16+

«Ветеран» Илшат, «кыйбатлы» Ренас, 5 яшьлек чемпионнар, яки күл буенда мастер-класста күргәннәрем

Казанның Кабан күле буендагы мәйданчыкта бүген өч спорт төре буенча мастер-класс булып узды. Татарча көрәш буенча да үткәрелә дигәч, без дә кызыксындык. Алдан яңгыр, урыны белән боз явып узды.

«Ветеран» Илшат, «кыйбатлы» Ренас, 5 яшьлек чемпионнар, яки күл буенда мастер-класста күргәннәрем

Казанның Кабан күле буендагы мәйданчыкта бүген өч спорт төре буенча мастер-класс булып узды. Татарча көрәш буенча да үткәрелә дигәч, без дә кызыксындык. Алдан яңгыр, урыны белән боз явып узды.

Һава торышы да тәэсир иткәндер, җыелучылар азрак иде.
- Алдан белдерү биргәндә, анкеталар да элдек. Язылучы балалар шактый иде. Һава торышы бераз планнарны бозды. Әмма борчылмыйбыз. Әле мондый мастер-классны беренче тапкыр гына үткәрүебез. Дәвамлы булачак, - дип белдерде оештыручылар. 

Татарча көрәш буенча мастер-классны танылган көрәшчеләр, "Зилант" клубы тренерлары Ренас Кәлимуллин һәм Ришат Гобәйдуллин күрсәтте. Көрәшче, тренер, хөкемдар
Илшат Идиатов та килгән иде. Аралашып тордык. Әле кичә генә Арчада булып узган Ат бәйрәмендә көрәшеп, үз авырлыгында I урын алды ул. Тагын бер тапкыр җиңүе белән котладык. "Үз ягыгыз булгач, Арчаның һавасы да килешкән шул. Барыгыз да җиңгән!" - дип соклану да белдердек).
- Мин ветеран көрәшче булып саналамдыр инде бүгенге көндә. 40+ та көрәшүчеләр юк диярлек. Рәсми ярышларда да катнашам бит. Мастер-класска да килдем әле менә. Алга таба да I урыннар алып йөрер өчен анысы да кирәк", - диде Илшат уенын-чынын бергә кушып (көлештек).

- Элек мондый мастер-класслар юк иде инде, Илшат?
- Мастер-класс түгел, безнең яшь вакытта мондый келәмнәр дә юк иде. Кырыйлары ертылып беткән каты коверда шөгыльләндек. Тренажер да, "чучело" да юк иде. Кешене муенга утыртып "качать" итә идек. Хәзер көрәштә шөгыльләнер өчен  бөтен мөмкинлек бар. Милли спортыбыз үссен өчен, иганәчеләр дә бик булыша, тырыша. Ярышлар да күп, бүләкләр дә бар. Көрәшкә килүче балалар гына аз. Аннан, хәзерге балалар йомшаграк. Бик сүз әйтеп тә булмый. Без үскәндә, безгә каты тордылар: орышалар да, куып та чыгаралар, эләктереп тә алалар иде, - ди Илшат. 

Ренас Кәлимуллин да бүген көрәштә мөмкинлекләр күп булуын әйтеп узды. "Унышар тапкыр тегелгән келәмдә көрәшеп үстек без. Аннары районнан бер тренажер җибәрделәр. Барыбызга да шул иде. Таләпләр дә каты иде. Бераз тыңламый башласак, үземнең бабай мине спортзалдан куып чыгара иде", - дип искә алды ул балачак һәм үсмер вакытларын. 

Көрәшче, тренер Илмир Төхвәтуллин 4 яшьлек улы Муратны да алып килгән. Олылар артыннан күрсәтелгәннәрне шартын китереп кабатлап бара, өйдә дә спорт белән актив шөгыльләнә икән.
- Мурат, әтиең кебек көрәшче буласың инде, әйе бит?
- Әйеее. 

- Әтиең көчлерәкме, Ренас абыеңмы?
-Ренас абый. Әтием дә көчле!
6 яшьлек Кәрим белән дә таныштым. Әнисе белән килгән. Көрәшкә йөрергә кызыксына икән. "Үскәч, чемпион булам", - ди. 

Көрәш алымнарын кызып китеп карый гына башлаган идек, төгәлләп тә куйдылар. "Әллә бетте дәме?" - дип сораган идем:
- Минем чыгышлар кыйбат йөри бит. Бүгенгә шуның хәтлесе, - дип шаяртты Ренас. 

Оештыручылар алга таба мондый мастер-классларны айга ике, хәтта өчәр тапкыр уздырырга ниятли. Кабан күле буенда саф һавада шулай бергә күрешү, балаларга, үсмерләргә танылган көрәшчеләр белән аралашу, алардан мастер-класс алу күңелле дә, файдалы да. Теләгән һәркем килә ала. 

Лилия ЙОСЫПОВА.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading