16+

Кертемнәрен кайтара алмаган эшмәкәрләргә микрозаймнар бирелә башлады

«АК БАРС" Банк һәм "Саклык банкы" исәп счетлары "катырылган" клиентлар өчен ташламалы шартларда кредит программалары тәкъдим итә.

Кертемнәрен кайтара алмаган эшмәкәрләргә микрозаймнар бирелә башлады

«АК БАРС" Банк һәм "Саклык банкы" исәп счетлары "катырылган" клиентлар өчен ташламалы шартларда кредит программалары тәкъдим итә.

Программалар саны берничә. Ставкалар шулай ук төрле, әйтик, кертемнәрен кайтара алмаган эшмәкәрләргә кредитларны 11 процент еллык ставка белән дә бирәчәкләр.

Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.

Татарстанның эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондының "кайнар элемтә" номерына берничә көн эчендә 300гә якын мөрәҗәгать кабул ителгән. Физик затларга иминиятләштерелгән кертемнәрен кайтару буенча сораулар тынса да, эшмәкәрләр, юридик затларның борчулары җитәрлек.

Татарстанда эшен туктаткан банкларның клиентлары булган эшмәкәрләргә микрозаймнар рәвешендә ярдәм итү йөзеннән, Татарстан Президенты йөкләмәсе белән Татарстанның эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды коммерцияле булмаган оешмасына 1 миллиард сум күләмендә акча юнәлтелде. Махсус программа буенча өч клиентка микрозаймнар инде бирелгән.

- Яңа ел алдыннан бик үк отышлы булмаганга, күп эшмәкәрләрнең микрозаймнар аласы килми, кемгәдер акча киләсе елда гына кирәк булачак, шуңа да микрозаймнар сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе тиешле мәгълүмат белән чикләнә. Яңа елдан соң, мөрәҗәгать итүчләр артыр дип уйлыйм, - ди Татарстан эшмәкрләренә ярдәм итү фонды генераль директоры Андрей Афонин.

"Татар информ" агентлыгында Татарстанның икътисад министры Артем Здунов җитәкчелегендә "Татфондбанк" белән бәйле сораулар буенча көн саен матбугат конференцияләре узачак.

Әлеге хакта тулырак газетабызның киләсе санында укый алырсыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading