16+

Казанның юл хезмәте кышка әзер

Казанның юл хезмәте 15 октябрьдән кышкы эш режимына күчә. Һава торышы кискен үзгәрүе сәбәпле, техника һәм җаваплы кешеләр октябрь башыннан бирле тәүлек әйләнәсе кизү тора.

Шәһәрнең юл хезмәтләре барлыгы 20 миллион кв. метрдан артык мәйдан юл өслеген җыештырырга тиеш, ул район хакимиятләре арасында бүленгән. Кышын юлларда 566 берәмлек техника эшләячәк, бүгенгә аларның 432се, ягъни 76 проценты тулысынча әзер. Һәр елдагыча, юлларны бозлавыкка каршы эшкәртүгә ике төрле материал: бозлавыкка каршы каты реагент һәм тозлы ком кулланылачак. Кышка 117 мең тонна тозлы ком кирәк булуы планга кертелгән, хәзерге вакытта тоз белән комны бергә кушып болгату эше алып барыла. Каты реагент исә 6,5 мең тонна сатып алынган, декабрьдә тагын 6,7 мең тонна алу ниятләнә.

Фото: http://www.tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading