16+

Киләсе елда да бик эссе булачак?

Татарстан Республикасында 2013 елда да аномаль корылык буласы. ТР авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре шулай дип фаразлый.

Киләсе елда да бик эссе булачак?

Татарстан Республикасында 2013 елда да аномаль корылык буласы. ТР авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре шулай дип фаразлый.

Аларның әйтүе буенча, быелгы елның августы гына түгел, ә сентябрь ае да бик коры һәм эссе булачак. Коры һава торышы алдагы елга да күчәчәк. Бу исә авыл хуҗалыгы эшен тагын да катлауландырырга мөмкин. Билгеле инде, корылык көзге чәчү эшенә зур зыян салачак. Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре әйтүенчә, дымсыз туфракка орлык чәчү төпсез савытка су ташу белән бер. Дымлылык 70-90 мм булган чиста пар җирләренә культураларны чәчәргә була анысы, ләкин алар әлегә республикада аз. Шуңа күрә быелдан андый пар җирләрен арттырырга ниятлиләр.
Галимнәр, киләсе елга да корылык булачак, дип әйтсәләр дә, кырларга төгәл бәяне бирергә әлегә ашыкмыйлар. Соңгы сүзне октябрь айларында, көзге яңгырлар явып узгач кына биреп булачак дип саный алар.
Әлегә республикабызда эссе һава торышы саклана. Шулай да бүген яңгыр яву ихтималы бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading