16+

Конфедерацияләр Кубогы башлана: нәрсәгә әзер булырга һәм матчка үзең белән нәрсә алырга ярамый?

Конфедерацияләр Кубогы башлана: нәрсәгә әзер булырга һәм матчка үзең белән нәрсә алырга ярамый?

Без зарыгып көткән Конфедерацияләр Кубогы да килеп җитте. 17 июнь көнне, Санкт-Петербург стадионында Россия - Яңа Зеландия арасында беренче матч була. Казанга исә инде Мексика, Португалия футболистлары килде.

Роналду да, Санчес та бездә

«Казан-Арена» стадионында беренче матч (Португалия - Мексика) 18 июнь көнне булачак. 22 июнь - Германия - Чили, 24 июнь - Россия - Мексика уеннары узачак. Ә 28 июньдә Казан I ярымфинал уенын кабул итә. Әлегә бу уенда кемнәр көч сынашачагы билгесез, ләкин матчка билетлар сатылу тизлегенә күз салсак, ул һичшиксез «кызу» булачак.

Конфедерацияләр Кубогы узачак башка шәһәрләр белән чагыштырганда, иң күп бәхет елмайганы - Казан. Бары бездә дөнья футболының иң якты йолдызларын - Роналду, Видаль, Санчесны күреп булачак. Футбол җанатарлары инде аларны каршы алырга үзенчә «күчтәнәчләр» дә әзерләгән. Җанатарлар Роналду яшәячәк кунакханә каршындагы өч катлы бинага танылган футболчының граффити сурәтен ясап куйган.


Билетлар

Конфедерацияләр Кубогы матчларына якынча 70 процент билет сатылган инде. Ләкин матчны стадионда карыйсы килгәннәр өчен билет алу мөмкинлеге бар әле.

- Билетларның сатуда булуы Конфедерацияләр Кубогы өчен нормаль күренеш, чөнки без ярымфиналга, финалга кемнәр чыгасын, матчта өченче урын өчен кемнәр уйнаячагын белмибез. Ләкин билетлар йөз процент сатылып бетәчәк, - ди «Россия - 2018» оештыру комитеты җитәкчесе Алексей Сорокин.

Бездә, башка командалар матчларына караганда, Россия җыелма командасы уеннарына билетларны күпләп сатып алалар. Матчның группалы этапларына билет бәясе - 960 сумнан 9000 сумга кадәр. Ярымфиналга билет бәяләре - 2240-10700 сумнар. Шуны әйтеп китәргә кирәк, очсыз билетларга артык кызыкмагыз. Ул урыннар капка артында булып, уенны бөтенләй күрмәскә мөмкинсез. Яхшы урыннарга билетлар чит ил валютасында гына сатыла. Бер билет якынча 135 доллар (8000 сум) булырга мөмкин.





Казан үзәгендә - Балык Бистәсе

Безнең өчен Конфедерацияләр Кубогы футбол матчлары белән генә түгел, ә төрледән-төрле кызыклы мәдәни чаралары, фестивальләре белән дә истә калачак.

16-22 июнь көннәрендә FISHKA балык фестивале уза. Балыкны тотарга да, ашарга да яратучыларны берләштерә торган чара бу. Ул Казанның нәкъ үзәгендә - «Казан» гаилә үзәге мәйданында җәеләчәк. Биредә каланың иң яхшы ун рестораны, биш урам туклану үзәге уха пешерәчәк, балыктан төрле тәм-томнар әзерләячәк. Үзләре балык пешерү осталыкларына төшенәсе килгәннәр өчен аерым мәйданчыклар эшләячәк. Шулай ук табын җәю, татлы әтәчләр әзерләү буенча да кызыклы остаханәләр оештырыла. Махсус кунак - шоумен Оскар Кучера.

17 июнь көнне шәһәр халкына төшке ашка 1000 литрлы уха пешерәчәкләр. Аны һәркем бушлай татып карый ала. Моннан тыш уханы Казанның 32 ресторанында авыз итеп булачак. FISHKA фестивале вакытында барлык рестораннарда да балыклы көннәр уза.

Кунакларны Казан татар халкының төрле милли ашлары белән дә сыйлый. Нәрсә-нәрсә, ләкин бездән берәү дә ач китмәячәк! «Тәмнәр Казаны» дигән туристлык маршрутын гына алыйк. Әлеге маршрутны сайлаучылар шәһәр буйлап автобуста йөреп, төрле милли ризыклардан авыз итеп, аларның тарихын ишетәчәкләр. Туристлар «Туган авылым» милли кухня музеена, «Чәк-чәк музее»на тукталачак, Иске Татар бистәсе буйлап сәяхәт итәчәк. Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов сүзләренчә, бу экскурсия матч вакытында гына түгел, ә даими булачак.

Башка төрле күңел ачу чаралары да каралган. «Казан чын ирләр өчен!» дигәнен сайлаучылар парашюттан сикереп, Зәңгәр күл төбенә акваланг белән төшәчәк. «Казан» ипподромы мавыктыргыч ат чабышлары тәкъдим итә. KazanRing автодромында исә рульдә сикәлтәле юллар үтеп булачак.

- Гадәттә, футбол җанатарлары бик актив, адреналин яратучы була. Шуңа да мондый ярышлар аларның күңелләренә хуш килергә тиеш, - ди Сергей Иванов.

«Казан Кирмәне» музей-тыюлыгы, даими үткәрелеп килә торган экскурсияләреннән тыш, «Диннәр көе» дигән фестивальгә чакыра. Татарстанның дәүләт камера хоры һәм «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры төрле диннәрнең көйләрен башкара, төрле милләтләрнең җырларын яңгыратачак. 30 июнь-1 июль көннәрендә үтәчәк The Kremlin Confederation of Art чарасында дөньяда бердәнбер пианистлар оркестры, бию, вокал, хор коллективлары, перфоманс күренешләре белән таныша аласыз.

Конфедерацияләр Кубогы вакытында Казанга 150-200 мең җанатар киләчәк. Иң күп җанатарлар Чилидан булыр дип көтелә.


Матчка үзең белән нәрсә алырга ярамый?

  • шартлаткыч, тиз янып китә торган җайланмалар (әйтик, газ баллоны);
  • пычак, лезвие кебек кисә, кадый торган әйберләр;
  • музыка уен кораллары;
  • рулонлы яки пачкалы кәгазь;
  • бронежилет;
  • күләме бер савыттан арткан җиде төрле дару (авыру кеше даруын рус яки инглиз телендә бирелгән табиб рецепты буенча алып керә ала);
  • наркотик, психотроп кулланмалар, тәмәке;
  • эш кораллары;
  • пыяла савытлар;
  • 100 мл дан да арткан сыеклык;
  • термос;
  • ризык, эчемлекләр;
  • йорт хайваннарын;
  • киңлеге 75 смдан арткан букча;
  • велосипед, роликлар, скейтборд, самокат;
  • 2x1,5 метрдан зуррак булган флаглар, банерлар;
  • ябык килеш 25 смдан да озынрак булган зонтлар һ.б.


Юллар

Матч көннәрендә өченче транспорт дамбасында машина йөреше чикләнә, 20 җәмәгать транспортының маршруты үзгәрә. Шуңа да шәһәр хакимияте барасы юлларны алдан планлаштырырга, юл чикләүләре турында онытмаска киңәш итә.



Матч көннәрендә Сибгат Хәким, Чистай, Ямашев проспекты, Гаврилов, Академик Арбузов, Журналистлар, Таҗи Гыйззәт, Гаяз Исхакый, Чернышевский, Лесгафт урамнары өлешчә ябылачак. Шулай ук Адоратский урамы (Четаев - Чистай урамнары аралыгында), Журналистлар урамында (Академик Арбузов - Халитов урамнары аралыгында) бер яклы юл хәрәкәте генә булачак. Журналистлар урамыннан Халитов урамына таба сул якка борылырга да ярамаячак. Николай Ершов урамында да кайбер чикләүләр кертелә. Юл билгеләренә игътибарлырак булыгыз.

Шәһәр хакимияте матч көннәрендә машиналарны өйдә калдырып, җәмәгать транспортыннан файдаланырга өнди. Ләкин автобус, троллейбус, трамвай маршрутларында да үзгәрешләр булачак.

10, 10а, 18, 33, 35, 35а, 36, 44, 45, 46, 49, 55, 60, 62нче автобус маршрутлары өчен, Яңа Савин районына таба хәрәкәт иткәндә, соңгы тукталыш - «Ветеринария академиясе». Алар Ямашев проспектыннан кире борылып китәчәк. Кире яктан килгәндә, бу маршрутлар «Адоратский урамы» тукталышына кадәр бара. Автобуслар шулай ук Ямашев проспектыннан борылып кире китәчәк.

74, 74а, 75, 76нчы автобусларның маршруты да өлешчә үзгәрә. 5нче трамвай маршруты икегә бүленә. Уен көннәрендә ул «Солнечный город» - «Ветеринария академиясе», «Тимер юл вокзалы» - «Адоратский урамы» буйлап кына йөриячәк. 6нчы трамвай матч барганда вакытлыча туктатыла.


Журналистлар өчен аерым үзәк

15 июньнән «Пирамида»да Конфедерацияләр Кубогына аккредитация уза алмаган журналистлар өчен матбугат үзәге эшли башлады. Биредә 231 Россия һәм 92 чит ил журналисты эшләячәк.

Матбугат үзәге көн саен 10.00-23.00 сәгатьләрдә хезмәт күрсәтә. Матч көннәрендә эш сәгате төнге икегә кадәр озынайтыла.

Үзәктә 20 матбугат конференциясе уздыру планлаштырыла. Читтән килгән журналистлар өчен Казан Кремле, Зөя утрау-шәһәрчеге, Иннополис, IT-парк һәм башка төрле музейларга 18 экскурсия оештырыла. Матчлар зур экраннарда күрсәтеләчәк.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading