Шәһри Казан

Киоскларны себереп түгәләр

Башкалада, ашыга-кабалана, кибетләр төзи торгач, сәүдә мәйданнары нормада каралганча, бер мең кешегә тиешле 821 квадрат метр урынына 1100 квадрат метрга җитте. Казанда халыкара сәүдә челтәрләре булган кибетләр генә дә йөздән артык.

- Хәзер урамнарда 1077 киоск эшли, моның кадәр сәүдә ноктасы тоту ихтыяҗы юк, - диде «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Иван Кузнецов.

Шәһәр үзәгендәге урамнарга бик санаулы гына яңа киосклар урнаштырылачак һәм аларда фәкать бер төрдәге продукция генә сатылачак. Азык-төлек тә сатып, кечкенә суммада кредит та өләшеп утыру кебек катнаш эшчәнлеккә юл куелмаячак. Әлбәттә, яңа киоскларда аренда бәясе дә кыйммәтрәк булачак. Тәкъдим ителгән вариантларга финанс мөмкинлеге җитмәүчеләр ябык түбәле сәүдә корылмаларына күчереләчәк. Киосклары белән Казан территориясендәге бистәләргә күченергә риза булучыларга теләктәшлек күрсәтеләчәк.

- Бернинди документларсыз тегендә-монда урнашып, сәүдә оештыру булмаячак. Суд хөкеменә дә биреп тормастан, киоск алып кителәчәк, ел башыннан инде 457 киоск алынды, - дип кисәтте Иван Кузнецов.

Соңгы елларда торак йортларның беренче катларындагы фатирларны сәүдә мәйданына үзгәртү модага керде. Урам киоскларының шактые шул «фатирларда» урын табачак. Метро станцияләренә керү юлларында, Универсиадага әзерлек чорында сафка баскан дистәләп җир асты юл кичүләрендә киосклардан сәүдә рәтләре барлыкка китереләчәк. Казанда 30 урында җыелышып, рөхсәтсез сәүдә башкарыла икән, мондый «саескан базарлары» да
бетерелә.

Урам сәүдәсенә карата мөнәсәбәтен белдереп, мэр Илсур Метшин:

- 1990 елларда һәр кеше ничек тә яшәү чыганагы табарга тырышты, шәһәрне киосклар басты. Урам киосклары инде Казанның бүгенге дәрәҗәсенә җавап бирми, шәһәргә моның кадәр күп киосклар кирәкми, бистәләргә дә күгәреп беткән калайлы киосклар урнаштырылмасын. Фрунзе урамын төрле-төрле ямьсез киосклар сырып алган. Сүз әбиләр оештыручы сәүдәгә кагылмый, ләкин әбиләр катыргы-кәгазь тартма артында сәүдә итмәсеннәр, аларга
махсус җыйнак өстәлләр куелсын, - диде.

Реклама

Автор фотосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: