Шәһри Казан

«Коръәнне яттан өйрәнәсем килә!»

Хәдичә ЮНЫСның җырларын әле очрашканчы ук гаҗәпләнеп тыңлаган идем. Якыннан танышкач, кызга булган соклануым бермә-бер артты. Күпчелек яшьтәшләре кебек нәрсә эшләргә белми тилмерми ул. Мәктәп, телевидение, җыр дәресе, бәйгеләр, бию - 11 яшьлек Хәдичәнең көне тагын бик күп шөгыльләргә бай. Ә буш вакытында ул Коръән йә тарих китаплары укый, әнисенә...

Кызының сәләте турында әнисе Лилия ханым болай дип сөйләде: «Бала тудыру йортында сабыйларны алып чыкканда, иң беренче Хәдичәнең көчле тавышы ишетелә, аңа башка балалар кушыла иде. Шәфкать туташлары да: «Бу кызыгыз җырчы булыр, ахры», - диделәр. Әле бик кечкенә чагында ук «В лесу родилась елочка» җырын ишетеп, шуны көйләп йөри башлады. Көйне бик тиз отып алуын шунда аңладык».
Хәдичә, хәтер йомгагын сүтеп, беренче тапкыр сәхнәгә чыккан көненә кайтып килде:
- 7-8 яшьләрдә мине мәктәптән бер бәйгедә катнашырга җибәрделәр. Шунда беренче тапкыр сәхнәгә чыктым. Конкурсның исеме хәтердә калмаган, жюрида Римма апа Ибраһимова булуы исемдә. Мин ул вакытта авырый идем, шуңа күрә тиешле дәрәҗәдә чыгыш ясый алмадым һәм конкурстан үтмәдем.
- Иҗат кешесе югарыга да күтәрелә, егылып та төшә шул. Синең «Сандугач керде күңелгә», «Звуки музыки», «Җырлы-моңлы балачак» кебек конкурсларда лауреат булуыңны, хәйрия концертларында катнашып, рәхмәт хатлары алуыңны беләм. Җиңелүләрне ничек кабул итәсең?
- Тагын да тырышыбрак эшләргә кирәк дигән фикергә киләм. Минусларны бетерү өстендә эшләргә тырышам. «Йолдызлык» конкурсында чыгыш ясаганда бик нык каушадым, шунлыктан тавышым калтырады. Ул бәйгедә үтмәгәч, бераз елап та алдым әле.
- Димәк, сәхнәгә чыкканда каушыйсың?
- Чыгыш ясый башлаган вакыттагы кебек үк түгел, ләкин барыбер каушата. Камера алдында сизелми ул хис, ә менә сәхнәгә, күп кеше алдына чыкканда дулкынланам.
- Син «Яшь ТНВ» телеканалында алып баручы да бит әле. Анда үзең барып кердеңме, әллә инде телевидение үзе сине эзләп таптымы?
- Бу минем өчен көтелмәгән хәл булды. Мине «Күчтәнәч» тапшыруында чыгыш ясарга чакырганнар иде. Тапшыруда үз-үземне тыныч тотуымны, курыкмавымны истә калдырганнар. Бер очрашуда Рамилә апа Сәхабетдинова миңа алып баручы булырга тәкъдим итте. Үземне әлеге рольдә бөтенләй күз алдына китерә алмый идем. Телевидение ниндидер буй җитмәслек дөнья булып тоела иде. Сынап карау вакытында сүзләр бирделәр, мин аларны өйрәнеп, камерага сөйләдем. Минем чыгышымны ошаттылар һәм алып баручы итеп алдылар.
- Мәктәп белән дуслыгың ничегрәк?
- Мәктәпкә йөрергә бик яратам, «5»легә генә укыйм. Аеруча рус, татар, төрек телләре, уку, әйләнә-тирә дөнья, тарих дәресләре ошый. Математикага гына бик исем китми. Иншаларны бик теләп язам. Минем язганнарны укыганда сыйныфташларым арып бетәләр. Быел бик җаваплы елым - БДИ тапшырасы бар.
- Синең бу кадәр тыгыз графигыңда ял итәргә вакыт табыламы соң?
- Җәй көне мәктәптә дә каникул, телевидениедә дә отпуск. Рәхәтләнеп ял итеп, ел буе эшләрлек һәм укырлык көч туплау өчен менә дигән чор. Ялларда гаиләбез белән чит илләргә сәяхәт итәргә яратабыз. Әтием белән әниемнең туган ягы Апаска да еш кайтабыз. Дәү әни белән дәү әти шатланып каршы алалар. Дәү әнием үзенең «фирменный» ризыгы юка белән сыйлый. Шәһәр кызы булсам да, Апас күңелемә якынрак. Биредә рәхәтләнеп ял итеп, саф һава сулап була.
- Киләчәккә нинди теләк-хыяллар белән атлыйсың, Хәдичә?
- Иң зур теләгем - Коръәнне яттан өйрәнү. Татар, рус, төрек, инглиз, гарәп телләрен беләм, француз һәм япон телләрен дә үзләштерәсем килә. Телевидениедә Ислам дине турында яхшы тапшыру эшләргә, кешеләргә динебез турында сөйләргә телим.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: