16+

Халык синоптигы: «Быелгы яз бик сәер»

Апрель аенда күп кенә Россия төбәкләренә салкыннар әйләнеп кайтачак.

Халык синоптигы: «Быелгы яз бик сәер»

Апрель аенда күп кенә Россия төбәкләренә салкыннар әйләнеп кайтачак.

Россия Гидрометерология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге лабораториясе мөдире Людмила Паршина "Российская газета"га биргән әңгәмәсендә шулай дигән. Аның сүзләренчә, кайбер төбәкләрдә хәтта 20 градуска кадәр суыклар көтелә.

Март ае аномаль җылы килгәч, күңелләр тизрәк язга ашкына. Битне җылы, якты кояшка куеп иркәләнәсе, яз сулышын тоясы килә. Әмма быел яз бераз гына саташып, сәерләнеп алган, ди әле Балтач районының Янгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир абый Шәрәфиев.

– Декабрьнең беренче ун көнендә, гадәттә, агачлар "сары чыгара". Башта  соңара дип уйлаган идем, ә ул бөтенләй булмады. Февраль ахырында һәм март башында көтелгән суыклар күренмәде. Ә менә халык телендә "каз-үрдәк котырту җылысы" дип йөртелгән җылылар ике тапкыр булды инде. Быелгы яз ничектер саташып алды. Мин салкын көннәр булыр дип фаразлыйм әле. Апрельгә дә, майга да калачак ул суыклар. Тагын бер сәер күренешкә тап булдым мин бу язда: 13 мартта күктә җәйге болытлар күренде. Бу болыт аерылу дип атала, җәй көнге кебек, болытлар кабарып тора иде, – дип сөйләде ул.

Җәйгә дә бик ышаныч юк икән. Язгы чәчү вакытында карда яумагае ди әле. Бакчачыларга да бик авырга туыр киләчәк, ди Әмир абый. Мартта суыклар булмагач, җәй башында кыраулар күп була, дип тә кисәтә ул.

Фото: pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading