Хәния Фәрхи безнең арадан китеп барганга 27 июльдә 1 ел тулды. Миллионлаган тамашачының күңелендә мәңгелек урын алган җырчының моңнарын хәзер бары тик радио-телевизорлардан гына тыңлыйбыз...
«Шәһри Казан» газетасына соңгы интервьюсын ул узган елның 3 июнендә биргән иде. Оныгы туу белән уртаклашты. «Әле дә оныгым туганына ышанып бетә алмыйм. Бәхетнең бәхете бит бу! Уйлап кына карагыз әле, өч оныгым бар!» – дип шатланып сөйләгән иде.
Кызганыч, хәзер Хәния Фәрхи исеменә «иде» кушымчасын өстәп кенә сөйлисе...
***
Тол вакытларны искә төшерсәм, йөрәгем хәзер дә жу итә. Яраткан эшем – сәхнәм иде. Гаиләм – таянычым, пар канатым бар иде. Алиянең үсүенә һәр көнне сөенеп яшәп ятканда, ачы хыянәт белән очрашып, тормышым бер көндә чәлпәрәмә килде. Бер мизгелдә ялгыз калдым. Юл чатында. Бу иремнең генә хыянәте түгел, бергә эшләгән, моңынчы дус булып йөргән хезмәттәшләремнең дә. Холкым белән мин шундый кеше – авыр чакларымда үземне аңламаганнарны гафу итә алмыйм.
Өйдән берни алмый, өстемә кигән кием белән, кызым Алияне җитәкләдем дә Мәскәүгә чыгып киттем. Ул чакта күземә ак-кара күренмәде. Үзешчән композитор мәрхүм Фирдәвес абый Вафинны бүген дә зур хөрмәт белән искә алам. Ул һәм Мәскәүдәге апам ярдәм кулы суздылар. Ә Алиям яшәргә көч бирде. Гастрольгә киткәндә, Алияне кайчак үзем белән алдым, кайчак Мәскәүдә танышларда калдырдым. Башкортстанга гастрольләргә кайткан вакытта Алияне туган авылымда калдырган чаклар күп булды. Алты ел гомер менә шулай үтте...
Алты ел ялгыз хатын, ялгыз ана булып яшәдем. Бу минем өчен тормышның бик зур сынавы иде. Дөньяның никадәр авыр икәнен ялгыз хатын үзе генә аңлый. Бернинди гаебең булмаса да, үзеңне нигәдер гаепле сизәсең. Чөнки син – ялгыз хатын. Сиңа шундый ярлык тагылган. Менә шул чакта үзеңне югалтмаска тиешсең.
Авырлыкларны җиңү өчен бу тормышта һәркемгә дә, бигрәк тә иҗат кешесенә, иң беренче чиратта мәхәббәт, ярату, таяныч кирәк. Бер көнлек кенә түгел, сиңа олы хөрмәт белән караган, сине яраткан кеше кирәк. Андый кешем булды, әлбәттә. Мин игезәкләр йолдызлыгында туганмын. Безнең йолдызлыкта туганнарны тиз гашыйк булучан, җиңелрәк холыклы итеп тасвирларга тырышсалар да, үземне җиңел холыклы дип әйтмәс идем. Әйе, мин – хисчән кеше. Кемгәдер соклану, ерактан гына гашыйк булу да миңа яшәргә, эшләргә көч бирә.
«Бәйрәм» ансамбленең оешып килгән чагы. Үзем ансамбльнең директоры, администраторы, бухгалтеры да, җырчысы да идем. Концертлар оештырырга кирәк. Ярдәм сорап җитәкчеләргә мөрәҗәгать итәсең. Ялгызлыгым монда киртә булып килеп баса. Кайсы җитәкчегә ишек шакысам да, ул миңа иң элек хатын-кыз итеп карый. Ә миңа сөйләшү башында ук үземне ялгыз хатын, бер көнлек җырчы итеп түгел, ә шәхес итеп күрсәтә белергә, үземне хөрмәт иттерә белергә кирәк. Ходайга зур рәхмәтлемен. Ул миңа шул чакларда үзем булып калырга ярдәм итте.
Тормыш җайланып килә... Бар да әйбәт кебек. Сәхнәдә мине ханбикә итеп тотучы тамашачым, кирәк чакта булышырга әзер торучы дусларым бар. Һәм менә концерт бетә. Җырларымны тыңларга килгән тамашачылар парлашып-парлашып өйләренә таралалар. Ә мин берүзем кеше почмагына кайтып ятам. Янымда Алиям дә булмаса, үзәкләрем бигрәк тә өзелә. Кулыма гармун алам, бармакларым талганчы уйныйм-уйныйм да, сыңар мендәремә капланып ятам.
Шундый көннәрнең берсендә яныма күршем Галия керде. «Хәния, гомерең буе болай яши алмассың. Безнең бик яхшы дустыбыз бар. Ул да синең кебек ялгыз. Әйдә, сезне таныштырыйк әле», – диде. Хәзер уйлыйм да исем китә, без икебез дә – мин дә, Габделхәй дә холык-фигыльләребез белән алай тиз генә, кеше таныштырганга риза булып кына гаилә кора торган кешеләр түгел.
...Ишекне ачып җибәрсәм, анда озын буйлы, төс-кыяфәткә дә чибәр генә ир-ат басып тора. Килеп тә керде, ниндидер тарту көче белән үзенә каратты. Мин күңелемнән шунда ук, гомерем буе эзләгән кеше бит бу, дидем. Бер күрүдә гашыйк булулар китапта гына түгел, тормышта да очрый икән ул.
Габделхәй кайтып китте. Бик матур күн куртка киеп килгән иде ул. Шуны бездә онытып калдырган. Аның курткасының эленеп калуы миндә ниндидер өмет чаткысы тудырды. Икенче ялга ул кабат килде һәм мин аны өзелеп көттем. Берничә сәгать кенә күрешеп калган булсак та, мин инде аны әллә кайчан беләм кебек тоелды. Шуннан Габделхәй атна саен килә башлады. Казан белән Чаллы арасы безнең өчен якынайды.
Ул вакытта аның да төпле торыр урыны юк иде, минеке дә. Габделхәй мине бертуган сеңелләренә алып кайтты. Никах укытып, бергә яши башладык. Аннан үз куышыбызны булдырдык. Тормышыбыз шунысы белән кадерледер дә – безнең тапкан кашыгыбызга кадәр уртак. Алия белән алар беренче көннән үк бер-берсен якын иттеләр. Габделхәй бик бала җанлы ул, баланы тәхеттә тота торган кеше. Аның өчен Алия белән Алсу арасында бернинди дә аерма юк. Моның өчен мин Габделхәйгә мең рәхмәтлемен.
Мин сәхнә, тамашачы, җырлардан башка яши алмый идем инде. Габделхәй минем белән, минем янәшәмдә гел бергә булыр өчен, эшеннән китте. Бу үзе бер батырлык иде.
Яхшы сүз беркайчан да артык түгел. Габделхәй тыштан артык кырыс булып күренсә дә, күңеле нечкә аның. Ул үзе дә тупас итеп эндәшкәнне, кырын караганны яратмый.Көненә ничә тапкыр чыгып китеп, ничә тапкыр кайтып керсә дә, аны үбеп озатырга, елмаеп, үбеп каршы алырга кирәк. Үзе дә игътибарлы, безне иркәли белә ул.
Без Габделхәй белән гел бергә. Бәлки шуңадыр, күп булса да, нахак сүз безнең арага үтеп керә алмый. Дөрес булмаган сүз искән җил кебек оча да китә. Концертлар алдыннан афишалар эленгәч, китә инде төрле гайбәтләр. «Алар бергә яшәмиләр, эшлиләр генә», – дип әйтүчеләр дә табыла. Тамашачы сине күкләргә күтәрерлек итеп ярата белә, шул ук вакытта мәрхәмәтсез дә ул. Бәхетсезлегеңә сөенеп гаҗәпләндерә ул сине. Бер нәрсә дә эшләп булмый, адәм баласы шулай яратылган. Мин аларны гаепләмим. Җырларның бит төрлесен җырлыйм. Гайбәт таралуда, бәлки, аларның да өлеше бардыр?!
Кайбер кеше «Картаюдан куркам, үзган гомеремне жәллим», – дип әйтергә ярата. Ә мин узган гомеремне кызганмыйм. Эшләнгән эшләре, кылган гамәлләре белән кеше еллар узган саен матурая гына барырга тиеш дип уйлыйм. Күңеле белән картаймаса, картлык куркытырга тиеш түгел аны. Безнең халкыбызда ак әбиләр, ак бабайлар бар. Мин дә картлыгымны менә нәкъ шуларныкы сыман булсын иде дим. Ә күңелем белән мин һаман унсигездә...»
Хәния Фәрхи истәлегенә басылган «Онытылыр, димә» китабыннан
Комментарийлар