16+

Кош гриппы табылган авылларда компенсация бирелерме?

Бу көннәрдә шәхси хуҗалыкларында кош-корт тоткан һәм шушы тармак буенча эшләгән кешеләрнең телендә бер генә тема: кош гриппы. Былтыр Лаеш кошчылык фабрикасында бу авырудан 447,8 мең баштан артык тавык яндырылды, әллә никадәрле терлек азыгы юк ителде.

Кош гриппы табылган авылларда компенсация бирелерме?

Бу көннәрдә шәхси хуҗалыкларында кош-корт тоткан һәм шушы тармак буенча эшләгән кешеләрнең телендә бер генә тема: кош гриппы. Былтыр Лаеш кошчылык фабрикасында бу авырудан 447,8 мең баштан артык тавык яндырылды, әллә никадәрле терлек азыгы юк ителде.

Афәт Татарстанны быел да читләтеп узмады, аеруча Чувашия Республикасына якын булган көньяк-көнбатыш районнар зур зыян күрде.

Узган атна башында республиканың биш районында кош гриппы очрагы ачыкланган иде. Министрлар кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсеннән алынган соңгы мәгълүматлар буенча, әлеге авыру инде Буа районындагы кош-кортларга да килеп җиткән. Шулай итеп, әлеге вакытта Чүпрәле районында – 1, Кайбыч районында – 2, Тәтеш районында – 1, Апас районында – 7, Кама Тамагы районында – 6, Буада дүрт инфекция учагы табылган. Гомумән алганда, 900 баш кош-корт (тавык, үрдәк) юк ителгән.

Бу районнарда мал табибларының эше дә, мәшәкате дә артты. Алар инфекция учакларын юк итү буенча эш алып баралар, үлгән кош-кортларны яндыралар, авыру кошлар яшәгән урыннарга дезинфекция ясыйлар. Авыру табылган шәхси хуҗалыклардагы барлык кош-корт юк ителгән. Әлеге вакытта Татарстан белән Чувашия республикалары чигендә алты ветеринар полиция посты эшли, алар чик аша уза торган машиналарны тикшерә.
Дүшәмбе көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы белән республиканың Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Тәтеш районнарында кош гриппы буенча рәсми төстә карантин кертелде. Ул, гадәттә, соңгы авыру кош-корт юк ителгәннән алып, 21 көнгә кертелә.

Чикләү чаралары гамәлдә булган чорда әлеге пунктлар территориясенә чит-ят кешеләр һәм транспорт кертелмәячәк, имин булмаган пункттан чыгучы юллар һәм сукмаклар ябылачак. Шулай ук авыру кошларны сую һәм күмү эше оештырылачак, чиргә тиз бирешүчән кош-корт юк ителәчәк. Моннан тыш, кош-корт, кошчылык продуктлары, кош азыгы һәм азык өстәмәләре әйләнешенә чикләүләр кертелә.

«Куркып калдылар»

Кош гриппыннан зыян күргән кешеләр белән «ШК» хәбәрчесе дә сөйләште. Алар арасында Кайбыч районы Ульянково авылыннан да кеше бар. Авыл җирлеге башлыгы Фәридә Сундурова әйтүенчә, әлеге күңелсез хәл халыкның тынычлыгын алган.

– 16 июльдә миңа Ольга Тяплина шалтыратып, 15 бройлеры үлүеннән зарланды. Ул аларны 8 июльдә Чувашия Республикасыннан сатып алган булган. Заказ биреп кайткан да, өенә кадәр үк китереп биргәннәр. Шуннан соң мин ветеринария хезмәте җитәкчесенә шалтыраттым. 15 бройлерыннан соң, биш әтәче, дүрт тавыгы да үлгән. Ольга Александровна үзе дә Ульянководагы мал табибларына хәбәр иткән булган инде. Алар килеп тикшергәч, үлгән кош-кортны анализ алырга дип алып киткәннәр. Икенче көнне кош гриппы икәнлеге билгеле булды, – диде Фәридә Сундурова.
Авыру башка хуҗалыкларга таралмасын өчен, исән кош-кортларын да юк иткәннәр, алар торган җиргә дезинфекция ясаганнар, авылда карантин игълан ителгән. Гомумән алганда, Ольга Тяплинага сигез мең сум тирәсе зыян килгән.

– 17 июльдә районнан килеп, халык белән аралаштык. Мал табиблары хәлне аңлатып, күрсәтмәләр бирделәр. Ә безне, авыл җирлеге башлыкларын, тиз арада район башлыгы катнашындагы киңәшмәгә җыйдылар. Ульянковода гына түгел, бөтен район буенча аңлату эшләре алып барылды, – ди ул.

Фәридә Сундурова әйтүенчә, авылдагы кош-кортларның баш санын алганнар.
– Халыкка каз-үрдәк, тавыкларын урамга чыгармаска куштык. Ишегалдында тоткан очракта, кошларны куркыта торган карачкылар куярга кирәклеген әйттек. Хәер, халыкның үзләренең дә тынычлыгы бетте. Куркып калдылар. Сорашалар, киңәшләргә колак салалар. Әле ярый, Ольганың бройлерлары ишегалдында гына торган, капка төпләренә чыгып йөрмәгән. Урамда йөрсәләр, зыян күрүчеләр саны күбрәк булган булыр иде, – ди җитәкче.

Кош гриппының кешеләргә дә йогу куркынычы булганлыктан, авылда медицина хезмәткәрләре дә йөреп чыккан.

Компенсация булырмы?

Кама Тамагы – инфекция учаклары иң күп ачыкланган районнарның берсе. Биредә алты хуҗалыкта кош гриппы табылган. Кама Тамагы районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Руслан Шакиров әйтүенчә, аның бишесе – Кама Тамагы бистәсендә, берсе Ишем авылында ачыкланган. Алты хуҗалыкта 264 баш кош-корт юк ителгән. Бирегә дә авыру Чувашия Республикасыннан кергән булуы мөмкин.

Кош гриппы ачыкланган шәхси хуҗалыкларның һәрберсендә 15тән башлап 54кә кадәр кош-корт юк ителгән. Мәсәлән, бер кешенең 29 казы, 25 бройлеры, 15 тавыгы әрәм булган.
 
– Хуҗалыкта бер баш үлсә дә, без барысын да юк итәргә тиеш. Тавыкларын юк итәргә каршы чыккан кеше дә булды, чөнки ул анализларның начар булуына ышанмады, ләкин безнең кулда документ бар һәм без закон буенча эш итәргә тиеш. Бөтенесе дә кайгыра, әлбәттә. Һәм барысын да бер сорау борчый: компенсация буламы? Андыйларга: «Булырга тиеш», – дип җавап бирәбез, – диде Руслан Шакиров. Тик аның күләме, вакытлары буенча әлегә төгәл мәгълүмат юк, диде.

Кама Тамагы янындагы җиде авылда профилактика чаралары уздырылган, кош-корт, хайваннар арасында очрый торган авырулар турында белешмәләр таратылган.
– Халык үзе дә сак булсын иде. Ишем авылында яшәүче кеше тавыкларын Кама Тамагындагы бер көнлек базардан сатып алган. Мондый чакта документлар булуы да авырудан саклап калмаска мөмкин. Аннан соң, кош-корт күпләп үлә башлау очрагын да яшереп калдырырга ярамый, – ди ветеринария берләшмәсе җитәкчесе.


Кош гриппыннан саклану буенча 5 киңәш

Кош-кортны һәм йомырканы бары тик рөхсәт ителгән урыннардан, ветеринария хезмәтләре биргән документларны тикшергәннән соң гына сатып алырга.

Йорт кошлары кыргый кошлар белән элемтәгә кермәсен өчен шартлар тудырырга.

Чи итне әзер ризык белән янәшә сакламаска.

Чи һәм чиле-пешле йомырканы аерым да, ризык составында да ашамаска.

Үлгән кош-кортларның калдыкларын йорт кошларына ашатмаска.


Фото: pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading