16+

Керемле йортлар да кирәк

Казанда Павлюхин урамында 2015 елның беренче кварталына керемле (аренда) йортлар төзеп, файдалануга тапшыру ниятләнелә.

Керемле йортлар да кирәк

Казанда Павлюхин урамында 2015 елның беренче кварталына керемле (аренда) йортлар төзеп, файдалануга тапшыру ниятләнелә.

Универсиада маршрутына караучы Павлюхин урамында колачлы төзекләндерү эшләре бара, диварлар тәр­типкә китерелә. Эсперанто, Павлюхин һәм Шаляпин урамнары киселешендәге «сталинкалар» теземе гомумән сүтеләчәк, чөнки әлеге йортлар авария хәлендә иде. Дәүләт торак фонды бу кишәрлектә аренда йортлары төзергә планлаштыра. Яңа йортлардагы фатирлар сату өчен түгел, ә вакытлыча яшәп торучыларга исәплә­нелә. Проектта каралганча, монда 5-9 катлы ике йорт (304 фатир) төзеләчәк. Транспорт чараларын кую кыенлыгы тумасын өчен, йортлар астына паркинглар эшләп калдырылачак. Йортлар янәшәсендә балалар бакчасы, офис бинасы, пластик хи­рур­гия клиникасы барлыкка китереләчәк. Офислар каршында автомобильләр кую урыннары да уйланылган.
Керемле йортлардагы фатирлар «эконом», «эконом+», «стандарт» һәм «комфорт» төрләрендә булачак. «Эконом» тулай торакка охшаш, ә «эконом+» кече мәйданлы фатир. «Стандарт» исә социаль ипотека алымындагы фатирны хәтерләтә, ә «комфорт» яхшыртылган торак рәвешендә. «Стандарт» һәм «комфорт» классындагы фатирларны, 5 ел арендалаганнан соң, сатып алырга да мөмкин.
Россиядә, шул исәптән Казанда да керемле йортлар 1917 нче елларга кадәр шактый күп һәм популяр булган. Совет чорында бу алым кулланылмады. Бер үк йортта төрле төрдәге фатирлар янәшәлеге дустанә гомер кичерә алырмы, монысын вакыт күрсәтер. Әлегә фатирларның төзелә торуы мөһим.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading