Шәһри Казан

«Кол Шәриф»кә тавыш бирү дәвам итә

Казанның «Кол Шәриф» мәчете илнең төп истәлекле урыннары арасында әлегә унөченче урында бара. Соңгы биш көн эчендә генә дә ул биш баскычка күтәрелгән.

Реклама

Билгеле булганча, «Кол Шәриф» мәчете «Россия 10» бәйгесендә катнаша. Хәзерге вакытта проектның икенче этабы бара. Ул 1 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. 2 сентябрьдән 29 сентябрьгә кадәр финал этабы узачак.
«Кол Шәриф» җиңүчеләр арасында булсын өчен, 10russia.ru сайтына кереп тавыш бирергә кирәк, шулай ук билгеле бер сан белән смс җибәрергә дә мөмкин, бу турыда тулырак мәгълүматны сайттан табарга була. Шуны истә тотыгыз: 24 сәгать эчендә бер компьютер яки телефоннан өч тапкыр тавыш бирергә рөхсәт ителә. «Кол Шәриф» җиңсен, дисәк, аның өчен тавыш бирик!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: