16+

Кәкре каенга терәтсәләр, нишләргә?

Казанда яшәүче Кәүсәрия апа Чиркованың гаиләсе ишәеп киткәч, улларына шәһәр читендәге бакчада йорт төзеп бирәләр. Әмма яшьләр анда ел әйләнәсе яши алмый, чөнки КМПО-2 бакчачылык ширкәте рәисе газ кертү өчен рөхсәт кәгазе бирми. Ә аңардан башка газ оешмасы йортны "зәңгәр ягулык" белән тәэмин итә алмый.

Кәкре каенга терәтсәләр, нишләргә?

Казанда яшәүче Кәүсәрия апа Чиркованың гаиләсе ишәеп киткәч, улларына шәһәр читендәге бакчада йорт төзеп бирәләр. Әмма яшьләр анда ел әйләнәсе яши алмый, чөнки КМПО-2 бакчачылык ширкәте рәисе газ кертү өчен рөхсәт кәгазе бирми. Ә аңардан башка газ оешмасы йортны "зәңгәр ягулык" белән тәэмин итә алмый.

- Бакчачылык ширкәте рәисе рөхсәтне безгә генә түгел, башкаларга да бирми. Ул кешеләр белән шулкадәр дорфа сөйләшә, кайвакыт тыңлап та тормый, гаризабызны алып кала да шуның белән эшне бетерә, - дип сөйләде тынычлыгын җуйган ханым.

Кая барып сугылырга белмәгәч, Кәүсәрия ханым Татарстанның Иҗтимагый палатасы каршында ачылган җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итте. Белгечләр аңа юридик ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде.

Җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсен Татарстанның "Иҗтимагый контроль» кулланучылар иҗтимагый оешмасы ачып җибәрде. Аның рәисе Ольга Гобәйдуллинаның бу өлкәдә 19 еллык тәҗрибәсе бар.

Санкт-Петербургта күчемсез милек буенча җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе оештырылгач, безнекеләр дә алардан үрнәк алырга булган. Әмма Казанныкы күчемсез милек мәсьәләләре белән генә чикләнмичә, кулланучыларның барлык төр хокукларын яклау белән шөгыльләнә. Шуны да ассызыклырга кирәк: хезмәт бушлай күрсәтелә.

Ольга Гобәйдуллина сөйләвенчә, бүген күчемсез милек һәм өлешләп түләү төзелеше буенча кыенлыклар күп. Өстәвенә, кулланучыларның хокукый яктан белеме сай. Әйтик, йорт салучы ике яклы килешүне гади кеше аңламаслык итеп юридик терминнар белән шыплап тутыра да, беренче чиратта үз мәнфәгатьләрен яклый. Ә кулланучы, аларны белмәү аркасында, килешүгә имзасын салырга мәҗбүр була.

- Нинди генә килешү булмасын, кул куйганчы, башта безгә алып килегез, йә шалтыратыгыз. Аны белгечкә биреп тикшертәбез. Кирәге чыкса, кулланучының мәнфәгатьләрен судта да яклыйбыз. Күптән түгел безгә бер кеше мөрәҗәгать итте. Аның улы "Быстроденьги"дан кредитка акча алган да, хәзер бурычны түли алмыйлар. Ничек биргәннәр, диген, чөнки улының психик авыру икәнлеге турында белешмәсе бар. Бүген шушы мәсьәлә белән шөгыльләнәбез. Һәр очракта да шикаятьне кибет хуҗасы, сатучысы исеменә иң элек язмача рәвештә тәкъдим итәргә кирәк. Аларны да ничек язасын өйрәтәбез, - дип сөйләде "Иҗтимагый контроль" берләшмәсе рәисе.

Тәҗрибә күрсәткәнчә, кулланучылар гына түгел, эшкуарлар да үз хокукларын һәм законнарны белми. Ольга Кимовна сөйләвенчә, андыйлар мәктәпне тәмамлыйлар да шунда ук ИП (шәхси эшмәкәр) ачарга атлыгалар. "Иҗтимагый контроль" оешмасы аларны бушка укытып та чыгара.

- Менә хәзер кыйммәтле косметикалар баш бәласенә әйләнде. Хатын-кызларга салонда матур сүзләр әйтеп, кредитка кремнар алырга тәкъдим итәләр. Алданучылар күп. Андый салоннар хәзер Бауман белән Спартак урамнарында урнашкан. Мондый мәсьәләләрне судка кадәр хәл итәргә тырышам. Аның нечкәлекләре күп. Әлегә судта косметикага бәйле эшләрдә җиңеп киләбез, - диде Ольга Гобәйдуллина.

Татарстанның иҗтимагый палатасы каршындагы җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе сишәмбе иртәнге 9дан 12гә кадәр эшли. Телефон аша да консультация алып була: (843) 240-23-25, 8 (987) 296-21-29.

Түбән Каманың "Халык фронты" активистлары үзләрендә дә оешманың филиалын ачу тәкъдиме белән чыккан. Хәзер шул хакта сөйләшүләр алып барыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading