Шәһри Казан

Кешеләрдән оялмаган Ходайдан да оялмас

Динле кеше - Аллаһы Тәгаләне танып, Аның илчесе Мөхәммәд галәйһиссәлләмгә буйсынучы кеше, мондый кеше иманлы, тулы иманга ия булучы. Ә иманның 70тән артык тармагыннан бер ботагы - оят. Иман белән оят бер-берсенә бәйле. Аларның берсе китсә, шуңа ияреп икенчесе дә китәдер. «Оят» (хәя) дигән сүз кешенең шелтәгә лаеклы эштән тыелуын...

Реклама

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) үзе ата-анасы чит күзләрдән яшереп пәрдә артында тоткан яшь кыздан да оялчанрак булган. Аңа берәр нәрсә килешмәсә, бу хәле аның тышкы кыяфәтенә бәреп чыккан.
Миграҗ кичәсендә Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәргә һәм өммәтенә көненә 50 вакыт намаз фарыз кыла. Муса (г.с.): моны ишеткәч: «Өммәтең булдыра алмас! Раббыга бар, моны яңадан карар итсен!» - ди. Берничә кат барып, намаз 5 вакытка калгач, Муса (г.с.): «Тагы да азайтуын сора», - дигәч, Пәйгамбәр Мөхәммәд (с.г.в.): «Раббымнан оялам, 5 вакытка ризамын, кабул иттем», - ди. Шунда бер аваз яңгырый: «Фарызларымны расладым, колларыма йокыларын җиңеләйттем. Бу 5 вакыт намазга 50 вакыт савабын бирдем!»
Өченче тугры хәлиф Госман (р.г.)дә бик оялчан булган. «Аннан фәрештәләр дә ояла», - дип әйтә торган була Пәйгамбәребез аның турында.
Бер көнне, Мөхәммәд (с.г.в.) өендә утырганда, чапаны астыннан аягы чыгып тора икән. Госман (р.г.) алар янына килеп кушылгач, Мөхәммәд (с.г.в.) аягын каплап куя. Халык таралышкач, хатыны Гайшә (р.г.): «Йә, Расүлуллаһ, син иптәшләрең белән утырганда аягыңны капламадың. Госман (р.г.) кушылгач, каплап куйдың. Монда ни хикмәт?» - дип сорый. Мөхәммәд (с.г.в.): «Мин Госманны оялтудан курыктым, аннан фәрештәләр дә ояла бит», - дип җавап бирә.
Коръәндә («Касас», 25) Аллаһы Тәгалә Шөгаепнең бер кызы турында болай дип сөйли. «Ул ике кызның берсе, оялып кына йөргән хәлдә, Муса янына килде, атам сине чакыра, безнең куйларны эчертүеңнең хакын бирмәк өчен, диде...» Кыз үзен шалкадәр гади, шул ук вакытта саф, әдәпле итеп тота, матурлыгын күрсәтү түгел, мактану хисенең әсәре дә булмый. Әдәпле кыз, әлбәттә, ир кешеләр белән очрашканда, алар белән сөйләшергә туры килгәндә табигый оялу кичерә.
Үзен ир кеше кебек тотучы, мөселманча киенеп йөрмәүче, кирәк булмаганда да ирләр белән аралашучы хатын-кызга килгәндә, алар Коръән һәм Ислам мәктәбендә укымаганнар, оялчанлык һәм Аллаһыга итагатьне оятсызлык, итагатьсезлек һәм бозыклыкка алыштырганнар, дип әйтеп була.
Оялчанлыкның капма-каршысы - оятсызлык. Безнең тормышыбызда, кызганычка каршы, бу хис киң колач җәйгән: кешеләр Аллаһыдан, бер-берләреннән, балалар ата-аналарыннан, яшьләр олылардан, укучылар укытучыларыннан, түрәләр халыктан оялмыйлар, явыз кешеләр кулында калган мәмләкәтләрдә рәхәтлек һәм тынычлык бетә, тормышның тәме китә. Матбугат яңалыклары белән танышып утырганда беркөнне шундый язмага тап булдым: «Өлкәннәр безгә урынлы кисәтү ясасалар, без оятыбыздан кызара идек. Бер егет урна янында баскан хәлендә буш сигарет пачкасын тротуарга ыргытты. «Болай эшләү яхшы түгел бит», - диюемә, сүгенеп, сумкасыннан бутылка тартып чыгарып минем карт башымны сугып ярырга да күп сорамавын төшендерде».
Пәйгамбәребез бер хәдисендә юкка гына: «Кешеләрдән оялмаган Аллаһтан да оялмас», - дип әйтмәгәндер. Оялчанлыкта яхшылыктан башка нәрсә юк икәнен истә тотып, ата-аналар һәм тәрбиячеләр оялчанлык кебек сыйфатны булдыру өчен бөтен көчләрен куярга тиеш. Дин хөкемнәрен өйрәнгәндә, хакыйкатьне эзләгәндә исә оялу һич урынсыз. Коръәни-Кәримдә: «... Аллаһ хактан оялмый», - дигән.
Килешмәгән эшең өчен оялу - бик файдалы, шифалы тойгы. Ояты булган кеше үзен түбәнәйтә торган сүзләрдән, гамәлләрдән ерак торыр. Мондый эшләргә очраса, оялыр, бите кызарыр һәм вөҗданы газапланыр. «Оятың бармы?» соравына уңай җавап бирүче кеше оятны ямьсез эшләрдән туктаткан бер калкан, зур гөнаһлардан саклаучы чара дип кабул итә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: