16+

Әкияти шәһәр кунаклар көтеп кала

Кышкы Кремль яр буе быел әкияти шәһәргә тиң. Аның территориясендә хәтта чын Кыш бабай йорты да урнашкан.

Әкияти шәһәр кунаклар көтеп кала

Кышкы Кремль яр буе быел әкияти шәһәргә тиң. Аның территориясендә хәтта чын Кыш бабай йорты да урнашкан.

Билгеле бер сәгатьтә Кыш бабай өенә кереп, аның белән аралашырга, аның белән фотога төшәргә һәм әле тагын бүләк тә алырга мөмкин. Кыш бабай йорты янәшәсендә генә Эльфлар мәктәбе белән остаханә дә урнашкан. Кечкенә балалары булганнар нәниләрен Эльфларга да калдыра ала. Остаханәдә Яңа ел уенчыклары, открыткалар һәм башка кул эшләнмәләре ясарга була. Эльфлар мәктәбендә исә бию, вокал, актерлык осталыгы, эльф теле дәресләре узачак, анда шулай ук күңелле фәнни тәҗрибәләр дә эшләргә мөмкин булачак.
Һинд авылы территориясендә Хаски - парк урнашкан, анда Хаски нәселле этләр белән таныша, алар белән фото төшә алачаксыз. Шунда ук уктан атарга да өйрәнәчәксез.

Иң актив кунаклар өчен Кремль яр буенда ачык һавадагы шугалак та бар. Мең метрга сузылган шугалакка керү бушлай. Кайнар чәй эчәргә теләүчеләр өчен кафелар да эшли. Якыннарыгызга Яңа ел ярминкәсеннән сувенирлар һәм башка бүләкләр алырга була.

Сәгать 16:00дә бөтен шәһәрчек буйлап әкияти иллюминация кабына. Кремль яр буе казанлыларны һәм башкала кунакларын көтеп кала.
Сүз уңаеннан: Travel.ru туристлык сервисы мәгълүматларына караганда, Казан Яңа ел бәйрәмнәрендә сәфәр кылу өчен иң популяр шәһәрләр өчлегенә кергән. Яңа ел каникулларында Татарстан буенча 85 мең турист сәяхәт итәчәк. Ялларда сәяхәтчеләрдән кергән керем бер миллиард сумга кадәр җитәр дип көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading