16+

Халык алмашу нәрсәгә китерер?

Россия мигрантлар саны буен­ча дөньяда дүртенче урында тора – бирегә бәхет эзләп килүчеләр 12 миллионны тәшкил итә. Шул ук вакытта ул читкә китүчеләр буенча да дүртенче баскычны били – узган ел 10 миллион россияле үз ватанын ташлап киткән. Башкача әйткәндә, бүген бездә халык алмашу күренеше күзәтелә.

Халык алмашу нәрсәгә китерер?

Россия мигрантлар саны буен­ча дөньяда дүртенче урында тора – бирегә бәхет эзләп килүчеләр 12 миллионны тәшкил итә. Шул ук вакытта ул читкә китүчеләр буенча да дүртенче баскычны били – узган ел 10 миллион россияле үз ватанын ташлап киткән. Башкача әйткәндә, бүген бездә халык алмашу күренеше күзәтелә.

Читкә чыгучы 10 миллион россия­леләр кемнәр соң? Күпчелек 40 яшькә хәтле, белемле, эшләргә теләге һәм күп очракта ихтыяҗ булган профессия ияләре. Ел саен миллионлаган квалификацияле кадр, сәләтле, креатив уйлый белүче яшьләр читкә агыла һәм алар урынына кавын-карбыз сатучы, брусчатка җәючеләр кереп тула. Элеккеге союздаш республикалардан югары белемле белгечләр килми, килүчеләрнең белеме түбән дәрәҗәдә. Кирәкме безгә андыйлар? Бездәге икътисад өчен кирәк, җирле халык ул эшләргә һәм андагы хезмәт хакына бик теләп алынмый, технологик яктан арттарак калган өлкәләрдә кул хезмәтенә ихтыяҗ бар. Әмма читтән килүчеләр сан исәбен бераз тутырса да, бу алмашу тулы кыйммәтле түгел.

Кайберәүләр әлеге күченүне төп бәла дип тә атый. Алда әйтелгәннәрдән чыгып уйлансаң, акыллы, актив, эшкә яраклы россиялеләрнең читкә агылуы һәм аларның күпчелеген яшьләр тәшкил итүе тагын да аянычрак. Ә туган ил ул без тәпи атлап киткән һәм эшләгән, көн күргән җир кисәге генә түгел. Ул әле шундагы кешеләр, хезмәттәшләр, аралашкан таныш-белеш. Беркемне дә үпкәләтәсе килми, әмма кавын сатучы белән нинди уртак тема табып була? «Иң яхшысын сиңа бирәм» дигән булып, бер өем кавынның иң баллысын тоттырып җибәрүче белән нәрсә турында гына сөйләшеп бетәсең? Килгән кешедә бүтән менталитет, аның үзкыйммәтләре башка. Алар үзләре дә җирле халык белән бик аралашырга атлыгып тормый, һәркем үз казанында кайный. Араларында, әлбәттә, легаль булмаганнары да байтак, криминал юлын сайлау­чылар да юк түгел. 90нчы еллардан башлап этник җинаятьчелек дүрт тапкырга арткан. Яңа җирдә, башка шартларда алар социаль-көнкүреш мәшәкатьләр, башка яшәү шартлары белән очраша, болар психологик авырлыклар китереп чыгара.
Белгечләр кисәтүенчә, легаль булмаган миграция җирле халыкның сәламәтлегенә дә куркыныч тудыра. Аларның күбесендә медицина документлары юк, ә шактый өлеше сәүдә, хезмәт күрсәтү өлкәләрендә эшләп, төрле авыруларны таратучыга әйләнеп кала. Очраклы рәвештә тикшерүләр күрсәткәнчә, читтән килүчеләрнең 4,7 проценты куркыныч инфекция (СПИД, туберкулез, гепатит) йөртүчеләр.

Әлеге күченүләрне, илдәге халык алмашын тыюлар, указлар белән генә туктатып булмый. Кайберәүләрне үзенең сәләтен тормышта куллану, хыя­лын чынга ашыру мөмкинлеге ерак җирләргә ымсындырса, икенчеләрен җан асрау яки җиңелчә генә акча эшләп алу теләге генә китерә. Ел саен алмашу күренеше унар миллионнар белән исәпләнсә, киләчәктә ниләр булып бетәр һәм без кемнәр белән калачакбыз? Тиз ирешелә торган уңышка өметләнү һәм арзан эшче куллар артыннан куу кыйммәткә төшмәсме?

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading