Шәһри Казан

Кемдә нәрсә, ә бездә Сабан туе!

Календарьдагы кызыл көн генә түгел, татар халкының яратып көтеп алган кадерле милли бәйрәме ул. Сабан туе дигәндә, авыл урамы буйлап гармун тартып, кулдан чигелгән сөлгеләр җыеп йөргән бер төркем яшьләр күз алдына килеп баса. Шөкер, әле андый гадәт республикабызның күп кенә авылларында сакланып та калды.

Реклама

Инде хәзер кала-өлкә Сабан туйлары уздыру матур гадәткә әверелсә дә, Сабан туе барыбер иң әүвәл авыл бәйрәме. Язгы кыр эшләрен йомгаклап, бисмилласы белән Ходайдан хәерлесен сорап, көзгә мул уңышка өмет баглаган авыл кешесе бәйрәме ул. Күкрәккә терәп кисәрлек икмәк табынга менеп кунаклаганчы, күпме маңгай тире, җан егәре түгәсен бер ул гына белә!.. Авыл кешесе генә вакытында яңгыр явып, кирәгендә кояш кыздыруын теләп, табигать белән бер сулышта яши.
Сабан туе - хезмәт туе, дип җырлаганда да иң элек тырыш авыл халкын зурларга кирәк тә. Мәйданнарда кыр батырлары, уңган авыл эшчәннәре бүләкләнер көнебез - авыл һәм район Сабан туйларына җыйнаулашып туган якларга дәшеп кайтарган бәйрәмебез бүгеннән башланып та китте. Республикабызның авыл һәм районнарында бу ял көннәрендә мәйданнар гөрләп торыр, туган-тумача туган нигезгә җыйналыр, самавырлы табыннар корылыр, шәт. Чабышкы атларның иң елгыры, көрәшчеләрнең нык бәдәнлесе, җиңүчеләрнең иң җитезе билгеләнер.
Дөнья буйлап атлаучы Сабан туйларына матур һава торышы, имин көннәр генә насыйп булсын.
PS. Быелгы Бөтенроссия авыл Сабан туе 29 июньдә Пермь өлкәсе Барда район үзәгендә була. Федераль Сабан туе исә Төмәндә узачак, аны 27 июльгә планлаштыралар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: