шәһәр урамнарын гына пычратып калмыйча, яңгыр-кар сулары агу челтәрен дә тыгылдыра. «Казан» төзелеш-җитештерү берләшмәсе, «Стройхимсервис», «КазаньЦентрСтрой», «Ак Таш» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр, «Казан метро төзелеше» муниципаль унитар предприятиесе, «Казан җылылык челтәре компаниясе» ачык акционерлык җәмгыяте - шәһәрне иң күп пычратучылар, - ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Рамил Муллин.
Казанны пычратучы төзелеш оешмаларына 8 миллион 911 мең сум штраф салынган, шуның 4 миллион 600 мең сумы инде түләттерелгән. Төзелеш мәйданчыкларын тиешле тәртиптә тотмаучыларга Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар кодексының 3.6 нчы маддәсе нигезендә: физик затларга 5 - мең сумга, җитәкчеләргә - 30 мең сумга, ә кагыйдә бозу кабат күзәтелсә, 50 мең сумга кадәр штраф салына. Юридик затларга - 500 мең сумга, ә икенче мәртәбә эләккәндә бер миллион сумга кадәр штраф языла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading