Кәҗә елына да аяк бастык. Кәҗә дигәннән, соңгы елларда авылларда кәҗә асрау модага кереп китте.
Без кечкенәрәк чакта аларны сыер тотарга көче җитмәгән әбиләр генә асрый иде. Хәтерлим әле, күршебез Сария тәтәй җәй көнне халат кесәсенә ипи кисәкләре тыгып, аларны көтүгә каршы алырга бара иде. «Кәч-кәч» дия-дия, ипигә алдатып, акрын гына алып кайта тегеләрне. Аннары соң да кәҗәләр абзарларына кереп китәргә ашыкмый, йорт каршыларындагы бакчадан сирень куагы яфракларын ашыйлар, анда да астагы - тузанга батканын түгел, сайланып кына, иң өстәгеләрен генә. Сәрия тәтәй шул вакытта кәҗәләрен мактап та куя: «Бу мул кыргырларыннан да чистарак хайван юк», безне ачуланып алырга да җае чыга:«Ә сез сөтен эчмичә йөзегезне җыерасыз».
Менә шул экологик яктан чиста диетик сөт биргәне өчен дә күпләп асрыйлар хәзер ул кәҗәләрне. Кәҗә асрау белән шөгыльләнүче фермерлар да аларны үрчетүнең табышлы икәнен яшерми. Түләүсез игъланнар сайтына кереп, хәзер кәҗәләрне күпмегә саталар икән дип тә кызыксынып алдым әле. Монда күрше тәтәйнең мин белгән ак, кара кәҗәләреннән тыш әллә нинди токымлыларын саталар икән. Бәяләр өч мең сумнан башлап, болары әлеге дә баягы гади сөт кәҗәләре. Адел исемле егет Заанен токымлыларын 15 мең сумга сата. Сакалбайлары көненә дүрт литр сөт бирә икән. Алар суыкка чыдам булулары һәм сөтләренең иссез булулары белән аерылып тора, ди. Роза исемле ханым Камерун кәҗәләрен 20 мең сумга сата, алар матурлык өчен генә икән. Аның әйтүенчә, бу төр кәҗәләрне күбесенчә агротуризм белән шөгыльләнүчеләр үрчетә. Яңа ел символы буларак, кәҗәләрен бик яратып алганнар.
- Сургут шәһәреннән берәүнең аласы килә дә, тик кәҗәне очкычка утырту өчен белешмә кәгазе кирәк, артык чыгымнар сорый, әле бу көннәрдә бураннар да чыгып тора, шушы көннәрдә генә озата алырбызмы икән, - дип тә борчылуын белдерде ул.
Мөгезле кәҗәне - 5 мең сумга, ак кәҗәләрне 13 меңгә, ә менә Англо-нубийск токымлыларын 65 мең сумга саталар. Аларның хуҗасы Александр әйтмешли, бу кәҗәләр хәзер иң модалылары икән. «Нубик»ларның сөте бик майлы һәм аңардан атланмай тәме килә, ди. Итләреннән дә ис килми, имеш. Чех токымлы кәҗәләр менә 35 мең сум тора.
Казанның Салмачы бистәсендә яшәп кәҗә асрау белән шөгыльләнүче 80 яшьлек Замир Фәтхуллинны күпләр белә. 10 еллар элек Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев аңа 500 мең сум акча биргән, ул акчаларга пенсионер Заанен токымлы 19 кәҗә сатып алган. Ул кәҗәләр ярдәмендә Татарстан авылларын ныгытырга мөмкин дигән фикердә тора.
- Бар да бик гади: хуҗалыкта мал-туар бар икән, димәк, авыл да яши, - ди ул.
Шунысы да бар, кәҗә үрчетү белән шөгыльләнүчеләр кәҗә асрау күпкә отышлырак дигән фикердә тора. Әйе, ул сөтне аз бирә, әмма ашавы да сыерныкы кебек түгел бит, ди алар. Сөтенең бәясе белән дә шактый аерыла. Казанда кәҗә сөтенең литрын 120 сумга саталар. Болай булганда, «Кәҗә - мал түгел» дигән гыйбарә телебездән төшеп тә калыр, мөгаен. Көнең кәҗәгә калмасын, дигән сүз дә бар бит әле, анысын инде кәҗәдән калмасам ярар иде дип үзгәртергә кирәктер, бәлки.
Фото: Алисә Сабирова
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар