16+

Күңелле ял көннәре телибез!

Ял көнегезне күңелле, файдалы һәм истә калырлык итеп үткәрү өчен чаралара исемлеген тәкъдим итәбез.

Күңелле ял көннәре телибез!

Ял көнегезне күңелле, файдалы һәм истә калырлык итеп үткәрү өчен чаралара исемлеген тәкъдим итәбез.

Зообакча бәйрәмгә дәшә

Бүген Казан зообакчасында зоопаркка 210 ел тулу уңаеннан, бәйрәм оештырыла. "Бу көнне уку сыйныфында кунакларны уеннар һәм мастер-класслар көтә. Теләге булган һәркем зур бәйрәм открыткасына юбилей белән котлап, теләкләрен дә язып калдыра алачак. Моннан тыш, хәйрия зоолотереясы да уйнатылачак. Бер генә кеше дә бүләксез кайтып кимәс, дип вәгъдә итә оештыручылар.
Вакыты: 11.00
Җиңү паркындагы фотокүргәзмә
Әгәр ял көннәрендә Җиңү паркында булырга туры килсә, Россия Геройларына багышланган фотокүргәзмәне дә күрми китмәгез. Әлеге күргәзмә бер ай дәвамында - 9 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр эшләячәк.
Вакыты: көн озынына
"Кышкы бульвар" күңел ачу мәйданы
Бу ялларда "Мега" сәүдә үзәгендә дә "Кышкы бульвар" дип исемләнгән күңел ачу мәйданы ачылды. Бәйрәм кунакларын карусельлар, таулар, балалар өчен анимацияләр программасы, тематик фотога төшү мәйданы, Яңа ел чыршысы һәм Санта Клаус белән очрашу көтә. Моннан тыш, кышкы җиһазлардан бушлай файдалану мөмкинлеге дә булачак.
Эбру буенча мастер-класс
Бертуган Васильевлар остаханәсендә суда Эбру сәнгате буенча рәсем ясау мастер-классына килегез. Эбру - борынгы көнчыгыш сәнгате. "Йөзеп йөрүче" фонда рәсем ясанан вакытта, аны төрле өслеккә күчерергә мөмкин.
Вакыты: 14.00
"Гаҗәеп төш" тамашасы
Бүген Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе гадәти булмаган тамаша тәкъдим итә. «Новый балет» Мәскәү Дәүләт музыкаль театрының балалар өчен әзерләгән тамашасы «Гаҗәеп төш» дип атала. (Башлана:12.00) Моннан кала, сәгать 18.00 дә «Кармина Бурана» белән «Болеро» бер актлы спектакльләре дә күрсәтелә.
Театрларда
Татар дәүләт «Әкият» курчак театрында бүген «Красная шапочка» (Ш.Перро, Л.Блинов пьесасы) (Башлана: 11.00, 13.00) һәм «Кыш бабай бүләге» (Н.Абрамцева, Л.Лерон тәрҗемәсе) (Башлана: 15.00) күрсәтелә.
Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында - «Риголетто» (Д.Верди) Операсы (Башлана: 18.00), К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында - «Төш» (Т.Миңнуллин) (Башлана:17.00) спектакле куела.
Болак буе таетрында "Сказка солдатик" (Вакыты: 11.00), Казан дәүләт яшь тамашачылар театрында - "Пигмалион, или история одного пари" (Вакыты:18.30) спектакле тәкъдим ителә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading