16+

Киләчәктә машина төзүчеләр көнен Чаллыда билгеләп узачаклар

Киләчәктә машина төзүчеләр көнен Чаллыда билгеләп узачаклар

Сентябрьнең соңгы якшәмбесендә Россиядә машина төзүчеләр көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле көн Советлар Союзы чорында 1980 елда ук кертелгән. Кичә машина төзүчеләр тармагында эшләүчеләр Чаллыга җыелды. "Орган залы"нда Татарстан Президенты катнашында беренче тапкыр машина төзүчеләр көнен билгеләп уздылар.

Үзенең чыгышында Президент әлеге истәлекле датаны ел саен Чаллыда уздырырга тәкъдим итте.
- Чаллы - Татарстанда машиналар төзү үзәге булып тора. Әлмәттә- нефтьчеләр көне, Түбән Камада - химиклар бәйрәмен билгеләп узабыз. Машина төзүчеләр көнен ел саен Чаллыда уздыруны да традициягә кертергә кирәк,- диде Рөстәм Миңнеханов.

Бүген Татарстанның машиналар төзү комплексы 150ләп оешманы үз эченә ала. Әлеге предприятиеләрдә 135 меңнән артык кеше хезмәт куя, быелның 8 аенда гына да машина төзелеше тармагы җитештергән продукция, хезмәтләр 290 миллиард сум белән бәяләнә. Президент искәрткәнчә, көндәшлек буенча бездәге продукция чит илнекеннән калышмый. «КАМАЗ"- машина төзелеше тармагында аерым урын алып тора. Бу оешмада гел яңарыш: киләсе елга автомобильнең "КАМАЗ" К5 яңа төр моделе табадан төшәргә әзерләнә.

- Заводның тагын бер уңышлы эшләп килүче юнәлеше - электроавтобуслар җитештерү. Узган атнада аларны Россия Президентына тәкъдим иттеләр. Киләсе елдан электроавтобуслар Россиянең күп шәһәрләрендә җәмәгать транспортын алыштыра башлаячак. Үзйөрешле, пилотсыз "Шатл" микроэлектроавтобусларына да ихтыяҗ зур,- дип билгеләп узды Рөстәм Миңнеханов.

Татарстанның машина төзелеше тармагында горурланырлык уңышлары җитәрлек. «Казан вертолет завод»ы МИ-38 очкычларын җитештерүгә кереште. Медицинада, гадәттән тыш хәлләр өлкәсендә киң кулланыла торган вертолетларга сорау зур. «ЕЛАЗ» җитештергән йөк төяүче экскаваторлар, 100 еллыгын билгеләп узучы "Электроприбор" заводы продукциясе дисеңме...

Серго исемендәге заводның генераль директоры Радик Хәсәнов әйткәндәй, һәрчак суда безнең Горький заводы җитештергән суднолар, һавада Казан вертолет заводы белән Горбунов исемендәге Казан авиация заводы очкычлары, юлларда Чаллының "КАМАЗ"лары, ә аш бүлмәсендә "Позис" суыткычлары торсын.

Бәйрәм бәйрәм белән, Рөстәм Миңнеханов машина төзүчеләргә яңа бурычлар да куйды. Югары технологияле продукт җитештерү күләмен арттырырга, экспортны үстерергә, гражданнар өчен көндәшлеккә сәләтле, сыйфатлы продукция әзерләргә йөкләде.

- Бу тармакның зур байлыгы - биредә эшләүче югары квалификацияле хезмәткәрләр икәнен билгеләп, Президент машина төзү өлкәсендә гомер буе эшләгән ветераннарга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Бәйрәм бүләкләргә, котлауларга бай булды. Рөстәм Миңнеханов машина төзү тармагында аерылып торган хезмәткәрләргә Россиянең һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Гомуми эш стажлары берничә йөз ел белән исәпләнгән машина төзүчеләр династияләрендә хезмәт итүчеләрне, яшь инженерларны, балаларны кечкенәдән эшче һөнәрләргә өндәгән укытучыларны билгеләп уздылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading