Шәһри Казан

Кәнфит кәгазен дә җыялар: чүпне кайда куярга?

Сез чүпне аерып җыясызмы? Мин җыям, дөресрәге, тырышам. Чүп чиләге янында аерым пакетлар тотам. Берсенә – макулатура, икенчесенә пластик шешә-савытлар җыелып бара.

Кием-салымны хәйрия оешмаларына озатам. Үземне чүпне аралап җыючы дип йөри идем. «ЭкоЛогично | Казань» волонтерлык хәрәкәте оештыра торган акциядә катнашып, экология­гә битараф булмаучыларның чүпне ничек сортларга аерып җыюын күреп кайтканнан соң, алар рәтенә басар өчен әле шактый тырышырга кирәклеген аңладым.

Чүп Һәм азарт

«ЭкоЛогично | Казань» проекты активисты Фәридә Газимова кичтән үк кайда һәм сәгать ничәдә очрашачагыбызны әйтеп, үзем белән перчатка, кайчы, маркер алып килергә кушты. Сәгать унга Казанның бер сәүдә үзәгенә юл тоттым. Ял көне иртән торып калдыклар китереп йөрүчеләр берән-сәрән генә булыр, эшләгән арада берочтан сөйләштергәләрмен дә дип ниятләп куйган идем. Эзләп тә йөрер­гә кирәк булмады, машина куя торган бер урында халык Сабан туена җыелган кебек гөж килә. Шунда ук мине пакетлар кидереп куелган буш зур чиләкләр янына бастырып куйдылар. Аларның һәрберсенә маркер белән нәрсә җыелачагын язып элдек. Кайда ул сөйләшеп тору, монда тиз-тиз эшләргә кирәк.
Һәр әйбер аерым җыела: компакт-дискларны – бер чиләккә, аларның тартмаларын икенчесенә салалар. Теш щеткасы, сок эчә торган трубкалар, кырынгычлар, пластик карталар шулай ук һәрберсе өчен әзерләп куелган чиләкләргә тутырыла. Фольга белән пластик фольга да (алары да икенчел чималга китүен белми идем) бүленә. Техниканың һәм уенчыкларның эшли торганы һәм җимерекләре аерым җыела. Гөл чүлмәкләрен дә башкалар белән кушмыйлар. Пластикның да әллә ничә төре бар икән. Пластик шешәләрнең капкачлары да өч төргә бүленеп тутырыла. Волонтерлар һәр кешегә аңлатып, кайсын кая салырга икәнлеген әйтеп тора. Икенчел чимал алып килүчеләр үзләре дә хәйран гына мәгълүматлы. Кайсы төр чималны нинди чиләк-тартмага саласын үзләре белә. Мине иң сокландырганы – яшь егет-кызларның экологиягә битараф булмавы. Килүчеләрнең 99 процентын алар тәшкил итә дисәм, ялгыш булмас. Яшь гаиләләр хәтта балалары белән дә килгән.

Екатерина Савельева икенче тапкыр кулланып була торган калдык­ларны гаражда җыеп барып, аннары машина багажнигына тутырып, «ЭкоЛогично | Казань» уздырган акцияләргә махсус килә. Ул хәтта кәнфит кәгазьләрен дә аерым пакетка җыеп бара икән.

– Бер гадәткә кергәч, авырлыгы юк. Киресенчә, азартка кереп җыя башлыйсың. Әниләргә кунакка баргач та, ташламагыз, үзем белән алып китәм, дим. Башта аптырап карыйлар иде, хәзер ияләштеләр инде, – ди ул.
Альбина Шиһабетдинова бер ел элек пластик шешәләрне генә аерып җыйган. Социаль челтәрдә махсус акцияләр оештырылуын белеп алгач, икенчел чимал буларак кулланып була торган калдыкларны балконда аерып җыя башлаган.

– Экологиягә битараф булмасак иде, балаларыбыз һәм оныкларыбызның да яшисе бар бит әле. Без аларга үзебездән соң нәрсә калдырабыз? Пычранган һава, пластик тулган диңгез-океаннар, чүп полигоннары – күз алдына китерергә дә куркыныч, – ди Альбина.
Кәнфит кәгазьләрен генә түгел, майонез һәм кетчуп, йогыртлардан бушаган савытларны да кисеп, юып алып килгәннәр. Йогыртның фольгалы капкачларын да ыргытмыйлар икән.

Акциягә «Мамино Сердце» хәйрия фонды вәкилләре дә килгән иде. Яхшы хәлдәге кием-салым, уенчык­ларны аларга тапшырдылар. Ярты сәгать эчендә машина багажнигы шыгрым тулды.

– Фонд күп балалы, аз керемле, авыр хәлдә калган һәм инвалид бала тәрбияләнә торган гаиләләргә булыша.  «ЭкоЛогично | Казань» хәрәкәте белән дә актив эшлибез. Алар ярдәмендә яхшы хәлдәге кием һәм уенчык­ларны җыеп, безнең канат астында булган гаиләләргә тапшырабыз, – ди Светлана Сватунова.

Акча бирәләрме?

Сәүдә үзәге янында булгач, анда килүчеләр дә кызыксынып карап китә. Урта яшьләрдәге берничә ханым килеп, аның өчен акча бирәләрме соң дип сорап карады, юк дигәч, ә нәрсә бирәсез, диләр. Берни дә бирмиләр дигән җавапны ишеткәч, сәер генә карап китәләр. Эшләре беткән дип мыгырданып китүчесе дә табылды. Волонтерлар ияләшкән, күрәсең, елмаеп, бу акциянең никадәр мөһим булуын тыныч кына аңлаталар.

Реклама

Икенчел чимал җыю пункты активисты Фәридә Газимова сүзләренчә, волонтерлар да биредә бушка эшли. Җыелган әйберләрне эшкәртүчеләргә тапшыралар, булган керем исә машина ялларга, бензинга түләргә, склад арендаларга китә, әле җитми дә кала икән.  

Бу юлы да мобиль пунктка бер «ГАЗель» машинасы белән макулатура, алюминий банкалар һәм ПЭТ-шешәләр җыючы килгән иде. Калган бөтен чималны складка озаттылар. Акция барышында барысы 572 кг чимал: 51 кг – каты пластик; 142 кг – йомшак пластик; 291 кг – макулатура; 25 кг – тетрапак; 4 кг – пластик капкач; 20 кг – металл; 17 кг – пластик уенчык; 20 кг компакт-диск һәм техника җыелды. 110 кг кием һәм йомшак уенчыкларны «Мамино сердце» хәйрия фонды алып китте. Бер сәгать эчендә мобиль пунктка 357 кеше килде. Ә менә башка сәүдә челтәре янында узган акцияләргә меңнән артык кеше килә, анда хәтта чират торып тапшыралар ди.

Акциядә «Динамо-18» футбол командасы футболчылары да волонтер булып катнашты.
– Волонтерлар безгә бик теләп кушыла. Бу эштән канәгатьлек аласың, үзеңне җәмгыять өчен кирәкле кеше итеп сизәсең, – ди Фәридә.

Белә идегезме?

Йомшак һәм каты пластикны аерып җыялар, дидем. Фәридә аңлатуынча, йомшак пластик – йомарлап була торганы. Аңа печенье, ярмалар, макарон, шоколад, ипи төргәкләре, гадәти пакетлар (силикон, таркала торган һәм 3 маркировкалыдан башка) керә. Шулай ук 1 PET, 2 HDPE, 4 LDPE, 5 РР, 6 PS, 7 Other, С/РР, С/LDPE маркировкалылары да йомшак пластик булып тора. Бу төр пластикны комлы полимер плитә ясаганда кулланалар икән. Дой-пак, ягъни соус, майонез, кетчуптан бушаган савытлар да икенчел чимал буларак шул максаттан файдаланыла.

 

Каты пластик исә пакеттан катырак, йомарлап булмый торганы. Ул үз эченә эчемлекләрдән бушаган шешәләрне, канистр, көнкүреш химиясе флаконнарын ала. PP 5, PET 1 маркировкалы сөт һәм башка продуктлар контейнерлары, элгеч, йомырка савытлары, 1 PET, 2 HDPE, 4 LDPE, 5 PP, 6 PS маркировкасы куелган савытлар да шуңа керә. Аларны тапшырганда юып, әйбәтләп изеп бирәсе. Боларын кабат пластик җитештерү һәм төзелеш материаллары-җылыткычлар эшләү өчен кулланалар.

Пластик капкачларны «Волшебные крышечки» проектына тапшыралар, аннан килгән акчалар эт һәм мәчеләр тота торган приютка бирелә.
Төрле чималны төрле шәһәрләргә, әйтик, теш щеткалары, компакт-дискларны һәм пластик карталарны – Санкт-Петербургка, тетрапакны Түбән Новгород шәһәренә озаталар. Кирәкле күләмдә җыелганчы, алар складта саклана.
Ә менә пыяла җыю оештырылмаган иде, чөнки ул икенче кат җитештерүче өчен зур күләмдә кирәк. Аны «Мега» сәүдә үзәгендәге сортларга аера торган станциягә генә алып барып бирергә була.

 

«ЭкоЛогично | Казань» проекты турында тулырак мәгълүматлы булу өчен сайтларына (ecologickzn.ru) күз салу комачау итмәс.

Мобиль пунктның кайда һәм кайчан эшләячәге турында яңалыклар белән танышып барырга теләсәгез, «ВКонтакте»да «ЭкоЛогично | Казань» төркеменә язылып куярга була.

Яхшы хәлдәге китапларны тапшыручылар өчен «ВКонтакте» челтәрендә махсус төркемгә (Буккроссинг Казань) языла ала.

Ватык велосипедлар тапшыру турында мәгълүмат кирәксә, шул ук социаль челтәрдәге «Велодобро» төркеме ярдәмгә килер.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: