16+

«Көн»е бар, ә толерантлык бармы?

Юкка гына, һәркем үзенчә акылдан шаша, дими торганнардыр инде. Бу чыннан да шулай бит! 16 ноябрьдә халыкара толерантлык көнен билгеләп уздык. Көнен билгеләдек, ә толерантлыгыбыз арттымы икән соң? Юктыр, мөгаен. Җәмгыятебез бит гел ак һәм карадан тора: халык җирлегә һәм килмешәккә, динлегә һәм денсезгә, байга һәм ярлыга, канун буенча яшәүчегә...

«Көн»е бар, ә толерантлык бармы?

Юкка гына, һәркем үзенчә акылдан шаша, дими торганнардыр инде. Бу чыннан да шулай бит! 16 ноябрьдә халыкара толерантлык көнен билгеләп уздык. Көнен билгеләдек, ә толерантлыгыбыз арттымы икән соң? Юктыр, мөгаен. Җәмгыятебез бит гел ак һәм карадан тора: халык җирлегә һәм килмешәккә, динлегә һәм денсезгә, байга һәм ярлыга, канун буенча яшәүчегә...

Юкка гына, һәркем үзенчә акылдан шаша, дими торганнардыр инде.
Бу чыннан да шулай бит! 16 ноябрьдә халыкара толерантлык көнен билгеләп уздык. Көнен билгеләдек, ә толерантлыгыбыз арттымы икән соң? Юктыр, мөгаен. Җәмгыятебез бит гел ак һәм карадан тора: халык җирлегә һәм килмешәккә, динлегә һәм денсезгә, байга һәм ярлыга, канун буенча яшәүчегә һәм аны бозучыларга, сәламәтләргә һәм гарип-горабага, җенси күпчелеккә һәм зәңгәр-алсуларга бүленә...
Кем өчендер гадәти булган әйберләр белән икенче берәүләрнең көрәше бүген шактый киң чагылыш таба һәм көнүзәк мәсьәләгә әверелә. Әле берәүләргә мәктәп баласының хиҗаптан укырга йөрүе ошап бетми, әле икенчеләренең мәчеттән яңгыраучы азан йокысын бүлә, әле өченчеләре шәһәр эчендә атышлар белән туй уздыра; кайсыларыдыр мөселман дөньясын түбәнсетүче төрле фильмнар, карикатуралар ясый; һәйкәлләр, пирамидалар белән көрәш башларга хыяллана; чиркәүдә шәрә җыр-биюләр оештыра; ил Конституциясен үз ягына борырга тели - саный китсәк, мондый «үрнәк»ләрне барлап бетерергә кул-аяк бармаклары гына җитми дә.
Толерантлык бит ул - читләр фикерен, башкаларның яшәү рәвешен, гореф-гадәтләрен, үз-үзләрен тотышларын кабул итә белүне аңлата. Ә бу адәм балаларына, ай-һай, авыр бирелә. Чөнки һәркемнең үз дөреслеге, үз мәсләк-кыйбласы, ахыр чиктә үз нәфесе бар бит. Һәр кеше фәкать шулардан чыгып кына фикер йөртә. Европа цивилизациясе әнә толерант булабыз дип, бар азчылык тарафдарларына да юл куя килеп, бүген бөтен дөнья җәмгыятен төрле бозыклыкларга, азгынлык һәм анархиягә өстери. Ә кемгәдер яшәү нормасы булган ул күренешләр икенче берәүләр өчен кыргыйлык йә булмаса бозыклык, әхлаксызлык, имансызлык.
Чиксез толерантлык турында хәтта төрле мәзәкләр дә туып тора. Мәсәлән, берәр кайчан Америка Президенты булып, һичшиксез, кара тәнле балага узган ятимә лесбиянка сайланачак, өстәвенә ул инвалид та булса, тагын да күркәмрәк, дип төрттерә кайберәүләр.
Хәер, Президентның беренче сыйфатына Америка инде үз тарихында икенче мәртәбә ирешә алды, алар кара тәнле Барак Обаманы янә Президент итеп сайладылар. Ул арада үзләрен мөселман дип санаучы кайберәүләр «дөньяны потларга табыну бозыклыгыннан коткарабыз» дип, «Дон Кихот»ларга әверелергә, Мисыр пирамидалары, Сфинкслар белән көрәшеп йөрергә чамалый. Бүген Палестинада Газзә халкы белән сугышып ятучы израильлеләрнең кайбер оешмалары исә, «Исламчы»ларны мәдәни мирасларны җимерүдә гаепләп: «Кыргыйлар яклы булмагыз, һәрвакыт мәдәниятлеләр ягында булыгыз!» ише лозунглар күтәрә.
Һәр рәхәтнең үз михнәте булган кебек, күпме генә мультикультура, глобальләшү, толерант булу турында сүз куертмасыннар, бөтен фикер сөрешләрен легальләштереп бетерү - ил тотрыклылыгы, әхлаклылык нормалары, җирле мәдәният һәм җәмгыять татулыгы өчен куркыныч тудыра, җитмәсә берәүләрнең уй-фикерләре, эшчәнлекләре икенче берәүнең хокук-мәнфәгатьләрен кысуга, дини хисләрен рәнҗетүгә дә китерергә мөмкин. Бу уңайдан хакимият нинди дә булса чаралар күрү, гражданлык җәмгыятенең универсаль рецептын уйлап табу турында да уйлый булса кирәк. Мәсәлән, сентябрь азагында Россия Дәүләт Думасында «Гражданнарның дини хисләрен мәсхәр итүне тыярга» тиешле канун проектының тәкъдим ителүе дә күпмедер шул хакта сөйли. Аның нигезендә РФ Җинаять кодексының 243 нче маддәсенең беренче өлешен тулыландырырга тәкъдим ителә. Аерым алганда, гражданнарның дини йолаларын һәм дини хисләрен мәсхәрәләгән өчен 300 меңгә кадәр штраф сугу җәзасы һәм 200 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш яки өч елга кадәр иректән мәхрүм ителү карала. Бу үзгәреш гамәлгә керсә, изге саналучы дини предмет һәм объектларны һәртөрле мәсхәрәләгән кешеләргә исә 100 меңнән 500 меңгә кадәр штраф, 400 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш яки 5 елга кадәр иректән мәхрүм ителү дә янарга мөмкин. Тик кемнең дини хокуклары кысылуын кем бәяләячәк соң? Ул бәяләүченең фикере субъектив, берьяклы яки ике төрле стандартлы булмаячакмы? Мәсьәләнең бу өлеше әлегә төрлечә фикер йөртүгә, күңелдә шик тууга да урын калдыра...
РФ Президенты Владимир Путин исә бу канунны кабул итү белән ашыкмаска киңәш итә. Яңарак кына узган кеше хокукларын яклау буенча Президент киңәшмәсе утырышында ул әлеге мәсьәләне җентекләп өйрәнергә чакырды. «Дәүләт халыкның дини мәнфәгатьләрен яклау турында уйларга тиеш. Әлбәттә, бу юридик норма түгел, ә бәлки, хис мөнәсәбәтләре. Кешенең вөҗдан иреген яклау нормалары да бар бит. Бу гына җитәдерме, әйтә алмыйм. Барысын да ныклап анализларга кирәк», - диде ул, һәм Россия җәмгыятендә дөнья диннәре белән гомуммәдәният кыйммәтләрен аңлап бетерү җитмәвен ассызыклап үтте. Президент шулай ук кыйммәтләрне кешегә көч белән тагып булмавын аңлаганын, әмма «Мөселманнарның гаепсезлеге» ише фильмнар аркасында туучы коточкыч нәтиҗәләрне булдырмауны кайгыртырга кирәклеген җиткерә.
Моннан тыш Россия Дәүләт Думасы декабрь башына кадәр якын арадагы 13 ел өчен халыкара мөнәсәбәтләрне көйләү максатыннан милли сәясәт стратегиясен кабул итәргә ниятли. Стратегияне төзүче төркем башлыгы Вячеслав Михайлов документ нигезенә «Россия гражданы милләте» дигән яңа атама кертеләчәге хакында җиткерә. «Без бу атаманы беренче тапкыр кертәбез, әмма этник билгеләнүдән баш тартмыйбыз», - ди Михайлов, бу стратегиягә Советлар Союзы һәм Россия Империясе тәҗрибәсенең иң яхшы үрнәкләрен кертергә җыенуларын ассызыклап. Советлар Союзының «уртак милләт төзибез», дип, диннәргә дә, милләтләргә дә ясаган һөҗүмен яхшы хәтерлисездер. Бу юлы ни килеп чыгасын вакыт үзе күрсәтер.
Бер фикер тарафдарларының көчәеп китүе еш кына икенче берәүләрнең хокуклары кысыла башлауга китерә. Ә кемнеңдер мәнфәгатьләрен кысрыклау бу инде толерантлык, демократия үрнәге була алмый. Нәтиҗәдә, кайберәүләр, башкаларга карата толерант булам дип, үз мәнфәгатьләрен дә корбан итә башлый. Монысы инде, минемчә, үз-үзеңне хөрмәтләмәү, кем әйтмешли, мазахистлык күренеше. Менә шуннан үзеңне хөрмәт итсәң - башкалар тарафыннан үзеңә «радикал», «сепаратист», «шовинист» ише ярлыклар тагылуны, ә башкаларны хөрмәт итәсең икән - үз мәсләк-идеяләреңә, динеңә, милләтеңә, мәдәниятеңә хилафлык китерүеңне, үз-үзеңә хыянәт итүеңне көт тә тор. Кыскасы - алтын урталыкны табуы шактый кыен, моның өчен күрәләтә сукыр, ишетә торып чукрак булырга, күп очракта юл куя белеп, үз эчеңдә бикләнеп яшәргә, ахыр чиктә - кемдер хакына үз-үзеңә толерантсыз булырга кирәк. Нәтиҗә буларак, толерантлыкка барыбер ирешеп булмый. Күп очракта шулай яшибез дә...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading