Шәһри Казан

Хатын-кызлар ать-два басармы?

Соңгы арада хатын-кызларны армиягә алу-алмау турында канун кабул итү турында гәп куера. Андый канун кабул ителгән очракта 23 яшенә хәтле бала тапмаган гүзәл затлар да ир-егетләр белән бергә күн итек киеп “ать-два” басарга тиеш була.

Мондый белдерүне берничә ел элек кеше хокуклары буенча вәкил Татьяна Москалькова ясаган иде. Аның сүзләренчә, хатын-кызлар армиягә алынмагач, аларның хокуклары бозыла. Шундыйрак белдерү белән депутат Виталий Милонов та чыккан. Белгечләр исә моңа мохтаҗлык юк дип исәпли, ә килешү белән хезмәт итүчеләр арасында хатын-кызлар да бар. Шулай булгач, хатын-кызларның хокуклары бозыла дип әйтү урынсыз, теләге һәм мөмкинлеге булган һәркем патриот хисләрен уятып бурычын үтәп кайта ала.

Бүген андыйлар 50 меңгә якын, хәрби хатын-кызларны армия, флот, космос гаскәрләрендә очратырга мөмкин, шуларның 3 меңе – офицерлар (СССР чорында генерал дәрәҗәсенә хәтле күтәрелгән бердәнбер хатын-кыз – Валентина Терешкова). Әмма мәҗбүри чакырыла башлыйлар икән, алар ир-егетләр кебек үк физик нормативлар үтәргә, төрле гаскәрләрдә хезмәт итәргә тиеш була.

Хәрбиләр кайбер белгечлекләр ир-егетләр өчен бик җиңел, шул урыннарны хатын-кызлар да били ала дип уйлый: элемтәче,  снайпер, тәрҗемәче, мәсәлән. Артиллерия, танк гаскәрләрендә хатын-кызлар сугыш чорында да хезмәт итмәгән, хәзер дә аларга истребитель яки хәрби кораб штурвалын тоттыру кирәк түгел, пехотада да булмаячак алар. Ләкин моңарчы әле армиядә бик нык үзгәрешләр булырга тиеш. Бүгенге казармалардагы шартлар гүзәл затлар өчен бик үк туры килеп бетми. Армиядәге хәлләрне дә ишетеп торабыз, анда бөтенесе дә югары мәдәниятлы халык түгел, матур-төче сүзләр сөйләшеп торыш юк. Бик җитди кешеләр арасында аты-дене белән сүгенмичә генә дә булмыйдыр, ә Ватанны саклау җитди эш инде ул, ничек сүгенмисең ди?.. Хокукларны тигезләргә теләүчеләр армиянең җенси составын буташтырып, аны гуманлырак итәргә тырыша-тырышуын, әмма бөтен бәладан да гүзәл затлар гына коткарып бетерә алмас шул, ана сөте белән кермәгәнне, армиядәге хезмәттәш хатын-кыздан ургылып керер микән?

Армиягә барырга теләмәгән хатын-кызлар аңардан җиңел генә котыла да ала – моның өчен 23 яшькә чаклы бала табарга кирәк. Армиягә китәргә теләүчеләр су буе чиратка тезелеп басар дип уйларга кирәкми, димәк, илнең демографик хәле яхшырачак. Бу хәл гаилә коручылар саны артуга китерәчәк диләр. Әмма бездә хәзер дә ялгыз башы гына бала тәрбияләүчеләр җитәрлек. Яңа канун гаилә коруны мәҗбүриләми, армиядән качучылар тулы булмаган гаиләдәге балалар санын тагын да арттырачак. Гаиләдә әтисе үрнәк итеп куелып тәрбияләнмәгән малайлардан да рәтле солдат чыгуы икеле, армияне алар белән тутырдың ни дә, хатын-кызларны җыйдың ни. Шулай итеп, бу боҗра тоташа да кебек. Депутатларның башы түгәрәк булуына тагын бер дәлил бу, бар нәрсә дә уйланылган.

Реклама

Ә башкаларны карасак, моңарчы ир-егетләр белән беррәттән армиягә бары тик Израиль хатын-кызлары гына чакырыла иде. 2015 елдан Төньяк Кореяда да бу тәҗрибә кулланыла башлаган, армия сафларын ир-егетләр генә тутырып бетерә алмый икән. Шулай ук Кения, Норвегия, Перу, Тайвань, Чили хатын-кызлары да хәзер ватаннары алдында хәрби бурычларын үтәргә тиеш. Аларның һәркайсының үз сәбәпләре бардыр, ә бездә исә хатын-кызларның армиядә хезмәт итүе аларга киләчәктә бик нык ярдәм итәчәк, алар агрессиягә каршы тора алачак, диләр. Әлеге канун шулай ук югары уку йортларында хатын-кызлар өчен квоталарны да билгеләячәк – ул иреннән акыллырак булырга тиеш түгел, аның бурычы - иренә буйсынып, ярдәм итеп, аның дәрәҗәсен төшермичә гомер итү.

Ир-ат үзенең гаиләдә баш икәнен тоемлаганда, гаиләсенең иминлеген кайгыртачак, янәсе. Кем ничек тоемлыйдыр, әмма бу канун кабул ителмәс кебек... Күн итек кигән, яки 23 яшенә чаклы гаилә корып, балалы булырга омтылган күпләгән гүзәл затларны да күрә алмабыз ахры. Кызганыч, кайберәүләр берәр ел ать-два басса да комачауламас иде...

Фото: voenservice.ru

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: