Шәһри Казан

Казанның тарихи үзәге тыюлыкка әверелә

Татарстан башкаласының тарихи үзәге тыюлык булачак. Мәдәни мирас биналарының саклаулы зонасы турында яңа проект әзерләнде. Ул шәһәр Думасының 22 сентябрьдә узачак сессиясе каравына куелачак.

«Казандагы иң әһәмиятле 36 тарихи-архитектура һәйкәлен каплаячак төзелешкә минем дә, Премьер-министрның да, Фоминның да, Прокофьеваның да рөхсәт бирергә хакы булмаска тиеш», - диде мэр Илсур Метшин «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә.
Баш архитектор Татьяна Прокофьева чыгышында әйтелгәнчә, бу проект шәһәрнең тарихи үзәгендә алып барылачак төзелешләрнең катгый кагыйдәләрен билгеләячәк. Казандагы иң әһәмиятле 36 тарихи-архитектура һәйкәле һәр тарафтан иркен һәм ачык күренеп торырга тиеш.
Мәсәлән, Кремльнең Киров һәм Ленин дамбалары, Миллениум күпере, Идел елгасы тарафларыннан ачык күренүе катгый таләп. Зилант монастырен әһәмияте ягыннан икенче урындагы һәйкәл буларак саклау күздә тотыла. Казанда саклаулы зона 900 гектар мәйданны биләячәк, ул 342 тарихи-архитектура һәйкәлен колачлый. Проектта Кремльдән тыш, гомумән, 530 объект исәпкә алынган.
Яңа проектка тарихи-архитектура һәйкәле саналмаучы, ләкин шәһәр территориясен формалаштыручы тагын 422 урын (урамнар, мәйданнар, яр буйлары һ.б.) кертелгән. Аларда төзелешләр алып баручыларга таләпләр ул кадәр катгый түгел, ләкин төзүчеләр шәһәрнең тарихи йөзен сакларга бурычлы. 1988 елда кабул ителгән Казанның саклаулы зонасы проекты инде бүгенге таләпләргә җавап бирми. Әлеге проект саклаулы зонада төзелешләрне чикләгән булган.
Мэр Илсур Метшин: «Саклаулы зона турындагы проектны иң тәҗрибәле белгечләр составындагы коллектив әзерләде. Проект дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасы тарафыннан уңай бәяләмә алды. Казан - тарихи биналарны төзекләндерүгә ныклап керешкән бердәнбер шәһәр. Әле соң түгел», - диде.
Шәһәр Думасы саклаулы зона турындагы проектны хуплаган нәүбәттә, документ республиканың Министрлар Кабинеты каравына тапшырылачак. Республика дәрәҗәсендә кабул ителгәннән соң саклаулы зона проекты закон көче алып, төзелеш һәм җирдән файдалану кагыйдәләре составына кертеләчәк.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: