16+

Кеше үзе гаепле

Татарстан буенча санитар-экологик ике айлык дәвам итә. Бу юлы Республиканың Министрлар Кабинеты, Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Казанның районара табигатьне саклау һәм транспорт прокуратурасы, табигатьтән файдалану өлкәсен күзәтү буенча Федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе, Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм район администрацияләре җитәкчеләре Казан - Дәрвишләр бистәсе - Зөя тимер юл маршруты...

Аэропорт, тимер юл - шәһәрнең йөзе булып тора. Шуңа да табигатьне саклаучылар республика юллары чисталыгана аеруча да зур игътибар бирә. Чыннан да яз көне кар астыннан нинди генә чүп өемнәре чыкмый икән: тимер юлның буеннан-буена аунап яткан полиэтилен пакетлар, кәгазь кисәкләре, төзелеш материаллары шунда ук күзгә ташлана. Казан - барлык маршрутның иң чүпле территориясе буларак истә калды. Ә тимер юл узучы урман - бу юлы чисталыгы белән шаккаттырды.

- Ел саен үз территориябездә экологик халәтне тикшерү традициягә әйләнде. Узган ел 74 хокук бозу очрагы күзәтелде. Быел күзгә ташланып торган зур чүп өемнәре күренмәде. Күп очракта чүп таралуга җирле хакимимят гаепле, тиешле урыннарда чүп савытлары юк. Быел без беренче тапкыр авыл җирлеге идарәләре җитәкчеләрен чакырдык. Бу җитәкчеләр проблеманы үз күзләре белән күрсен өчен эшләнде. Чөнки рейд нәтиҗәләре буенча без булган һәр район җирлегендә нинди дә булса кимчелек бар, - диде Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль бүлеге башлыгы Илһам Сабиров.Рейд нәтиҗәләре буенча кисәтү ясаган территорияләр 23нче апрельгә кадәр җыештырылып бетәргә тиеш. Таләпләр үтәлмәгән очракта вазифаи затларга 10-30 мең, юридик затларга 100-250 мең сум штраф салыначак.

- Нәтиҗә бер генә - эшләргә, җыештырырга кирәк. Тимер юл халәте белән тикшерүчеләр канәгать калды, һәрхәлдә нинди дә булса зур кисәтүләр ясамадылар. Кешеләрнең менталитеты үзгәрмичә, чүп өемнәреннән котылып булмас инде ул. Экологик культура җитми безгә. Чөнки иң күп чүп бакча, авыл җирлеге һәм гараж территориясендә күзәтелә, - диде "Россия тимер юллары» ААҖнең Казан төбәге буенча филиалы Горький тимер юлы башлыгы урынбасары Александр Черемнов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading